Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ил нигезе – тырыш хезмәт

31.12: Ил нигезе – тырыш хезмәт

Ил нигезе – тырыш хезмәтРеспублика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Орденнар, аерым билгеләр, Мактау грамоталары һәм атказанган исемнәре, шулай ук, Рәхмәт хатларына төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм урман хуҗалыклары, агросәнәгать, дәүләт хезмәте, муниципаль идарә, банк һәм социаль өлкә, эшкуарлык һәм сәүдә, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә фидакарь хезмәт салган 53 кеше лаек булды.


Республика Башлыгы аларны якынлашып килүче Яңа ел белән дә котлады.

– Безнең республика 2017 елга ышанычлы аяк баса, – диде Рөстәм Хәмитов. – Финанс мөм­кинлекләребез үз өстебезгә алган социаль бурычларны тормышка ашыру өчен җитәрлек, киләсе елга да күчәрлек тупланмалар бар.
Быел республикада төзелеш темплары югары булды. Бу җәһәттән Башкортстан Русиядә бишенче-җиденче урыннарны били. 2019 елда республиканың 100 еллыгын билгеләүгә янә 100 объект билгеләнгән, әлбәттә, алар тагын да күбрәк булачак.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы да үсештә. Бу өлкәдә күп кенә районнар нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Күп еллар нәкъ шундый төбәкләрнең берсен җитәкләгән Федоровка районы хакимиятенең элекке башлыгы Радик Ишмөхәм­мәтов “Халыклар дуслыгы” орденына, Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин Башкортстан Респуб­ликасының Мактау грамотасына лаек булды. Уфа шәһәре Дим районы хакимиятенең элекке башлыгы Зыфар Хәкимов “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” аерым билгесе белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасын­да каләмдәшләребез булуы, аларның фидакарь хезмәте ил күләмендә билгеләнүе – аерым горурлык. Респуб­ликаның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җиткәчесе Борис Мелкоедов Русия Президентының Рәхмәт хатына лаек булса, “Юлдаш” радиосының иҗтимагый-сәяси программалар бүлеге җитәкчесе Рәсүл Сәгый­товка “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

– Хезмәтне күңелен салып башкаручы шәхесләрне күрү аерым канәгатьлек тудыра, – диде республика Башлыгы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»