Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Заман ризыкларын яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итә”

31.01: “Заман ризыкларын яшьләр дә, өлкәннәр дә үз итә”

Яшь эшкуарлар Илдар Борһанов белән Динар Сәрвәров.Яшь эшкуарлар Илдар Борһанов белән Динар Сәрвәров.Югары Яркәй авылында урнашкан S&B BAR хуҗалары Илдар Борһанов белән Динар Сәрвәров шулай ди.

Илеш районында яшь эшкуарлар саны артканнан-арта бара. Бу үзе үк яшьләрнең тәвәккәллеген, булдыклылыгын күрсәтеп тора. Яшьләр, башлыча, эшкуарлыкның заманча алымнарын сайлый. Район үзәге Югары Яркәйдә ел ярым элек ачылган S&B BAR — шуңа ачык мисал. Аның белән берьюлы ике егет — Илдар Борһанов һәм Динар Сәрвәров җитәкчелек итә.

S&B BAR кыска гына вакыт эчендә өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә яратып йөри торган урынына әйләнде. S&B BAR да ниләр пешерелү, халык арасында кайсы ризыкларга ихтыяҗ зур булуы турында түбәндәге язмада бәян ителә.


— Егетләр! Халыкта “Ике тәкә башы бер казанга сыймый” дигән бик мәгънәле әйтем бар. Ә сез курыкмыйча икәүләп бер эшкә тотынгансыз. S&B BAR ачу иң беренче кемнең уена килде? — дип кызыксынам яшь эшкуарлардан.

— Без балачактан ук аерылмас дусларбыз. Балалар бакчасында бер төркемгә йөрдек, мәктәптә бер парта артына утырып белем алдык, арытаба икебез дә нефтьче һөнәрен сайладык. Тормышка карашларыбыз да, максатларыбыз да уртак булганлыктан, эшебезне дә бергә­ләп ачарга булдык. Башта үзәктән урын алып, анда бер будка утыртып куйдык һәм шаурма сата башладык. Бу ризыкка халык арасында зур ихтыяҗ булуын күреп, башка заманча ризыкларны да якташларыбызга тәкъдим итеп карарга булдык. Моның өчен Уфадан махсус шеф-пешекче чакыртып, үзебезнең пешекче­лә­ре­безне заманча ризыклар әзерләү серләренә өйрәттек. Хәзер инде элек шәһәр җирендә генә сатыла торган фастфудларны, мисалга, фри бәрәң­гесен, наггетсыны, гамбургерны, шулай ук, салкын һәм эссе роллыларны, комбо җыелма­ларын без үзебез әзерләп сатабыз, — дип җавапла­дылар алар бу сорауга.

Бүгенге көндә S&B BARда рол­лы­ларның — 48, пиццаның — 15, сетларның — 12, фастфудның — 5, комбо җыелмасының 4 төре тәкъдим ителә. Араларында үзенчә­лекле исемлеләре дә бар. Мисалга, пиццаның “Яркеевская” дип аталганы нәкъ шундыйлардан. Кайвакыт клиентлар теге яисә бу ризыкны сайлаганда исеменә дә зур игътибар бирә. Пе­шек­челәрнең әйтүенә караганда, клиентлар пиццаның бу төренә заказны аеруча күп бирә.

Пиццадан тыш, халык шаурманы, гамбургерны, наггетсыны, фри бәрәңгесен, роллыны да яратып ала. Би­редән көнозыны кеше өзел­ми. Иртән S&B BAR яныннан кузгалып китүче автобус шоферлары чәй эчеп чыкса, көндез мәктәп укучылары керә, кичен яшьләр килә. Хәтта өлкән яшьтәге әби-апалар да, S&B BARга кереп, заманча ризыкларны авыз итеп чыга. Яшьләр би­ре­дә еш кына туган көннәрен дә үткә­рә.

Пешекчеләр Эльвира Фазлыева, Альбина Мөхәммәтгалиева, Роза Хәсәнова.Пешекчеләр Эльвира Фазлыева, Альбина Мөхәммәтгалиева, Роза Хәсәнова.


S&B BAR иртәнге уннан төнге уникегә кадәр халыкка хезмәт күр­сәтә. Бүген бире­дә, егетләрнең үзләре бе­лән бергә, 11 хезмәткәр эш­ли. Штатта 8 пешекче, 1 курьер исәпләнә. Клиентларны Эльвира Фазлыева, Ләйлә Салихова, Лилия Мө­хәммәтова, Ләйсән Яхина, Роза Хәсәнова, Альбина Мөхәммәт­галиева, Гүзәл Мөлекова, курьер Радмир Камаловтан торган бердәм коллектив хезмәтләндерә.

— Клиентлар 500 сумнан башлап заказ бирсәләр, илтеп биргән өчен акча алмыйбыз. Бу эшне башкарыр өчен махсус курьер тотабыз. Клиентларыбыз белән социаль челтәр­ләр аша да бәйләнештә торабыз. Алар язган комментарийларны даими рәвештә укып барабыз. Шуларга нигезләнеп, эшебездә булган кимче­лекләрне төзәтәбез. Күз ти­мәсен, клиентларыбыз көн­нән-көн арта бара, — ди Илдар.

— Халыкның S&B BARга теләп йөрүенең сере бик гади. Безнең пешекче кызларыбыз барлык ризыкларны да тәмле пешерә. Ә тамак ул һәрвакыт тәмлене ярата, — дип аның сүзләрен куәтли Динар.
Шунысы игътибарны җәлеп итә: пешекчеләрнең икесе Чакмагыштан ук килеп эшләп йөриләр икән.
— Йөреп эшләү кыен түгелме соң? — дип кызыксынам аларның үзләреннән.
— Һич юк. Без ике көн эшлибез, ике көн ял итәбез. Юлга, ким ди­гән­дә, бер сә­гать вакыт китсә дә, хуҗа­ларыбыз әйбәт булгач, сөе­нә-сөенә эшкә киләбез.

Форсаттан файдаланып, җитәк­челәребез турында аерым әйтеп үтәсе килә. Яшь кенә булуларына карамастан, егетләр бик тәр­бия­ле­ләр, кешелеклеләр: хезмәт хакын да әйбәт түлиләр, вакыты-вакыты белән премия дә бирәләр, бәйрәмнәрдә бүләксез дә калдырмыйлар, без яшәгән тулай торак бүл­мәсе өчен дә үзләре түли­ләр, Яңа ел бәйрәме уңаен­нан үз исәп­ләренә корпоративка да алып бардылар, — ди Чакмагыш кызы, биредә беренче көннән үк эшләүче Эльвира Фазлыева.

S&B BAR да әзерләнгән ризыкларны халык чират торып алуының төп сере дә шушында түгелме икән әле?! Билгеле булуынча, әйбәт хезмәт хакы, җитәкчелек тарафыннан булган яхшы мөнәсәбәт эшнең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Минем карашка, бу очракта да нәкъ шулайдыр. Югыйсә, S&B BAR кыска гына вакыт эчендә өлкән­нәрнең дә, яшьләрнең дә иң яраткан урынына әйләнер идемени?

Егетләрнең планнары зурдан. Алар киләчәктә зуррак бинага кү­чәргә, ассортиментны киңәйтергә һәм бер үк вакытта хәйриячелек эше белән дә шөгыль­лә­нергә ният­ли.

Хәйриячелек, дигәннән. Бу җә­һәттән дә S&B BAR егетләре башкаларга үрнәк күрсәтә. Алар районның футбол буенча “Илеш” җыелма командасының спонсоры булып тора — яшь спортчылар ярышларга барганда юл чыгымнарын өлешләтә күтәрәләр. Шушы игелекле гамәлләре өчен узган ел район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның Рәхмәт хатына да лаек булганнар.

Егетләр авыр тормыш хәлендә калганнарны да игътибардан читтә калдырмыйлар. Мәсәлән, “Кызыл таң”да Базы куян авылыннан арка сөяген сындырып аяк-куллары хә­рәкәтсез калган Азамат Янгиров турында язма чыккач, иң беренче­ләрдән булып шушы егетләр акча күчергәннәр иде.

Егетләрдәге бу булдыклылык, күңелләрендәге бу мәрхәмәтлелек каян килә соң? Әлбәттә, гаиләдән, шун­да алынган күркәм тәр­биядән! Илдар да, Динар да Югары Яркәй­дәге иң үрнәк­ле гаиләләрдә туып үскән­нәр, мәрхәмәтлелек орлыкларын да нәкъ шунда күңел­ләренә сеңдергәннәр.

Илдар белән Динарга әле нибары 25 кенә яшь. Шулай булуга карамастан, бүген инде алар аякларында нык басып торучы эшкуарлар исәбендә. Моңа алар кем­неңдер ярдәме белән түгел, ә бары тик үз тырышлыклары белән ирешкән.

— Бу мәкаләне укып чыккач, бәлки, гәзит укучы яшь­ләр арасында да сезнең кебек үз эшләрен ачарга теләүчеләр табылыр. Аларга нинди киңәш бирер идегез? — дип сорыйм егетләрдән хушлашканда.

— Барысы да теләктән то­ра. Теләк булса, максат­ларның кайсына да ире­шергә, хәтта тауларны да күчерергә була, — дип җа­вап­лый алар бу сорауга.

Егетләр хаклы. Уңыш­ларга тик тырышлар һәм булдыклылар гына ирешә. Илдар белән Динар нәкъ шундыйлардан. Аларга карап, “әфарин” дип сокланырга гына кала!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»