Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бездән – эш урыннары, сездән – оста белгечләр

16.02: Бездән – эш урыннары, сездән – оста белгечләр

УДАТУның Нанотөзелешле материаллар һәм югары технологияләр фәнни-укыту үзәге инженерлары Карина Нургалиева белән  Клим Шулаков рентген фото-электрон спектрометрында тикшерү үткәрә.УДАТУның Нанотөзелешле материаллар һәм югары технологияләр фәнни-укыту үзәге инженерлары Карина Нургалиева белән Клим Шулаков рентген фото-электрон спектрометрында тикшерү үткәрә.Республиканың югары уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре тыгызрак хезмәттәшлек итәргә сүз куешты.

Мәгълүм булуынча, “Стратегия-2030” төбәк предприятиеләре алдына да зур бурычлар куйды. 2030 елга – тулай төбәк продуктын 3889 миллиард сумга, җан башына хезмәт җитештерүчәнлеген 2117,5 мең сумга җиткерер өчен сәнәгать югары дәрәҗәдә үсешкән булырга тиеш. Чөнки тармак төбәк икътисады үсешендә мөһим урынны били. Шул ук вакытта, сәнәгать өлкәсен югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итмичә, уңышка өмет итеп булмый. Уфа дәүләт авиация техник университетында “Предприятиеләрнең һәм университетның хезмәттәшлеге – кадрлар һәм фәнни проектлар мәсьәләсен нәтиҗәле хәл итү юлы” темасына үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Киңәшмә эшендә республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин, УДАТУ ректоры Николай Криони, төбәкнең сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм галимнәр катнашты.


Министр үзенең чыгышында предприятиеләрнең югары уку йортлары белән тыгыз хезмәт­тәшлек итүе яңа үсеш мөм­кинлекләре ачуын сызык өстенә алды. Ике яклы хезмәттәшлек нигезендә оештырылучы технопарклар, технополислар моның ачык дәлиле.

Бүген сәнәгать станок артын­да җиһаз җыю, продукция җитештерү белән генә чикләнми. Чыгыш ясаучылар моны ачык дәлилләде. Сәнәгать, фәнгә нигезләнеп, тормыштан бер-ике адым алда барырга омтыла. Мондый шарт үтәлмәсә, базарда үз урыныңны табу, казанышка өмет итү урынсыз. Киңәшмәдә катнашучылар УДАТУда җитеш­терелүче һәм сәнәгатьтә файдаланылучы технологияләр белән якыннан танышты.

Уку йортының “Машиналар, технологияләр һәм кою производствосы кафедрасы”ның өлкән укытучысы Илшат Мөхәммәдиев кулында 3D-принтердан чыккан җиһаз.Уку йортының “Машиналар, технологияләр һәм кою производствосы кафедрасы”ның өлкән укытучысы Илшат Мөхәммәдиев кулында 3D-принтердан чыккан җиһаз.Пленар өлештән соң катнашучыларга уку йорты лабораторияләре буенча экскурсияләр оештырылды.

— Каршыгызда — рентген фото-электрон спектрометры, — диде УДАТУның Нанотө­зелешле материаллар һәм югары технологияләр фәнни-укыту үзәге инженеры Борис Большаков. — Япониядә җыелган җиһаз өслекләрнең химик составын ачыклый ала. Бу ни өчен кирәк? Детальләр хезмәт итү чорында тузалар. Мондый процессны акрынайтып, детальләрнең хезмәт итү чорын озайту максатында өслекне тузудан саклау чаралары күрелә. Мондый максатка ике юл белән ирешелә. Беренчесе — аны җылыту һәм башкача эшкәртү. Икенчесе — инновацион алым. Бу очракта өслек саклагыч каплам белән эшкәртелә. Җиһаз катламның химик составын ачыклый. Нәтиҗәдә, детальнең хезмәт итү вакыты күпмегә озайтылганын, кызуга чыдамлыгын, эшкәртелү нәтиҗәләрен төгәл ачыкларга мөмкин. Мондый алым авиация, нефть сәнә­гатьләрендә дә даими кулланыла. Биредә уку йорты хезмәткәрләре, яшь галимнәр, аспирантлар, ассистентлар, студентлар тикшеренүләр үткәрә. Төбәк предприятиеләре белән дә даими хезмәттәшлек итәбез.

Әйткәндәй, үзәк 2010 елда оештырылган. Биредә гомум хакы 300 миллион сум торучы утызга якын җиһаз исәпләнә. Монда ай саен 200дән артык кеше шөгыльләнә.

Ниндидер пластик әйберне заводта җитеш­терүне җайга салу өчен ким дигәндә 2-3 ай та­ләп ителә. Шушы ук максатка 3D-принтер бе­лән 3 көндә ирешергә мөмкин. УДАТУда бу юнәлештә дә күптән эш алып барыла икән. “Күләмле детальләрне эшләү буенча тиз прототиплаштыру лабораториясе” 2008 елда ук сафка кергән. Бүген ул тулы куәтенә эшли.

— 3D-сканерлар, лазерлы җиһазлар файдаланып, төрле детальләрнең прототипларын эшлибез, — диде лаборатория белән таныштырып, уку йортының “Машиналар, технология­ләр һәм кою производствосы кафедрасы”ның өлкән укытучысы Илшат Мөхәммәдиев. — Республиканың, илнең бик күп предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәбез. Былтыр республика предприятиеләре өчен ике тапкыр белем камилләштерү курслары да оештырдык. Әзер 3D-технологияләр файдаланып, авиация детальләре җитештерүдә кулланылган техно­логияләр эшлибез. Принтерларда керамикадан, металлдан һәм башка материаллардан җиһазлар чыгарабыз.

Шул ук вакытта, сәнәгать предприятиеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачучы технологияләр бик күп чыгымнар таләп итүен дә онытмыйк. Бер 3D-принтерны хезмәтләндерү өчен елга бер миллион сум кирәк. Технолог кимендә елга бер тапкыр җиһазның төзеклеген тикшерергә тиеш. Аның хезмәте — 500 мең сум. Өстәвенә, запас частьлар да кирәк булуы ихтимал. Принтерга җиһаз күчермәсен ясар өчен таләп ителгән фотополимерның бер килограммы 30 мең сумнан артык тора. Моңа карамастан, 3D-принтер сәнәгать җитештерүендә генә түгел, көндәлек тормышта да кулланыла.

Лабораторияләр буенча экскурсияләрдән соң, киңәшмәгә йомгак ясалды.

Предприятиеләр белән югары уку йортла­рының хезмәттәшлек итүенең уңай нәтиҗәләре УДАТУ мисалында ачык күренә. Уку йорты керем ала, студентларын эш урыннары белән тәэмин итә. Үз чиратында предприятиеләр кадр­ларга кытлык кичерми һәм производство мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә. Мондый тәҗ­рибәгә башкалар да колак салсын иде дигән теләктә калыйк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»