Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хәмер бездән көчле булалмас!

18.02: Хәмер бездән көчле булалмас!

Хәмер бездән көчле булалмас!Аноним алкоголиклар җәмгыяте әгъзалары ачы тәҗрибәләренең татлы җимешләре белән уртаклашты.

Редакциягә алар өчәү килде: ике яшь ир һәм бер мөлаем ханым. Күзләреннән ут чәчеп тора, рухлары күтәренке, кәефләре яхшы. Үзләрен бик иркен тота, бөтен чикләүләрдән азат. Алдашам икән, үзе алдында тезләндергән гомерлек бер дошманы бар аларның. Ул да булса — хәмер. Саша, Азат һәм Света — алкоголиклар. Килеп кергәч тә алар үзләрен шулай таныштырды. Кыенсынмыйлар, оялмыйлар, моны чынбарлык итеп кабул итәләр.


Әле аларның эчүдән туктап торган вакытлары. Бу күпмегәдер, анысын фаразламыйлар. Гомумән, бу кешеләр бүгенге көн белән яши, бүген алар исән-сау, айнык — менә шушы иң мөһиме. Иртәгә икенче хәл-дә, рәвештә булулары мөм-кин. Монысын да инкарь итмиләр. Тормыш бит...

Хәмер тозагына кабучы­ларның никадәр чәбәләнүе, тузынуы турында барысы да белә. Аларның бөтен теләге — аеклык вакытын ничек тә озаккарак сузу, ә иң яхшысы — бөтенләй эч-мәү. Ләкин монысына ире­шү бик авыр, шул авырлыкны аңлау аларның холкында да чагыла. Нервылар таушалган, юк нәрсә­дән дә кабынып китәргә генә торалар. Ә минем яңа танышларым андый түгел, алар тыныч һәм бәхетле. Әйе-әйе, бәхетле, ниһаять, алар үз-үзләрен аңлый башлаган, асылларына тө­шенгән. Һәм, үзлә­ре әй­түен­чә, моңа Аноним алкоголиклар җәмгыяте яр­дәмендә ирешкәннәр.

Әлеге җәмгыять узган гасырның утызынчы елларында Америкада “беткән алкоголиклар” дигән даннары чыккан брокер һәм хирург тарафыннан оештырылган. Алар бу оешмага үзләре айнык булу һәм шушы чирдән интегүче башкаларга ярдәм итү максатында нигез салган. 1956 елда алкоголизм, рак һәм башка кайбер авырулар белән беррәттән, үлемечле чир буларак таныла. Һәм дөньяда әлеге җәмгыять­нең эшчәнлегенә игътибар арта.

Аноним алкоголиклар — ирләр һәм хатын-кыз-лар­ның аеклыкка ирешү һәм аек булу өчен җыела торган ирекле берләшмәсе. Монда әгъза булып керер өчен бердәнбер шарт — эчүне ташларга теләү. Бүген җәмгыять дөньяның 180 илендә 3 миллион 500 мең әгъзаны берләштерә. Русиянең 150 шәһәре һәм торак пунктында 520 төр­кем исәпләнә.

Аноним алкоголиклар спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмау программасы буенча эш итә. Аның әгъзалары аек вакытларын берәр көнләп саный. Аеклыкка җыелыш­ларда көчләре, тәҗрибә­ләре һәм өметләре белән уртаклашулары һәм алкоголикларны терелтү өчен тәкъдим ителгән “12 адым” программасы буенча шө-гыльләнүләре ярдә­мендә ирешелә. Программаның асылы — нәкъ бүген аек булу.

Редакция кунаклары бу көнне оешманың эшчәнле­ге турында җентекле сөй­ләде. Уфада ул 16 ел элек барлыкка килгән, аның сигез төркеме эшләп килә, моннан тыш, Стәрлетамак, Белорет шәһәрләрендә, Красноусолда да бүлекләр бар. Аның әгъзалары, арендага бина алып, атнасына берничә тапкыр очраша. Бүген аек булулары белән әлеге өчәү нәкъ шушы оешмага рәхмәтле.

— Мин — 20 ел стажлы наркоман һәм алкоголик, — ди арадан иң яше Саша. — 14 яшьтән наркотиклар куллана башладым. Тор­мышның төбенә төшеп кадалдым. Аннан чыгу әмә­лен эзләдем һәм таптым: наркотиклардан аракыга күчәргә! Алар һәр кибеттә сатыла, эзләп йөрисе юк, закон аны куллануны тыймый, янәсе. Шундый өстен-лекләрен күреп, тиз арада шешә төбенә мәтәлүемне сизми дә калдым. Бер зәх-мәтне икенчесенә алыштырудан хәл үзгәрмәде.

Алкоголизм — ул чир, ә котылгысыз фаҗига түгел. Бүген генә, ниндидер 24 сәгать эчендә генә, тәүге йотымны гына эшләмәскә кирәк. Беренче рюмкадан соң сез элекке алкоголикка әйләнәсез.
Исегездә тотыгыз: алкоголь сездән көчлерәк һәм “ихтыяр көче” монда ярдәм итмәячәк.
Ач булу, арыганлык, ачу килү һәм ялгызлык — безнең төп дошманнар.
Хәмер эчкәннән соң тагын да катлауланмаган проблема юк, аларны аек килеш кенә хәл итеп була.
“Аноним алкоголиклар җәмгыяте” белдерүләреннән.


Бик күп танышларым гүр иясе булды, бу да туктатмады. Гаиләм таркалды, дуслар югалды, бер әнием генә торып калды. Бер чә­килек акча сорап, дусла­рымның җанына тия идем, миннән кача башладылар. Берсенең үзәгенә бик нык үткәнмендер инде, “Үл генә инде, зинһар өчен!”, — диде. Әллә шушы сүзләр айнытып җибәрде, әллә чигенә килеп терәлгән булганмын. Моңа кадәр төрле кодка салуларны үткән, әбиләргә мөрәҗәгать иткән булсам да, ярдәме тимәгән иде. Кайчан код­ның вакыты чы­га инде, эчеп исерер идем, дип көтеп йөрдем. Ә бу юлы дәваханәдә, тернәк­ләндерү үзәгендә булганнан соң яман гадәтне ташлый алдым. 28 ай “чиста”­мын. Мин моны могҗиза дип атыйм, алдагысын бер Ходай белә...

Әңгәмәдәшләремнең икенчесе Азат — авыл малае. 16 яшендә Уфага килеп, иркенгә чыга ул. Контроль булмагач, иптәшләре дә туры килгәч, аракы аның өендә еш кунак була башлый. 28 яшеннән көн дә эчә башлаган ир бүген “әл дә ярый гаиләмне саклап кала алдым”, дип шатлана. Һәм үзенә фәкать Аноним алкоголиклар җәмгыятендә фикердәшләр табуын яшер­ми.

— Уфаның Черниковкасы турында яман сүзләр таралган. Янәсе, ул — наркоманнар, алкоголиклар оясы. Мин сезгә шуны гына әйтә алам: мин бу оешмага берничә ел йөрим, шул вакыт эчендә үземнең районымнан берничә кешене очратырга туры килде, берсе хәтта бер урамда яшәгән танышым. Алкоголизм вакытны да, урынны да сайламый. Эчкән ке­шеләр барлык җирдә дә бар. Бу Уфа проблемасы гына түгел, шуңа күрә урын­нарда да шушы җәм­гыятьнең төр­кем­нәрен булдырырга иде, — дигән те-ләк белдерде Азат.

Әлеге өчәү арасыннан Светлананың язмышы мине аеруча нык тетрән­дерде. Хатын-кыз буларак, аңа эчкечелеккә бирелү тизрәк, котылу авыррак бул­­ган өчен генә түгел. Ано­ним алкоголиклар җәм­гыя­тендә ул алты ел әгъза булып тора. Шул вакыт эчен­дә җиде тапкыр “ычкынган”. Хатын-кыз күңе­ле­нә вәс­вәсә салучылар күп шул, ихтыяр көче ничек кенә нык булса да, хәмер алдында ул каушап калучан.

— Әнием эчкече иде, шул чир аны вакытыннан алда кабергә дә алып керде. Гаиләдә бер генә бала үстем. Иркә дә булганмындыр инде. Тәүге тапкыр хәмерне 13 яшемдә татып карадым. Һәм шул көннән аннан аерылмадым. Мин үземне беренче рюмкадан алкоголикка әйләнгән кеше, дип атыйм. Мәктәптә укыганда җомга, шимбәләр эчкесез узмады. Дуслар мине сөйрәп алып кайтып, ишек­кә терәп китә иде. Аннары югары уку йортына кереп, аны тәмамлауга ирештем. Психолог белгеч­леге алдым. Кайлардадыр эшләп тә йөрдем. Кичен эчеп исерәм, иртән торып эшкә китәм. Бер эштән куалар, икенчесенә керәм. 28 яшем­­дә “бала кирәк” дигән уй башыма керде. Улым туды. Ул ничек сау-сәламәт тугандыр, белмим. Йөкле чагымда да хәмерне читкә куймадым. Аны балалар бакчасына илтәм дә үзем кәеф-сафа кора башлыйм. Шулайрак яшәдек. Бүген улыма 14 яшь. Үз гоме­рен­дә балакаем мине исерек килеш әллә кайлардан алып кайтты. Хәзер бик оят, — ди инде бер ел да сигез ай хәмерне авызына да алмаган Светлана.

Ул бервакытта да кодка салу кебек процедураларны үтмәгән, наркология бүлеге барлыгын да шушы җәмгыятькә килгәч кенә белгән. “Айнык яшәү минем өчен бик авыр, күңелсез иде, кибетләрдә икмәк хакын да белмәдем, аның каравы, спиртлы эчемлек­ләрнекен яттан беләм. Айнып бераз йөрим дә яңадан эчә башлыйм”, — ди ул. Аның бервакытта да 1 ел да 8 ай аек булганы булмаган. 13 яшькә кадәр яшәлгән гомерен исәп­ләсәң генә инде.

— Бүген шатлыгымның чиге юк. Улым белән аралашам, әтием белән мөнә­сәбәтләрем җайлан­ды. Элек, ни өчен мин, нигә мин генә алкоголикка әй­ләндем, дигән сораулар белән үз-үземне ашый идем. Хәзер андый сораулар бирмим. Эшемне, дусларымны яратам. Миңа беркем дә бернәрсә дә тиеш түгел. Минем аеклыгым үземә генә кирәк. Мин — алкоголик, моның белән горурланмыйм, ләкин хурланмыйм да. Аллаһ шундый язмыш биргән икән, зарланмый, сукранмый яшим. Үз күзәтүемнән чыгып, шуны әйтә алам: эч­кечелектән җәфа чиккән ниндидер туганы булмаган бер генә гаилә дә юк, — ди Светлана.

Шушы чирдән интегүче­ләрне Аноним алкоголиклар җәмгыятенә чакыра алар. Эчкечене эчкече генә аңлаячак һәм ярдәм кулы сузачак. Әлеге җәмгыять­нең Уфадагы телефоны 8-905-000-21-44, сайты: aaufa.ru. Теләү­че­ләр булса, мөрәҗәгать итегез!

Хәмер бездән көчле булалмас!Аноним алкоголиклар җәмгыятенә мөнәсәбәт бертөрле генә түгел. Мәгъ­лүмат аз, күбрәк төрле имеш-мимеш­ләргә корылган. Миңа калса, дәвалау учреж­де­ниеләре алкоголикларның үз-үзләренә ярдәм итү төркемнәре белән хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Алкоголизмны җиңә алган һәм озак еллар аек калган кешеләрнең шәхси үрнәге, һичшиксез, ышандыра. Аноним алкоголиклар җәмгыятенең тернәк­ләндерү дә үткән әгъзалары арасында савыгучылар саны урта күрсәткечтән өч тапкыр югары. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Элек үзе, гаиләсе һәм җәмгыять өчен куркыныч тудырган йөзләрчә кеше бүген аның тулыканлы әгъзасы була ала. Ә эчүдән туктаган һәр алкоголик — коткарылган гомер ул!

Евгений БРЮН,
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»