Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Киләчәк республикасын бергә төзик!

31.01: Киләчәк республикасын бергә төзик!

Киләчәк республикасын бергә төзик!2030 елга кадәр Башкортстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүдә һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар.

Республикада 2030 елга кадәр Башкортстанның социаль-икъти­сади үсеш стратегиясе проектына бәйле фикер алышулар башланды. Аерым алганда, документ турында тәүге шундый җитди сөйләшү 20 гыйнварда Уфада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашлыгында узды. Стратегия проектын тикшерүдә шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Хөкүмәт, министрлык һәм ведомстволар җитәкчелеге, муниципалитетлар башлыклары, Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе, федераль һәм республика үсеш институтлары, банк өлкәсе, фәнни һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.


2030 елга кадәр Башкорт­стан­ның социаль-икътисади үсеш стратегиясе нидән гыйбарәт һәм ул ни өчен кирәк? Документ нинди бурыч-максатларны үз эченә ала һәм ул ни рәвешле тормышка ашырылачак? Ахыр чиктә стратегия Башкортстан үсешендә нинди төп нәтиҗәләр белән билгеләнергә тиеш?

Гади генә итеп аңлатканда, стра­тегия ул проблемалар күрсә­телгән һәм аларны хәл итү юллары тәкъдим ителгән республика белән идарә итү планы. Бу җәһәттән, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов югарыда телгә алынган утырыштагы чыгышында белде­рүенчә, “стратегия кабул итү үзмак­сат түгел, аннан башка да ярыйсы ук нәтиҗәле үсешергә мөмкин. Әмма республиканың цивилизацияле үсешен телибез икән, үзе­без­нең эшкә мотлак системалы рәвештә килергә тиешбез. Ягъни төбәкне үстерү буенча анык стратегия дә, үсеш планы да булырга һәм эш шуңа ярашлы оештырылырга тиеш”.

Бу уңайдан 2030 елга кадәр Башкортстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектында да алдагы 14 елга гаять җитди бурыч-максатлар куела. Алар документ нигезенә яткан биш стратегик башлангычта берләштерелгән. Аерым алганда, беренче башлангыч гомум үсеш мәсьәләләре белән бәйле. Аңа ярашлы, 2030 елга җан башына исәпләгәндә, тулай төбәк продуктын өч тапкыр арттыру һәм илнең әйдәүче ун төбәге исә­бенә керү максаты куела. Урынлы сорау туа: ни рәвешле?

— Инвестицион эшчәнлекне бөтенләй башка югарылыкка күтә­реп, — ди бу уңайдан республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөс­тәм Мәрданов. — Шушы чорга төп капиталга инвестицияләр күләмен җан башына 304 мең сумга җиткерү күздә тотыла.

Әлеге документны төп эшләүче­ләрнең берсе, республиканың Стра­тегик тикшеренүләр институты директоры Дмитрий Котов бу максатка ирешүдә шулай ук төбәк халкының акчаларын нәтиҗәлерәк тотынырга тәкъдим итә.
— Бүген халыкта республикага җәлеп ителүче инвестицияләр күләменнән күбрәк акча тупланган. Шуңа да халыкның мөһим башлангычларны инвестицияләүдә, керем китерүче проектлар төзүдә, облигация займында актив катнашуы, моның өчен алшартлар тудыру мөһим, — ди ул.

Икенче башлангыч яңа индустрия һәм базарларны үстерүгә юнәлтелгән. Бу башлангычны га­мәлгә ашыру агросәнәгать һәм туризм тармакларын яңа үсеш дәрә­җәсенә чыгарырга тиеш. Аерым алганда, республика терри­тория­сендә үсеш алган шифаханә-курорт комплекслары, кунакханәләр челтәре булган, халык кәсепләрен үстерү һәм сувенирлар сату белән шөгыльләнгән биш туризм кластеры төзеләчәк. Шул рәвешле 2030 елга туристлар агымын өч миллион кешегә җиткерү бурычы куела. Бүген бу сан — 200-300 мең кеше.

Агросәнәгать секторында авыл хуҗалыгы җирләрен файдала­нуның нәтиҗәлелеген күтәрү, продукция җыю һәм эшкәртү инфраструктурасын төзү бурычы билге­ләнә. Шулай ук 2030 елга ким ди­гәндә өч селекция һәм генетика үзәге төзү планлаштырыла. Нәти­җә­дә тармакта тулай про­дукция җитештерү күләме өч тапкыр артырга тиеш, ә респуб­ли­каның агросәнәгать комплексы Ру­сиядә 7нче урыннан 5нчегә күтә­реләчәк.

Өченче башлангыч гаилә институтын ныгыту, кеше потенциалын саклау һәм үстерү белән бәй­ле. Аны тормышка ашыру нәти­җәсендә, 2030 елга хезмәт яшен­дәгеләр арасында югары белемле кешеләр саны 34 процентка җитә­чәк, дип көтелә. Гомер озынлыгы 78 яшькә җитәчәк (бүген ул 70 яшь тәшкил итә). Эшкә сәләтле яшьтәге мигрантлар өлеше 10 мең кешегә ким дигәндә 30 кеше тәшкил итәчәк. Торак биналарының гомум мәй­даны, бер кешегә исәпләгәндә, 34 квадрат метрдан да ким булмаячак.

Дүртенче санлы стратегик юнәлеш дәүләт идарәсе системасын камилләштерүне үз эченә ала. Аның төп максаты — власть нәти­җәлелеген арттыру аша халык­ның аның эшчәнлегенә биргән бәя­сен бермә-бер яхшыртуга ирешү.
Бишенче стратегик башлангыч Башкортстанда территория­ләр­нең тигез үсешмәгән булуы белән бәйле.

— Бүген шәһәрләр авылларга караганда күпкә отышлырак хәлдә кала. Моны түбәндәгечә аңлатырга мөмкин — республиканың 8 шәһә­рендә төбәктә җитештерелгән про­­дукциянең, башкарылган эш һәм хезмәтләрнең дүрттән өч өлеше тупланган. Әлбәттә, мондый хәл социаль җәһәттән дә чагылыш тапмый калмый. Халык, нигездә, шәһәрләрдә тупланып, кайбер авыллар бөтенләй кешесез калып бара. Күрше төбәкләрнең көчле көндәшлеккә ия булуы да үз ролен уйный — алар республикадан хезмәт һәм икътисади ресурсларны “суыра”, — ди Башкортстан дәүләт университетының Икътисад, финанс һәм бизнес институты директоры, әлеге стратегик башлангыч авторларының берсе Рөстәм Ахунов.

Бу күренешләргә ничек каршы торырга?

— Икътисади зоналар булдыру һәм муниципаль берәмлекләрне әлеге зоналар кысаларында “М2М” моделе ярдәмендә интеграцияләү һәм шул рәвешле артта калган муниципаль берәмлекләрне көчлеләр исәбенә тартып чыгарып, моңа ире­шергә мөмкин, дигән фикердәбез. Әлеге идеяне республиканың зур шәһәрләре базасында агломера­цияләр төзү юлы белән дә гамәлгә ашырырга мөмкин. Бүген фаразланган Уфа һәм Көньяк Башкортстан агломерацияләрендә республика халкының яртысы яши. Безнең инануыбызча, агломерацияләрне үстерү, алар нигезендә яшәү һәм хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру сәләтле яшьләрнең һәм квалификацияле белгечләрнең читкә китүенә киртә куячак, — ди Рөстәм Ахунов.

2030 елга кадәр Башкорт­станның социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектындагы төп бурыч-максатлар, кыскача фикер йөрткәндә, шушылардан гыйбарәт. Шул ук вакытта, аны тулыландыруга, яңа эчтәлек белән баетуга республикада яшәүче һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен тәкъдимнәрне 2030@bashokortostan. ru электрон почтасына язып салырга кирәк. Моннан тыш, фәнни эшләнмәләр белән Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институтына мөрә­җәгать итәргә мөмкин. (Уфа шәһә­ре, Киров урамы, 15. Электрон почтасы iInfo@isirb.ru). Стратегия проекты үзе исә Икътисади үсеш министрлыгы сайтында (economy. bashkortostan.ru) урын алган.

2030 елга кадәр Башкорт­станның социаль-икътисади үсеш стратегиясен тикшерүдә халыкның катнашу зарурлыгын Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәр­данов та сызык өстенә алды.

— Якын киләчәккә бурыч — Стратегиянең төп положениеләре турында киң җәмәгатьчелек катнашлыгында эзлекле фикер алышу. Документ расланганнан соң республика бюджетын формалаштыру, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм актуальләштерү стратегик юнәлешләрне исәпкә алып тормышка ашырылачак, — диде ул.

Кыскасы, алдагы чорда Баш­кортстанның нәкъ без, аның күп­мил­лионлы халкы теләгәнчә үсе­шүен телибез икән, барысы да үзебезнең кулда. Чын-чыннан кешеләр өчен эшләүче республика җитәкчелеге безгә Башкортстан­ның киләчәк үсеш юлын сайлауда катнашу, бу җәһәттән инициативаны үз кулларыбызга алу мөмкин­леге тудыра. Димәк, Башкортстан халкы да әлеге үтә дә мөһим стратегик документны эшләүдә гражданлык җаваплылыгы һәм активлык күрсәтергә тиеш. Киләчәк республикасын бергә төзик!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»