Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шагыйрьгә дан җырлап...

28.02: Шагыйрьгә дан җырлап...

Шагыйрьгә дан җырлап...Илеш районының “Балалар иҗат үзәге”ндә Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге әдәби премия лауреаты Рәми Гариповның тууына 85 ел тулу уңаеннан сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Ике көн буе барган бәйгедә районның 24 мәктәбеннән барлыгы 100гә якын укучы катнашты.

Чараны район хакимиятенең кадрлар эше һәм аналитика буенча бүлеге начальнигы Рамил Нуретдинов ачып, Рәми Гарипов шигырьләренең әһә-мияте турында сөйләде, аларны ти­рән­тен өйрәнергә чакырды.

Балалар Рәми агалары шигырь­ләрен зур осталык белән сөйләделәр. Шигырьне тоемлаулары, аңлаулары, аларны әлеге бәйгегә әзерләгән укытучыларның бу эшкә җаваплы каравы да әллә каян күренеп-сизелеп торды.

Рәми Гариповның “Туган тел”, “Тормыш”, “Урал йөрәге”, “Яндырылган хатлар”, “Курай”, “Сабантургай” кебек тирән мәгънәле һәм фәлсәфи шигырь­ләре аеруча еш яңгырады. Аларга жюри лаеклы бәя бирде.

Шигырьләр өч телдә яңгырады. 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр билгеләнде. Җиңү­че дипломы белән бүләклә­нү­челәргә Илеш телевидениесе һәм радиосы аша шигырь уку мөмкинлеге бирелде.

— Әлеге бәйге район мәктәпләре укучылары арасында сәнгатьле итеп шигырь сөйләүгә сәләтле бик күп укучылар барлыгын күрсәтте. Шуңа да без бу бәйгене киләчәктә традицион рәвештә үткәрергә кирәк, дигән карарга килдек, — дип белдерде бүләк­ләү тантасында “Балалар иҗат үзәге” директоры Эльвира Хафизова.

Мондый бәйгеләр киләчәктә башкорт әдәбиятына булган кызыксынуны тагын да арттырачак, яңа талантларны ачуга һәм укучыларның тел байлыгын арттыруга ярдәм итәчәк. Шуңа да аларны даими рәвештә үткәрсәң генә матур нәтиҗәләргә ирешеп буладыр.

Гөлчәчәк ГАРИФҖАНОВА.
“Балалар иҗат үзәге”нең өстәмә белем бирү педагогы,
“Яшь хәбәр­челәр” түгәрәге җитәкчесе.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төбәк мөһим вакыйгага  әзерләнә
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәк мөһим вакыйгага әзерләнә
Урлашырга өйрәтмә!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
22-06-2017 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Коега егылып төшкән!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
22-06-2017 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»