Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мөнәсәбәтләр “бүләккә” корылмасын иде...

16.03: Мөнәсәбәтләр “бүләккә” корылмасын иде...

Мөнәсәбәтләр “бүләккә” корылмасын иде...Календарьда билгеләнгән кызыл көннәр, традиция буларак, элек-электән бәйрәм ителә. Аеруча балалар, мәктәп укучылары бәйрәмне көтеп, әзерләнеп каршы ала. Үз куллары белән ясалган әйберләр, рәсемнәрне әти-әниләре, дәү әти, дәү әниләре, туганнары, якын дусларына бәйрәм белән котлап бүләк итә, сөендерә. Ләкин ипотека, кредит түләп, очны-очка ялгап яшәүче күп гаиләләр өчен “бәйрәм” сүзе куркыныч сүз төсен ала. Шушы “бәйрәм бүләкләре”ннән качар өчен күпчелек әти-әниләр төрле сәбәпләр табып, ата-аналар җыелышына барудан да качу юлын эзли. Чөнки, гадәттә, биредә тәрбияче балалар белән эшчәнлек турында чыгышын биш минутта тәмамлый да калган 55 минут акча җыюга кайтып кала.

Бәйрәмнәр, бакчага кирәк-яраклар, фото төшү, театр караудан тыш, быел кар мул яву, территорияне чистартуга кул көче җитмәү сәбәпле, кайбер мәктәп­кәчә балалар учреждениеләрендә техника яллау өчен дә акча түләү өстәлде. Штаттагы территория җыештыручы “бабай”, дәү әти, әтиләр көче генә җитмәде быел табигать юмартлыгына. Социаль челтәрләрдәге биттә, бергә укыган төркемдәшләреннән ки­ңәш сорап, ялгыз әни, кар чистар­тыр өчен акча таләп итүләре гадел­ме, дигән сорау белән мөрә­җә­гать итте. Әлбәттә, гадел түгел. Хокук яклау буенча белгеч әңгәмәгә кушылгач, ярсуы ташкан яшь әни тынычланды. “Сездән беркем дә моның өчен акча таләп итә алмый, бу — сезнең шәхси хокукыгыз”, дип законнар күзлегеннән чыгып җавап бирде юрист.

Әти-әниләр кесәсен такырайтучы “бүләк”ләр шулай көтмәгәндә артып та китүчән.

Әгәр тәрбияче балаларны тигез күреп, чын-чыннан эшен яратып баш­карса, әти-әниләр дә чын күңе­леннән аның хезмәтен хөр­мәтли. Андый тәрбиячеләр бихисап. “Кызыл таң” гәзите битлә­рендә үз һө­нәренең осталары, сабыйларга кечке­нәдән тәрбия, гыйлем орлыкларын салучы тәрбия­челәр турында басы­лучы мәкалә­ләр дә моны дәлилли.

Бер мисалга тукталу урынлы бу­лыр. Танышымның улы башкаладагы гади балалар бакчасына йөри. Эштә тоткарлануы сәбәпле, берничә тапкыр баласын миңа да алырга туры килде. Гадәттә, балалар төркеменә барып керсәң — тавыш, аларның уйнау-көлү, чыр-чуыннан озак та үтми баш авырта башлый. “Бала күп, мес­кен­кәйләр, эшләре авыр” дип жәл­ләп куясың, чөнки тәрбия­ченең тыңлата алмаудан кайчагында тавышы карлыга. Ә биредә исең китәрлек тынлык. Аны бозарга кур­кып, песи кебек кенә басып кергәч, аптыраудан, торган урында тукталырга мәҗбүр­сең. Балалар барысы да тәрбия­чедән күз алмый: кушканына буйсына, һәр сүзен йотлыгып тыңлый. Ә иң мөһиме — алар беренче көн­нән үк тәрбияченең ашыкмыйча, тыныч кына эндәшүенә күнгән, дө­рес­рәге, апалары шуңа күндер­гән, шундый тәртипкә өйрәткән.

Танышым сөйләвенчә, төркем­дә кычкырып сөйләшү, тавыш күтәрү дигән нәрсә бөтенләй юк, эш көне дөрес итеп җайга салынган: китап укырга, уйнарга, шигырь, җыр ятларга, язарга, санар­га өйрәнергә — һәммәсенә өлге­рәләр. Ел буе дәвам иткән шө­гыль­ләнүләрдән соң, баланың сәләтен, мөмкин­лек­ләрен күреп, әти-әниләргә киләчәктә аны үстерү өстендә ниләр эшләргә кирәклеге турында тәрбияче нәти­җәләр ясап, үзе киңәш, дөрес юнәлеш бирә.

— Төркемдә төрле милләт, төрле катлам балалары тупланган. Тәрбиячебез, аларның барысын да тигез күреп, һәммәсен кечкенәдән үк укуга җәлеп итте. Улыбыз кү­ңе­лендә математикага сөю уятты. Гаиләбездә төгәл фәннәр белән кызыксынучы юк. Быел мәктәпкә барачак, әзерлек төркемендә йөрүче улым хәзер­дән үк нәтиҗәләре белән укытучыларны сөендерә, — дип шатлыгын яшермәде яшь әни.

Мондый тәрбиячеләр, гадәттә, бүләк, дан-шөһрәт өчен түгел, ә бары тик балалар акыллы, тәртип­ле, гыйлемле, тәрбияле булсын дип, күңел кушуы буенча эшли.

Бүләк, дигәннән. Чын күңел, ихтирам йөзеннән, үз теләгең белән лаек кешене хөрмәтләү, игътибар билгесе күрсәтү — чыннан да мөм­кин хәл. Ләкин укытучы-тәрбия­че­ләрнең бәйрәм саен кыйммәт бү­ләкләр таләп итүе, хезмәтен шактый “югары бәяләве” бу инде риш­вәт алу була. Болай кылануга кем этәр­геч бирә: ата-ана башлангычымы бу, әллә укытучы-тәрбия­ченекеме?

Күпчелек очракта, ата-аналар үзләре гаепле. Бүләкләп, янәсе, укытучының, яки тәрбияченең игътибарын җәлеп итәргә, баласына карата булган карашын үзгәртергә тели. Ләкин, ничек кенә булмасын, бүләккә карап билге кую, сәләт үстерү өстендә эшләү — педагогик кануннарга сыймаган күренеш. Һәрхәлдә, балаларга, аларның бе­леменә, сәләтенә укытучы, тәрбия­челәрнең карашы гадел булырга тиеш.

Кайбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тагын бер күренеш еш күзәтелә. Нинди генә бәйрәм сценарие төзелмәсен, алгы планда бер үк балалар чыгыш ясый. Күпчелек очракта ул балаларның я хезмәткәрләрнеке, я ата-аналар комитетында торучы ата-аналарныкы икәнлеге ачыклана. Бу хәлгә дә шәхсән шаһит булырга туры килде. Ә 43 бала йөргән төркемнең (һәм бәйрәм көнне барысы да килгән) башка нәниләре җырлый-бии белми булып чыгамы? Әллә белгәннәре белән эшләү күпкә җи­ңелрәкме? Кечкенәләрнең катнашырга теләк­ләре көчле булса да, тәрбияче сүзеннән чыга алмыйлар шул. Тормышта менә шундый “Балалар бакчасы — балаларның сәләтен үстерү үзәге” эшчәнлеге белән дә танышырга туры килә.

Шунысы кызык та, кызганыч та: элек җыелышка ата-аналар бала­сының уңышлары, кире якларын белергә дип кызыксынудан барган, хәзер исә “Күпме акча сорарлар инде тагын?” дип куркып бара. Көн кадагында акча җыю, бүләк алуга корылган ата-аналар җыелышына кемнең барасы килсен? Газиз балалар шушы мөнә­сәбәтләр корбаны булмасын иде, дип телисе килә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»