Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Альфа” – бәйрәм кәефе һәм... хәстәрлелек учагы

28.01: “Альфа” – бәйрәм кәефе һәм... хәстәрлелек учагы

Руслан Юнысов “Альфа” кунакларын күңелле ял иттерүгә бөтен тырышлыгын сала.Руслан Юнысов “Альфа” кунакларын күңелле ял иттерүгә бөтен тырышлыгын сала.Караидел районының Шамрат авылында эшләп килүче ял һәм спорт базасы уфалыларның да яраткан урынына әверелә бара.

Бу ял базасы моңа кадәр районда гына танылган булса, хәзер инде анда чит районнардан, хәтта Уфадан һәм Казаннан да киләләр. Аңа нигез салган Альбина һәм Фәнил Юнысовларны, “Альфа”ның хуҗабикәсе булган кызлары Эльвинаны күптән белгәнлектән, районга чираттагы эш сәфәребездә без анда аерым тукталырга булдык. Максатыбыз аның кышкы чордагы эшчәнлеге белән җентеклерәк танышу, моны үз күзләребез белән күрү, елдан-ел күбрәк халыкны җәлеп итү серләрен ачыклау теләге иде.


Бу якларда билгеле малтабар, авылдашлары өчен генә түгел, райондашлары өчен дә игелекле ир-узаман Фәнил Нуриман улын бу төбәктә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Бер килгәнебездә аның үз акчасына туган авылында фельдшер-акушерлек пункты, клуб төзетүе, Юрүзән елгасы аша күперне ныгытуы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яуда ятып калган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачуы, “Саумысыз, авылдашлар!”, “Кышны озату” кебек бәйрәмнәр оештыруы хакында язган идек инде. Бу Яңа елны да Юнысовлар үзенчәлекле итеп башлап җибәргән: уллары Русланны каргизгеч руле артына утыртып, үзләре Кыш бабай һәм Карсылу булып киенеп, капчыкларына са­быйлар өчен мул күчтәнәч-бүләкләр тутырып, авылда кечкенә балалар тәрбиялә­нүче һәр өйне йөреп чыкканнар, барлык бала-чаганы сөендергәннәр, шушы изге гамәлләреннән үзләре дә канәгатьлек алып, шатлык хисләре кичергәннәр.

Шуңа аптырыйм: урманчылык эшеннән башы чыкмаган чакта, агач хәзерләү сезонының нәкъ кызган мәлендә каян таба бу кадәр бетмәс-төкәнмәс энергияне бу Юнысовлар? Өстәвенә, 1нче гыйнварда, күпләр төне буе күңел ачып, ашап-эчеп, җырлап-биеп, ни­һаять, таң алдыннан йокларга ауган көнне! Кечкенә авылдашларының күңелен күрү, Яңа елның беренче көнен алар өчен әкияти, сихри, матур истәлекле итү теләге бүген уңышлы гына эшләп килүче кайсы малтабарны шушындый соклангыч гамәлләргә этәрә икән? Мондыйлар, була калса да, ай-һай, бик-бик сирәктер.

– “Альфа”бызда кышкы сезонны ноябрьдә үк ачтык һәм ул март ахырына кадәр дәвам итәчәк, – ди Эльвина. – Эшне дискотекалар оештырудан башлап җибәрдек. Аларның беренчесенә ил­ле­ләп кеше килсә, икенче­сендә җит­мешләп булгандыр. Үзебезнең Шамраттан, күрше-тирә авыллардан, хәтта, ерак кына булса да, район үзәгеннән дә килде­ләр. Үзләре әйтүенчә, бик ошатканнар, тагын да оештыруны сорап киттеләр.

Мондый хозурлыкта балык эләкмәсә дә бик борчылмыйсың.Мондый хозурлыкта балык эләкмәсә дә бик борчылмыйсың.


Беркайчан да булмаганча, быел биредә күңел ачарга теләүче халык күп килә башлаган, без булган көннәргә үк йөзгә якын кеше “Альфа”да ял иткән. Ә инде Яңа елның беренче көн­нәрендә Казан артистлары – Гөлназ һәм Илсур Шәрифҗановларның махсус рәвештә концерт белән килүе туризм һәм ял базасында истәлекле чара булган. Ике көн барган тамашаларга, тирә-як авыллар һәм район үзәгеннән тыш, хәтта Уфадан егермедән артык кеше килгән! Гомум алганда, аларны 150гә якын кеше тамаша кылган.

Дөресен генә әйткәндә, һичкайчан булмаганча (шөкер, хәзер без районнардан көнендә урыйбыз), бу юлы куна килгәч, башта район үзәгендә берничә мәкаләгә җитәрлек материал тупладык, аннары юл уңаеннан Караяр авылына сугылып, анда елкычылык белән шөгыльләнүче фермер Әлфит Гомәров белән очрашып күрештек. Шамрат авылына килеп җиткәч инде ике куянның койрыгын берь­юлы тотарга булдык һәм биредәге ял шартларыннан үзебез дә (үзем, фотохә­бәрче Динар һәм шофер Юрий) файдаланып калырга булдык.

Башта безне Юнысов­ларның биредә хуҗалык эшләре өчен җаваплы, тюбингта шуарга теләүчеләр­не каргизгечтә тау башына ташучы уллары Руслан янәшәдә генә урнашкан калкулыкка җилдереп алып менеп китте. Аннан шуып төшкәндәге зур тизлек һәм колак тө­бендә җил сызгыруы адреналинны да ки­рәгеннән артык биргән­дер, билләһи! Рәхәтләнеп тау шуып, тирләп-пешеп кайтуыбызга мунча да әзер иде инде. Анда өчәүләп чабына-чабына юынып, берничә тапкыр көрткә дә чыгып аунадык. Анысына исә быел, шөкер, кытлык юк, хет йөзеп йөр! Альбина ханым әзер­ләп алып килгән телеңне йотарлык кичке аш (анысын да биредә экологик чиста ризыклардан гына үзләре әзерли) артында сөйләшеп утырганда, “Үзебездә җи­тештерелгән продукцияне сатып ал!” дигән өндәмәгә тугры калып һәм аны үтәү йөзеннән (шул максаттан гына!) шушы авылда җи­тештерелгән “Шамрат чишмәсе” дигән эчемлекне бераз тәмли-тәмли, аннары тагын чак кына йота-йота сыйланып та алганнан соң, безне бильярд өстәле көтә иде, төн уртасына кадәр арып-талганчы шар суктык.

Балык дигәндә дөньял­рын онытыр чиккә җитеп мавыгучы, диңгезгә дә китәргә әзер булган Юрий белән Динар, боз тишәр өчен тәгаенләнгән дәү-дәү борауларын күтә­реп, иртән-иртүк Юрүзән буена төшеп киттеләр. Аларны кызганып карап торганнан соң, без исә Фәнил Нуриман улы белән сөйләшеп утырдык.

– Ял итәргә килгән халык бик канәгать булып китә, – ди социаль җаваплылык тоеп эшләүче малтабар. – Ә бу исә – безнең өчен иң мөһиме. Шулай да, камил­лекнең чиге юк дигәндәй, базаны арытаба үстерәсе бар әле. Күбрәк чаңгылар алырга кирәк, тауга күтәрт­кеч төзисе бар. Монысы, әлбәттә, тиз генә булмас, ләкин тәгаен максат бил­геләсәң, аны тормышка ашыруга күбрәк көч сала, күбрәк игътибар бүлә башлыйсың бит. Хәзер үк җәйге сезон турында да уйларга туры килә. Менә шулай итеп эшләп, яшәп яткан көн. Җәмәгатем Альбина исә – минем дә, кызым Эльвинаның да уң кулы, төп ярдәмчебез. Улыбыз Русланның да ярдәме зур. Шулай бергәләшеп эшлә­гән­дә, авырлыклар да чигенә, күңел тагын да үсеп китә.

Менә шундый тырыш та, фидакарь дә, игелекле дә гаилә бизнесы белән танышып кайттык без Караи­делгә чираттагы эш сәфә­ребездә. Аларга район җитәкчелеге төбәкне үсте­рүнең төп юнәлеш­ләренең берсе итеп билгеләгән туризм өлкәсендә уңышлар гына юлдаш булуын теләр идек.

Кайтканда юлдашларым тоткан балыклары белән мактанышып алды. Берсе – өч, икенчесе дүртне эләктергән икән. Алары да, ташка үлчим, бер карыш чамасы булыр. Моны алар бозның – калын, ә Юрүзән­нең ул тирәдә сай булуы белән аңлатты. Ләкин, ничек кенә булмасын, алар­ның йөзләренә чыккан канәгатьлек, авызларының бәхет кошы тоткандай ерылуы Караидел табигатенең биредә ял итүчеләргә чын-чыннан ләззәт бирүе, шундый кечкенә шатлыкны да бәхетле мизгелләргә әве­рел­дерүе турында сөйли иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бакчада яшәргә дә була
Сегодня, 10:15 :: Җәмгыять
Бакчада яшәргә дә була
Дуслары Юлия белән Айгизне эзли
Вчера, 09:51 :: Җәмгыять
Дуслары Юлия белән Айгизне эзли
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
24-07-2017 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»