Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сокланып кына калмыйк!

16.03: Сокланып кына калмыйк!

Сокланып кына калмыйк!Уфалы, 39 яшьлек Илдар Галиәкбәров 2008 елда инвалид булып кала. Автоһәлакәт вакытында юлда аны машина бәрдереп киткәч, шул хәлендә ярдәм көткән арада ул аяк-кулларын нык өшетә. Дәваханәдә аның аяк-кулларын кисәргә мәҗбүр булалар, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Мондый хәлләр, гадәттә, күңелсез тәмамлана, ләкин бу очракта түгел. Иглин районында туып-үскән Илдар: “Исән кеше өчен булмаган мөмкинлек юк!” — дип исбатлый. Актив тормыш рәвеше алып баручы Илдар үзенә эш таба, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенә кабул ителә.
Быел ул Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үзенең велоколяскасында бер ай эчендә Казахстанның башкаласы Астанага барып җитәргә уйлый. Әйткәндәй, мондый сәяхәт аның өчен беренчесе түгел. Моннан ике ел элек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан көчле рухлы якташыбыз, велосипед белән инвалид коляскасын берләштереп ясап, 2,5 мең чакрым ара үтеп, Севастопольгә барып җиткән иде. Бу шәһәр халкы, аның шушы батырлыгына соклану белдереп, аңа электр җайланмасы белән хәрәкәт итүче коляска-трайк бүләк иткән иде.
Илдар Галиәкбәров 17 апрельдә юлга кузгалырга исәп тота. Казахстанның Бөек Ватан сугышы ветераннарына ул күп сәламнәр алып барачак. Сәяхәтче якташларыннан, Башкортстан халкыннан матди ярдәм күрсәтүләрен сорый. Аңа юлга нибары 50 мең сум акча кирәк булачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр “ВКонтакте” социаль челтәре аша аның белән элемтәгә керә һәм 8-960-397-17-04 телефонына шалтырата ала. Әйдәгез, дуслар, шушы батырлыкка сокланып кына калмыйк, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузыйк! Безнең шәфкатьле кулларыбыз исән бит!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»