Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хезмәт монда хөрмәттә!

31.01: Хезмәт монда хөрмәттә!

Фрунзе исемендәге хуҗалык алдынгылары Ринат Сәйфуллин, Минзәлә Әһлиуллина, Иван Никифоров һәм Илшат Әдеһәмов җитәкчеләре,  Башкортстанның  атказанган  авыл хуҗалыгы  хезмәткәре Фәйрүз Галиев (уртада) белән.Фрунзе исемендәге хуҗалык алдынгылары Ринат Сәйфуллин, Минзәлә Әһлиуллина, Иван Никифоров һәм Илшат Әдеһәмов җитәкчеләре, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев (уртада) белән.Федоровка районында үткән бәйрәмдә йөзгә якын фидакарь тәбрикләнде.

Иң яхшы терлекче, савучы, комбайнчы, тракторчы, водитель, укытучы, почтальон, спортчы, фельдшер, табиб, полиция хезмәткәре, мәдәният эшлеклесе — җәмгысы йөзләгән һөнәр остасы! Күп кенә районнарда хезмәт алдынгылары тантанасы көз айларында үткәрелсә, һәм нигездә, уңыш бәйрәменә, аграр тармак хезмәткәрләрен данлауга кайтып калса, Федоровка районында исә мондый чараны ел башында уздыру һәм анда гомум халык хуҗалыгы эшчәнлегенә йомгак ясау, шушы рәвешле барлык тармаклар алдынгыларын да хөрмәтләү күркәм традициягә әверелгән. Бу җәһәттән узган җомгадагы бәйрәм дә хезмәт ияләрен данлауга, бүләкләргә һәм истәлекле мизгелләргә гаять бай булды.


Федоровка районы уңганнарын тәбрикләргә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек начальнигы Ревнер Байтуллин, Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров, Мәләвез сөт һәм шикәр заводлары җитәкчелеге, башка күпсанлы мәртәбәле кунаклар килде.

Әйтергә кирәк, Федоровка районы халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә дә елны күркәм эш нәтиҗәләре белән тәмамлаган. Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов чыгышында алар белән эзлекле итеп таныштырды. Аерым алганда, район икъти­садында төп тармакларның гомум күләме 4 миллиард 198 миллион сумга җиткән. 2015 ел күрсәткеченә карата бу 106,3 процент тәшкил итә. Шул исәптән, район икътисадының төп нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тармагында 2 миллиард 974 миллион сумлык тулай продукция җитештерелгән. Бу да 2015 ел күрсәткеченнән 7,6 процентка күбрәк. Гомумән, Венер Фәрит улы белдерүенчә, райондагы 18 авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесенең барысы да елны табыш белән тәмамлаган. Барлык дотация һәм компенсацияләрне исәпкә алып, рентабельлелек күрсәткече 18,9 процент тәшкил иткән. Шул рәвешле тулай аграр продукциядә әлеге предприятиеләр өлеше 54,2 процент булса, крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 326 миллион 762 мең сумлык, шәхси ихаталарда 1 миллиард 35 миллион сумлык продукция җитештерелгән. Бу җәһәттән Венер Насретдинов җитештерелүче продукциянең байтак өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килүен билгеләп, базарны алар продукциясе белән нәтиҗәлерәк тәэмин итү, шәхси ихата товарларын киңрәк сату мөмкинлеге тудыру максатында алдагы чорда кооперативлар оештыру зарурлыгын да сызык өстенә алды.

Җәмгысы узган елда районда 88,7 мең тонна ашлык үстереп алынган, 9543,2 тонна сөт, 1310,5 тонна ит җитештерелгән. Әлеге уңыш­ларда хакимият башлыгы Фрунзе исемендәге хуҗалыкның, “Азат”, “Нива”, “Искра” җәмгыять­ләренең өлеше аеруча зур булуын сызык өстенә алды. Әйткәндәй, игенчелектә һәм терлекчелектә ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасындагы район конкур­сында да җиңүче урыннарны әлеге хуҗалыклар бүлеште. Быел беренчелек “Азат” җәмгыятендә булса, икенче дәрәҗә диплом һәм акчалата бүләк белән Фрунзе исемендәге хуҗалык билгеләнде, өченче урынга “Нива” җәмгыяте чыкты.

Җитәкчелек Федоровка районында җитештерелгән товарлар күргәзмәсе белән таныша.Җитәкчелек Федоровка районында җитештерелгән товарлар күргәзмәсе белән таныша.


Гомумән, алдынгылар тантанасы бүләкләүләргә гаять бай булды. Югарыда телгә алынган өч әйдәүче хуҗалыкның җитәкчеләре — чын баһадир ир-егетләр Рәфис Дашкин, Фәйрүз Галиев һәм Виктор Подпорин сәхнә түрендә тәбриклән­гәннән соң, Венер Насретдинов бер төркем алдынгыларга Федоровка районы хакимиятенең Мактау кә­газь­ләрен һәм Рәхмәт хатларын, җиңүче коллективлар җитәкчеләренә Мәскәү­дә үткән “Алтын көз” күргәз­мәсенең алтын һәм көмеш медальләрен тапшырды. Арытаба сәхнә түренә иң яхшы механизаторлар, комбайнчылар, водитель­ләр, савучылар, терлекче­ләр күтәрелде. Аграр тармак хезмәткәрләрен, дипломнар, кыйммәтле бүләк­ләр, җыр-моң белән хөр­мәт­ләнгәннән соң, сәхнә түрен­дә аларны торак-коммуналь хуҗалыгы, райпо, почта, мәгариф, мәдәният, юл, газ хезмәткәрләре, баш­ка күпсанлы һөнәр ияләре алыштырды. Аларга да шун­дый зур хөрмәт күрсә-телеп, дипломнар һәм бү­ләкләр тапшырылды.

Хәер, соңгы елларда аеруча нәтиҗәле үсеш алган Федоровка районында шу­шы рәвешле халык хуҗа­лы­гының барлык тармаклары алдынгыларын да данлау өчен ныклы нигез дә бар. Хакимият башлыгы чыгышында яңгыраты­луын­ча, районда чыннан да барлык тармаклар да нә­тиҗәле эшли, артта сөйрәлүчеләр юк. Мәсәлән, соңгы елларда гына “500 ферма” программасы кысаларында Фрунзе исе­мендәге хуҗалыкта, “Азат” һәм “Искра” җәм­гыять­­лә­рендә 7 терлекчелек комплексы нигездән үзгәр­теп корылган, аларга 80 берәм­лек җиһаз сатып алынган, 2 силос базы тө­зел­гән. Былтыр гына җәм­гысы 88 миллион сумлык 108 берәмлек авыл хуҗа­лыгы техникасы кайтарыл­ган. Төзелеш тармагына кил­гәндә, узган елда 519,5 миллион сумлык эш башкарылган, 14,5 мең квадрат метр торак төзел­гән. Әлеге күрсәткеч буенча Федоровка районы муниципаль берәмлекләр арасында алдынгы урыннарны били. Янә килеп, былтыр Федоровка авылында 375 урынга 1нче мәктәпнең яңа бинасы, 6 социаль йорт файдалануга тапшырылган. Новомихайловка авылына кергән юл, 4,1 километр озынлыгында газүткәргечләр тө­зел­­гән. Гому­мән, район буенча былтыр җәмгысы 535 объект төзел­гән.

Хакимият башлыгы чыгышында мәгариф, мәдә­ният, сәламәтлек саклау, башка тармаклардагы уңыш-казанышларга да җентекле тукталды, алдагы чорга тәгаен бурыч-максатлар билгеләде.

Үз чиратында Ревнер Байтуллин да, Фәнүр Туктаров та, башка тәбрикләү­челәр дә чыгышларында Федоровка районының гомум республика үсешенә мөһим өлеш кертүен сызык өстенә алып, биредәге хезмәт коллективларына алга таба да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын теләде. Тармак алдынгылары һәм әйдәп баручы хезмәт коллективлары шулай ук республика Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Мактау грамоталары, Мәлә­вез сөт һәм ши­кәр заводларыннан кыйм­мәтле бү­ләкләр белән хөрмәтләнде.

Рәсми өлештән соң алдынгылар тантанасы бәй-рәм табыны артында җыр-моң, сый-хөрмәт, ихлас аралашу белән дәвам итте. Шул рәвешле Федоровка районының хезмәт коллективлары бу көнне тагын бер елга җитәрлек һәм яңа­дан-яңа уңыш­ларга дәрт­ләндерүче көч-дәрт, күңел күтәренкелеге алып таралышты.

Илдар КАМИЛОВ.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»