Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өстенлек – калдыксыз технологияләргә

16.03: Өстенлек – калдыксыз технологияләргә

Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов предприятие белән таныштыра.Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов предприятие белән таныштыра.Парламент тыңлауларына әзерлек барышында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводының экология юнәлешендә эш тәҗрибәсен өйрәнде.

Русиядә игълан ителгән “Экология елы” кысаларында Башкортстанда киңкүләм чаралар планлаштырылган. Атап әйткәндә, агымдагы елның маенда Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендә законнарның үтәлеше” темасына парламент тыңлаулары үткәрү күздә тотыла. Әлеге чарага әзерлек барышында Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитетының Октябрьскийда төбәкара күчмә утырышы үтте. Аның эшендә парламент комитеты әгъзалары белән берлектә республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, калдыкларны эшкәртүгә бәйле ведомстволар вәкилләре, Туймазы һәм Бәләбәй районнары хакимият җитәкчеләре катнашты.


Корылтай комитеты күчмә утырышының нефтьчеләр төбәге Октябрьскийда уздырылуы шу­ның белән аңлатыла: шәһәр республиканың иң төзек һәм экология мәсьәләләре эзмә-эзлекле хәл ителүче төбәкләр исемле­гендә. Төзекләндерү барышы буенча Октябрьский соңгы өч ел рәттән Русиянең иң чиста шәһәре сыйфатында танылды.

Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру, эшкәртү юнәлешендә эшчәнлекнең хәзерге чорда анык нәтиҗәләргә китерүен билгеләде. Мәсәлән, көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең тулы циклы булдырылган. Күпкатлы йортлар ихаталарында пластик шешәләр җыю, аларны сортларга аеру максатында махсус контейнерлар урнаштырылган. Каты көнкүреш калдыклары полигонында “Грин” предприятиесе тарафыннан калдыкларны кабул итү, аларны сортларга аеру югары дәрәҗәдә алып барыла. Дәүләт җыелышының Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты җитәкчесе Рәшит Хәйруллин әйтүенчә, көнкүреш калдыклары әйләнешендә урнаштырылган тәртипне хәзер тоташ шәһәр күләмендә куллану таләп ителә.

— “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль закон көнкүреш калдыклары әйләнешенә зур үзгәрешләр кертте, — дип билгеләде Рәшит Хөснулла улы. — Калдыкларны җыю, күчерү, эшкәртү, утильләш­терү һәм зарарсызландыру буенча вәкаләтләр Русия субъект­лары карамагына бирелде. Республикада бу юнәлештәге эшчән­лекне оештыруны үз иңенә алачак төбәк операторын ачыклау һәм билгеләү – бүгенге көн таләбе.

Әйтергә кирәк, эшчәнлеген экология буенча законнар талә­бенә ярашлы оештырып, продукция сыйфаты буенча республика, Русия дәрәҗәсендә генә түгел, дөньякүләм танылу алган сәнәгать предприятиеләре Ок­тябрьский­ның үзендә дә бар. “Альтернатива” пластмасса эшләнмә­ләре заводы – нәкъ менә шундый заманча предприятие­ләрнең берсе. Цехларда булып, завод эшчән­леге белән танышканда төбәкара киңәшмәдә катнашучылар моңа үз күзләре белән күреп инанды.

Үзенең чирек гасырдан артык тарихында, эшчәнлеген гади генә хуҗалык-көнкүреш товарлары җитештерүдән башлап, “Альтернатива” хәзерге чорда пластмассадан халык куллану әйберлә­ренең өч меңгә якын төрен чыгара. Аларның һәммәсе, киңкырлы экологик тикшерүләр үтеп, сыйфат сертификаты алган. Шунысы үзенчәлекле: экологик хәвефсез­лек таләпләренә зур игътибар бирелүче Европа илләрендә дә “Альтернатива” товарлары таныла бара. Аларның югары сыйфаты, халыкара стандартлар буенча катгый тикшерү үтеп, махсус сертификатлар белән 2015 елда раслау алды.

Гомумән, “Альтернатива” продукциясе Русия күләмендә киң билгеле. Пластмассадан халык куллануы әйберләре, мәсәлән, ил буенча ике меңнән артык күмәр­тәләп сату базасы аша тарала. Моннан тыш, БДБ илләре белән хезмәттәшлек тә үсә. “Альтернатива” маркасы астындагы көн­күреш-хуҗалык эшләнмәләре Халыкара һәм Бөтенрусия күр­гәзмәләрендә, мактаулы урыннар алды, “Русиянең иң яхшы товары” исеменә лаек булды.

Көнбатыш тибындагы заманча предприятие буларак, “Альтернатива” тулы күләмдәге ябык җитештерү циклына ия. Ягъни, предприятие продукция чыгаруны калдыксыз технологияләр буенча алып бара. Монда җитештерү калдыклары юк, хәтта чимал китерелгән полиэтилен капчыклар да, тирәнтен эшкәртү үтеп, әзер продукциягә әверелә. Экологик таләпләр җәһәтеннән әлеге үзенчәлек “Экология елы”нда аерым әһәмияткә ия.

— Заводтагы продукция чыгару технологияләре тулысынча дип әйтерлек “беренчел” пластик чималга корылган, — ди “Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов. — Кулланылучы чимал югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора, бу, үз чиратында, чыгарылган продукция­нең экологик чисталыгында да чагылыш таба. Ягъни бездә җитештерелгән пластмасса савыт-сабаның сәламәтлеккә бернинди зыяны юк. Балалар өчен тәгаенләнгән кирәк-яраклар, атап әйткәндә, өстәл-урындыклар, уенчыклар да әлеге таләпләргә җавап бирә. Шул ук вакытта, заводта тупланган заманча җиһаз һәм корылмалар “икенчел” чимал, ягъни көнкүреш калдыкларын кулланып эшләгәндә дә югары сыйфатлы, экологик яктан хәвефсез продукция җитештерү мөмкин­леген бирә. Икенче төрле әйт­кәндә, мәсәлән, кулланылышта булган пластик шешәләрне эш­кәртеп, заводтагы технология­ләр алардан яңа төр, шул ук вакытта югары сыйфатлы эшлән­мәләр чыгарырга сәләтле. Бу эшне җайга салу өчен көнкүреш калдыкларын аерым җыеп, “икенчел” чимал дәрәҗәсенә җиткерү генә сорала.

Бу урында шуны да билгеләп үтик: Раил Камил улы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты сыйфатында аның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык комитеты әгъзасы да булып тора. Ягъни республикада көнкүреш калдыкларын эшкәртүне оештыруга зур җаваплылык тоеп карый ул. Әйтергә кирәк, төбәкләрдә пластик шешә калдыкларын аерым җыю күптән җайга салынса да, аларны тирәнтен эшкәртүгә алынырдай предприятиеләр берничә генә исәпләнә. Бу юнәлештә “Альтернатива”ның җитештерү куәтләре, әлбәттә, зурдан. Биредә, мәсәлән, тәүлегенә 60-70 тонна пластмасса чималы эшкәртелә. Белгечләр әйтүенчә, республиканың пластик шешәләр җыю пунктларында тупланган “икенчел” чималны тулысынча эшкәртү “Альтернатива”ның кулыннан килерлек.

Әйткәндәй, заводта булганда депутатларга һәм министрлык һәм ведомстволар вәкилләренә бу юнәлештә анык мисал да күрсәтелде. Әлеге вакытта “Альтернатива”да тәҗрибә рәвешендә яңа төр продукция – агач-полимер катнашмасы (АПК) чыгару технологиясе үзләштерелә. Төзелеш материалы сыйфатында кулланылачак бу эшләнмәнең 70 проценты агач калдыкларыннан (пычкы чүбе) тора. Шунысы игътибарга лаек: яңа эшләнмә, төзе­леш материалы буларак, үзенә агачның һәм пластмасса­ның иң асыл сыйфатларын туплый алган. Ягъни аны агач такта кебек пычкы белән кисәргә, аңа шөреп борырга, башка эшләр башкарырга мөмкин. Шул ук вакытта, пластмасса да кушылганлыктан, ул, агачтан аермалы буларак, дым-суга чыдам, череми. Бу материалның куллану чоры – кимендә 50 ел. Әмма иң мө­һиме – мондый чыдам эш­ләнмәнең нигезен көнкүреш калдыклары тәшкил итә.

Бу урында “Альтернатива” җитәкчелегенең технологияләр кулланылышында алдан күрүчән­ле­ген дә билгеләргә кирәк, әлбәттә. Хәзер беркемгә дә сер түгел: эшкәртүгә вакытында тиешле игътибар бирелмәү нәтиҗә­сендә, илебездә, республикада көнкүреш калдыклары күләме кискен артып, бу экологик хәвефсез­леккә яный башлады. Тирә-як мохиткә аеруча пластик шешәләр, башка полимер эшләнмәләр калдыклары зур куркыныч тудыра. Бу җәһәттән хәлдән чыгу юлы төсмерләнде кебек. Пластик әйберләр калдыкларын җыюны оештырып, аларны “икенчел” чимал сыйфатында эшкәртүгә юнәлеш алына. Шушы нигездә республикада яңа предприя­тиеләр дә барлыкка килде. Әмма шунысы күзгә ташлана: алар арасында, экологияне яхшыртабыз, дип, түбән дәрәҗәдәге тех­нологияләр куллану нәтиҗә­сендә табигатькә зыян салучылар да юк түгел. Моңардан чыгып, әйтәсе килгән фикер шул: республикада көн­күреш калдыклары әйләнеше хәзер анык законнар белән көйләнә. Экология торышын яхшырту максатында калдыклардан торган “икенчел” чималны эшкәр­түдә өстенлек хәвефсез һәм заманча технологияләргә ия булган “Альтернатива” кебек предприя­тие­ләргә бирелсен иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»