Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кыш бабайның иң зур бүләге

31.12: Кыш бабайның иң зур бүләге

Венера Фәррахова, Рәис Галимов һәм Альмира Кирәеваның бәхетле мизгелләреПрезидент Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

— Бүген сезнең өчен ике­ләтә бәйрәм. Яңа ел алдыннан дәүләт бүләкләре тапшыру минем өчен дә куанычлы вакыйга. Сез бу бүләккә тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә лаек булдыгыз. Бүгенге катлаулы заманда без бер­ләшергә, ил мәнфәгате хакына бурычы­бызны җиренә җитке­реп үтәргә тиеш. Сез — хезмәтегезне намус белән башкаручы һәм башкалар алдында абруй казанучы фи­дакарьләр, — диде Рөстәм Хәмитов.


Бу көнне республиканың Почет грамотасына лаек булучы 19 кешенең тугызы “Башкортстан электр челтәрләре” компаниясе хезмәткәрләре иде. Гомумән, бүләкләнүчеләр арасында гади эшчеләр: энер­гетиклар, төзүчеләр, водитель­ләр, авыл хуҗалыгы эшчәннәре күп булды.
Шулай ук, табиблар, артистлар, журналистлар да читтә калмады. Уфа шәһәренең 46нчы поликлиникасы баш табибы урынбасары, бу көнне “Башкортстан Респуб­лика­сының атказанган табибы” исеменә ия булучы Рәис Галимов — гомеренең 39 елын медицинага багышлаган кеше. Профсоюзларның “Действие” гәзите хәбәрчесе Гөлшат Ку­рамшина белән “Башкортостан кызы” журналының иҗтимагый-сәяси тормыш, социаль мәсь­әләләр һәм гаилә бүлеге мөхәррире Альмира Кирәева Яңа елдан “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгъ­лүмат хезмәткәре” дигән мәр­тәбәле исемне йөртәчәк.
— Бүген иртән теле­ви­зор­дан Рөстәм Хәмитовның Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуын карап горурлык хисе кичердем. Ул ил башлыгына республикада башкарылган эшләр, уңышлар турында сөйләде. Бу уңыш­ларда профсоюзларның да өлеше бардыр дип уйлыйм, шушы миңа киләчәктә эшемне тагын да яхшырак башкарырга этәргеч бирә, — диде Гөлшат Гыйлемдар кызы.
Альмира Кирәева матбугатта 28 ел хезмәт сала, ә Яңавыл районы Мәдәният һәм сәнгать йорты режиссеры Венера Фәррахова яраткан эшенә 34 ел гомерен багышлаган. Ул “Башкортстан Рес­публикасының атказанган мә­дәният хезмәткәре” исеменә лаек булды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Руссо туристо!..
Сегодня, 13:17 :: Җәмгыять
Руссо туристо!..
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Сегодня, 10:48 :: Җәмгыять
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Яшен шары өйне урап чыккан
Вчера, 16:44 :: Җәмгыять
Яшен шары өйне урап чыккан
Алар сәламәт яшәү рәвешен сайлый
Вчера, 15:39 :: Җәмгыять
Алар сәламәт яшәү рәвешен сайлый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»