Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Караидел бай тарихына байкау ясады

28.02: Караидел бай тарихына байкау ясады

Район малтабарлары җитештергән продукция төрләре һәркемдә соклану уятты.Район малтабарлары җитештергән продукция төрләре һәркемдә соклану уятты.Район оештырылуга 85 ел тулу уңаеннан үткән чараларда хезмәт кешесе зурланды.

Караиделдә юбилей чаралары авыл биләмәләрендә дә, район үзәгендә дә матур тантаналар белән билгеләнде. Караиделлеләрнең шатлыгын уртаклашырга күренекле якташлары, югары башкарма власть органнары вәкилләре, махсус кунаклар да чакырыл­ган иде.


Караидел, Аскын һәм Байкы районнары бетерелгәч, 1932 елның 20 февралендә оештырыла. Арытаба исә, 1956 елда, район территориясенә шулай ук бетерелгән Байкыбаш районы җирләре кушыла. Шул елның 31 августында, РСФСР Югары Советы Президиумы указына ярашлы, Байкыбаш районы үзәге Караидел авылына күчерелә һәм яңа территорияләрне үз эченә алган районга “Караидел” атамасы бирелә.

Әйтергә кирәк, Башкортстанның элек-электән иң артта сөйрәлүчеләр исемлегендә булган һәм төпкел, “караңгы” районы саналган Караидел соңгы дистәләрчә елларда моңача һич күрелмәгән үсеш чорын кичерә. Моңа, әлбәттә, элекке елларда икътисад артерияләре дип саналучы юлларның булмавы, җитештерү объектларының да куәте, мөмкинлекләре гомумреспублика дәрәҗәсеннән артта калуы сәбәпче булды. Хәзер исә, бигрәк тә соңгы елларда, Караиделнең бөтен төньяк-көнчыгыш төбәге үзәгенә әверелә баруы – район хакимиятенең, аның булдыклы, фидакарь халкының, инвесторларның, малтабарларның, фермерларның тырышлыгы нәтиҗәсе ул.

Район юбилеена багышланган чаралар Караидел үзәгендә ачылган Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланып китте. Анда район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин, Русия Герое, районның шәрәфле шәхесе Владимир Әлимов Бөек Ватан сугышында башларын салган якташларын, Әфган һәм Чечня канкоешларында һәлак булган яугирләрне искә алдылар, якташларының хәрби хезмәттә элек тә, әле дә сынатмавына соклану белдерделәр, боларның районда алып барылучы патриотик тәрбия нәтиҗәсе булуын бил­геләделәр. Әлеге юбилей чараларының Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелүен искә алып, бүген илебезнең Кораллы Көчләрендә хезмәт итүче егетләргә уңышлар теләделәр.

– Без якташ яугирләрнең истәлеген сакларга, өлкәннәрнең, ветераннарның кадерен белергә тиеш, – диде Владимир Ришат улы. – Бүген дә дөньялар тыныч түгел, шуңа да көчебезнең бердәмлектә, фидакарь хезмәттә булуын онытмыйк. Арытаба да ил-көнебез тыныч булып, егетләребез туган төбәгебезгә исән-имин әйләнеп кайтсын, аналар улларын үз кочагына алсын!

Сәхнәдә — бәйрәм концерты.Сәхнәдә — бәйрәм концерты.Тәбрикләү чыгышларыннан соң элекке каләмдәшебез, район гәзите мөхәррире, хәзер район үзәгендәге мәктәп директоры Рөстәм Ильясов киң билгеле “Офицерлар” җырын башкаргач, автоматлардан салют залпы яңгырады.

Ел саен нәкъ шушы вакытта районда менә инде берничә ел чаңгы ярышлары үткәрелә. Әлеге традициягә тугры калып, аның быелгысын юбилейга багышлап, бу юлы да Караидел елгасы буенда башта флеш-моб, аннары авыл биләмәләре арасында бәйгеләр үткәрелде. Шунысы да игътибарга лаек: ул бик эчтәлекле итеп оештырылган иде. Район хакимияте башлыгы Илдар Вил улы белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Омар Рамазановның котлау чыгышлары, дәртле музыка яңгы­рап тору, сәүдә нокталары эшләү, һәркайда казан асылу, тәмле ризыклар әзерләнү әлеге чараны кышкы сабантуй белән чагыштырырга мөмкинлек бирде.

Район Мәдәният сарае алдында оештырылган халык кәсепләре күр­гәзмәсендә Караидел малтабар­ларының да үз продукциясе белән катнашуы аны тагын да баерак, тулырак эчтәлекле итте. Төрле тарафлардан кайткан кунаклар да район эшкуарларының осталыгына, булдыклылыгына соклану белдерде. Аннары барысы да Мәдәният сараена юбилейның тантаналы утырышына чакырылды.

– Район тарихындагы бу 85 ел берничә буын якташларыбызның матур эшләренә йомгак ясар өчен җитәрлек вакыттыр дип исәплим, – диде, тантананы ачып, район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин. – Берничә буын вәкилләре районны бүгенге дәрәҗәгә күтәрү өчен фидакарь хезмәт салды. Иң мөһиме – монда туып-үскән кешеме ул, язмыш кушуы буенча бирегә килеп төпләнгәнме, алар шушы гүзәл төбәккә беркайчан да битараф булмады, һәрберсе районыбыз үсешенә үз өлешен кертте, Караиделне чын күңеленнән яратты, үзенең игелекле гамәле белән район тарихында матур эз калдырырга тырышты. Моның өчен барча якташларыма, аеруча хезмәт ветераннарына олы рәхмәтемне җит­керәм!

Арытаба Илдар Вил улы районның соңгы еллардагы социаль-икътисади үсешенә байкау ясады, алда торучы максат-бурычларга тукталды. Аның ассызыклавыннан аңлашылуынча, райондагы эшчән­лек, төп игътибар хезмәт кеше­се­нең мәнфәгатьләрен яклауга, аның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелә. Чарада мактаулы исем­нәрнең, Диплом һәм Мактау грамо­таларының да нәкъ менә гади хез­мәт ияләренә бирелүе моның ачык чагылышы булды. “Мин Караидел районыннан!” дип масаеп йөрүче­ләрне һич аңламыйм, – диде хакимият башлыгы. – Син башта туган төбәгең өчен файда китер, игелекле гамәлләр кыл, шуннан соң инде кече Ватаныңның лаеклы вәкиле булуың турында сүз әйтергә хаклы булырсың!”

Район хакимияте башлыгының бу фикере тантанага махсус кунак буларак чакырылган якташлары, республикабыз Хөкүмәтенең элекке Премьер-министры Марат Миргазямов чыгышында да кат-кат яңгырады.

– Соңгы 25 елда туган ягыма хөрмәтле кунак буларак беренче тапкыр чакырылуымны зур шатлык хисләре белән кабул иттем. Моның өчен якташларыма бик рәхмәтле­мен! – диде, дулкынланып, Марат Париса улы. – Район һәм республика үсешенә мин кулымнан килгән­чә намуслы хезмәт иттем. Туган ягыңа намуслы хезмәт белән генә файда китерү мөмкин. Илебез, Башкортстан өчен болгавыр заманда күп кенә власть әһелләре үз мән­фәгатьләрен кайгырту, баю, урлашу юлына басты. Әлеге ямьсез күре­неш­ләргә каршы чыгуым аркасында эзәрлекләүләргә дучар булуым бик күпләргә билгеле. Дөре­сен әйтим: бирешмәдем, сынмадым, сыгылмадым, намуслы кеше булып калдым. Мондый чакларда мин туган төбәгемдә терәк-таяныч таптым. Кадерле якташларым! Сез дә гади сайлаучы, электорат булып яшәмә­гез, ә кеше, гражданин, шәхес булып калырга һәм яшәргә тырышыгыз! Шөкер, туган районым халкы тырыш, фидакарь, булдыклы. Без ки­ләчәктә барыбыз да һәм һәрбере­без Караиделнең матур үсешенә өлеш кертергә тиеш. Әлеге вакытта районда зур төзелешләр башланып тора, аларда күбрәк урындагы халык эшләсен, ул яхшы хезмәт хакы алсын, бүленгән финанслар якташларыбыз файдасына эшләсен. Караидел киләчәктә дә республикада яхшы исәптә булсын өчен һәркем тырышып эшләргә тиеш. Шул ук вакытта власть халыкны хөрмәт итсен, аның фикерен ишетсен, санга суксын. Барлык тырышлыкны бердәм максатка юнәлткәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешү мөмкин булачак. Әйдәгез, кадерле якташларым, тырышлыгыбызны шушы максатларга юнәлтик!

Арытаба чыгыш ясаган икътисади үсеш министры Сергей Новиков та, Русия Герое Владимир Әли­мов та, парламент депутаты Омар Рамазанов та, республиканың Үзйө­решле машиналар һәм башка төр техникага техник күзәтчелек инспек­циясе начальнигы Ринат Галимов та Караидел халкының булдыклылыгын, үз туган төбәкләре өчен матур гамәлләр кылып яшәвен ассызыкладылар, ведомство­лар­ның Мактау грамоталарын тапшырдылар.

Район оештырылуның 85 еллыгына багышланган бәйрәм концерты исә бу төбәкнең сәнгатьтә дә яуланган казанышларының, уңыш­ларының тоемлы булуын раслады.

Караиделем – туган җир,
Урманлы як, таулы як!
Күңелләргә моңнар салып,
Җырларыма күчкән як!


Шушы җырда яңгыратылганча, республиканың иң гүзәл табигатьле районнарының берсе булган Караидел социаль-икътисади, мәдәни өлкәләрдә дә яңадан-яңа үрләр яулавын дәвам итә. Әйе, бүген район “караңгы төбәк” түгел, аның килә­чәге дә якты булачагына ышаныч зур, чөнки аның булдыклы җитәк­челеге, тырыш һәм матур күңелле халкы бар!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»