Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Рәхмәт укырга дип киләбез!”

21.03: “Рәхмәт укырга дип киләбез!”

Ким Миңнуллин әдипнең йорт-музеена китаплар бүләк итә.Авыргазы районының Солтанморат авылында татар халкының бөек улы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә үтте.

Казаннан, Уфадан, Стәрлетамактан килгән кунакларны тәүдә район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов үзенең эш бүлмәсендә кабул итте. Монда туып-үсеп, татар, башкорт, чуваш, урыс әдәбияты, сәнгате, фәненең күренекле вәкилләре булып киткән, илдә генә түгел, хәтта дөньяда киң танылган олы талант ияләре, шулай ук, район халкының тормыш-көнкүреше турында кыскача мәгълүмат бирде.


Аның сөйләве буенча, Авыргазы — республикада иң күп авыллы (137!) район икән. Солтанморат Башкортстанда иң зур ( 60 мең гектар җире бар!) һәм куәтлеләрдән саналган “Урожай” колхозы составына керә.

Район үзәк китапханәсе һәм Толбазыда бер урам Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә. 21 ел элек районда “Зәңгәр чишмә” дигән иҗат берләшмәсе оештырылды. Ул үз тирәсенә халык талантларын, аеруча сәләтле яшьләрне туплый. Әдәбият, сәнгать һәм халык иҗатын үстерүгә һәм пропагандалауга аеруча зур өлеш керткән кешеләргә бирү өчен район хакимияте Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия булдырды. Авыргазы мәктәпләрендә, ки­тапханәләрендә, клубларында бөек якташның әдәби һәм фәнни мирасы кабат-кабат ныклап өйрәнелә. Район күләмендә берничә тапкыр тел һәм әдә­бият укытучыларының фән­ни-гамәли конференциясе булды.

Әлеге юбилейга килгән язучылар, галимнәр очрашу-сөйләшү барышында район хакимияте башлыгына китапларын бүләк иттеләр.

Юбилей кичәсендә катнашучылардан бер төркем Галимҗан Ибраһимов һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң.Юбилей кичәсендә катнашучылардан бер төркем Галимҗан Ибраһимов һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң.


Кунаклар бөек шәхесне дөньяга биргән, аның хакында изге хатирәләр саклаучы Солтанморат авылына дулкынланып аяк бастылар. Әдипнең ­һәй­кәленә чәчәкләр салганнан һәм аның 20 ел элек кызыл кирпечтән төзелгән мәһабәт йорт-музеен карап чыкканнан соң янәшәдәге мәдәният йортына юл тоттылар. Билгеләнгән вакытка зур зал районның тел-әдәбият укытучылары, мәдә­ният хезмәткәрләре, укучылар белән тулы иде. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Риф Вәлиев, Солтанморат авылы хакимияте башлыгы Лена Мөхәммә­диярованың кыскача чыгышларыннан соң Казаннан килгән мәртәбәле кунакларга сүз бирелде.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны авыр­газылыларның, аеруча солтан­моратлыларның байтагы иҗат буенча гына түгел, шәхсән күреп-танып белә. Бу авылга ул данлы милләттәшебезнең өченче юбилеена килде. Үзенә генә хас тапкыр тел белән ул Галимҗан Ибраһимовның, аны тудырган авылның тарихтагы урыны турында һәм Солтанморатка багышлап әле генә язган шигырен сөйләде. (Без аны гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәбез).
Халык шагыйренең бертуган энесе Ким Миңнуллин ун елдан артык инде Казандагы Галим­җан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры булып эшли. Ул — филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Ким Мөгаллим улы үзенең чыгышында Галимҗан Иб­раһимов Башкортстан һәм Татарстанның горурлыгы гына булып калмыйча, аның даны шактый еракларга таралганлыгы, татар милләтен дөньяга тагын да ныграк таныту өчен бу әдип, башка беркем белән дә чагыштырмаслык дәрәҗәдә, бөтен яклап та туры килгәнлеге хакында сөйләде. Апрельдә Казанда аның 130 еллыгы уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция булачак, быел шулай ук әсәрләренең һәм хезмәтләренең 15 томлыгы чыгарыла башлаячак икән.

Күренекле башкорт шагый­рәсе һәм җәмәгать эшлеклесе, Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гүзәл Ситдыйкова татар классигы әсәрләрен кечкенәдән үк татарча да, башкортча да укыганлыгын искә алды, башкорт әдәбияты үсешенә милләттә­шебез керткән өлешне югары бәяләде.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, М. Акмулла исе­мендәге Башкортстан дәү­ләт педагогия университетыннан һәм БДУның Стәрлетамак филиалыннан кафедра мөдир­ләре Илшат Насыйпов белән Илсур Мансуров Галимҗан Ибра­һимовның рухи мирасын өйрәнүдә мәктәп балалары һәм студентлар белән алып барыл­ган эшләр, атап әйткәндә, “Ибраһимов укулары”, бөек әдипнең 130 еллыгына багышланып, шушы көннәрдә генә тәмамланган “Ана теле” IX Бөтенрусия конкурсы турында сөйләделәр.

Әнисе яклап Галимҗан Ибраһимовның якын кардәш­ләренең берсе Марат Сәетов эшкуар һәм меценат буларак та республикада киң билгеле. Ул халык язучысы Суфиян Пова­рисовның мәшһүр классигыбыз турындагы трилогиясен Казанда үз исәбенә нәшер итте, Стәрлетамак — Авыргазы төбәгендә төрле милли-мәдәни-дини чараларга әледән-әле спонсорлык ярдәме күрсәтә. Туган як тарихын, аның шәхес­ләрен өйрәнүдә күп хезмәт сал­ган эзтабар Мөдәрис Сафин белән алар Г. Ибраһимовның архивларда яңа табылган мәгълүматлар белән баетыл­ган, дөресләнгән биографиясен, шәҗәрәсен китап итеп бастырмакчылар икән. Аларның бу турыдагы чыгышлары да тантанага җыелучылар өчен кызыклы булды.

Юбилей кичәсен җыр-моң, шигырьләр һәм биюләр бизәде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»