Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ул бүген дә остаз булып кала

15.04: Ул бүген дә остаз булып кала

Ул бүген дә остаз булып калаРусиянең атказанган юристы Риф Вахитов прокуратура хезмәтенә 52 ел гомерен багышлаган.

...1971 елның февралендә Башкортстан нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институты бакчасында яңа туган бала мәете табыла. Ул чүпрәккә һәм гәзитләргә төрелгән, ә шул тирәдәге кар канга охшаган таплар белән чуарланган. Буран булганлыктан, нарасыйны ташлаган кешенең эзләре табылмый...
Вакыйга урынына яшь белгечне җибәрәләр. Ул мәет янында кызыл төстәге сетка һәм “Кызыл таң” белән “Вечерняя Уфа” гәзитләре кисәкләре таба. Шуларның өчесендә гәзит исеме өстендә “108” саны язылып куелган була.


Суд-медицина экспертизасы баланың буып үтерел­гәнлеген ачыклый. Кызганычка каршы, тәҗрибәсез тикшерүче башта ук берничә үкенечле хата ясый. Җинаять урынын фотога төшерүне уголовный розыск хезмәткәрләренә ышанып тапшыра, ләкин бер айдан пленканың сакланмаганлыгы ачыклана. Җинаять урынында табылган канлы чүпрәкләр белән гәзитләр дә вакытында экспертизага җибәрелми. Бу басмаларга язылучыларны эзләү бик сүлпән алып барыла. Шул ук вакытта нәкъ “Кызыл таң” гәзите кисәгенә язылган сан җинаятьне ачуда хәлиткеч роль уйный.
Бу вак җитешсезлекләр һәм район прокурорының тикше­рүне җитди контрольдә тотмавы эш барышын республика прокуроры киңәшмәсендә карауга китерә. Анда яшь тикшерүчегә ярдәмгә тәҗ­рибәле белгеч Риф Вахитовны җәлеп итәргә дигән карарга киләләр.
Ул вакыйга урынына килеп, бөтен детальләрне дә җентек­ле өйрәнә. Уголовный розыск хезмәткәрләре белән берлектә план төзелә. Почта бүлек­чәләрен кат-кат тикшергәннән соң гәзитләргә “108” санын куючы хат ташучы ачыклана. Бу үз чиратында җинаятьтә шикле хатынның адресын табарга ярдәм итә. Ләкин әлеге фатирда өч хатын яшәгән була. Кайсысы бу хәтәр адымга барган? Алар эшләгән һәм яшәгән урын буенча барлык дәвалау учреждениеләре тикшерелә. Хезмәттәшләре белән сөй­ләшәләр. Шул рәвешле Уфаның химия заводында эшләүче Фәйрүзә Мулланурова исемле хатынга чыгалар. Анда аның авырлы икәнен бел­гәннәр, төнге сменадан көндезгесенә күчәргә тәкъдим иткәннәр. Ләкин ул баш тарткан. Ә тиздән авыры үзеннән үзе югалган...
Җыелган дәлилләр шул­кадәр җитди була ки, Фәйрүзә беренче сорау алуда ук җинаятен таный. Уфаның Орджоникидзе район суды аны өч елга төрмәгә хөкем итә.
Бу — прокуратура органнарына 52 ел гомерен биргән Риф Вахитовның хезмәт биогра­фиясеннән бер генә мисал. Ә аның тормышында шушындый эшләр, аннан авырраклары да, катлаулыраклары да аз булмаган. Быел 87 яшен тутыручы аксакалның күңе­лендә һәрберсенең аерым урыны бар.
Кушнаренко районының Казарма авылында абруйлы укытучылар гаиләсендә туып-үскән егет үзе дә, апасы һәм өч абыйсы кебек, педагог һөнәрен сайлый. 1945 елда ул Кушнаренкодагы татпедучилищены тәмамлый. Актив егет 1 курста ук училищеның профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлана, төрле конференцияләргә, җыелышларга йөри. Аннары Уфада узган югары уку йорты, башлангыч һәм урта мәктәп укытучылары профсоюз­ларының республика съездына делегат итеп җибәрелә, анда училищеда үткәрелгән чаралар турында җентекле чыгыш ясый. Һәм 15 кеше арасында Мәскәүдә үтәчәк РСФСР мәктәпләре укытучылары съездына делегат итеп сайлана. 1947 ел була бу. Башкортстан делегациясен съезддан соң Кремльдә Сталин кабул итә.
Училищеда укыган елларда студентлар алдында Кушнаренко районы прокуроры төбәктәге җинаятьчелек торышы турында еш чыгыш ясый торган була, студентларны җинаятьчелеккә каршы кө­рәштә катнашырга чакыра.
— Мин район прокуратурасында еш була идем һәм прокурор күрсәтмәсе буенча тикшерүчеләрнең җәмәгать башлангычындагы ярдәмчесе булдым. Бу соңрак минем нәкъ тикшерү органнарында эшләүне сайлавыма зур йогынты ясады. Мин Казан юридик институтына укырга кердем. Укыган елларда Казан шәһәре прокуратурасында, район судларында практика үттем, болар минем тикшерү органнарында эшләргә омтылышымны тагын да ныгытты. Анда эшкә калырга тәкъдим иткәннәр иде, ләкин мин туган Башкортстаныма кайтырга карар иттем, — ди Риф абый.
52 ел дәвамында ул республика прокуратурасының тикшерү органнарында эшли, төрле вазыйфалар били. Шул ук вакытта укытучы да була, Башкорт дәүләт универ­ситетының юридик факультетында укыта.
— Байтак укучыларым соңынан шәһәр һәм районнар прокурорлары булды, күпләре суд органнарында эшли. Тикшерү аппаратында эшлә­гәндә мин закон кысаларында аеруча авыр җинаятьләрне ачу һәм тикшерү буенча уңай тәҗрибә таратуга күп вакыт бүлдем. Законлылыкны ныгытуда прокурор күзәтүен гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә зур әһәмияткә ия. Бу эшне яхшырту максатында төрле район һәм шәһәрләргә чыгарга, прокурорлар һәм аларның урынбасарлары белән тиешле эшләр алып барырга туры килде, — ди Риф Хәбибулла улы.
Ләкин аның яратып башкарган төп эше, әлбәттә, җинаятьләрне ачу була. Ул алар турында бүген сәгатьләр буена сөйли ала. Туксан яшенә җитеп баруына карамастан, зиһене төгәл, акылы камил, хәтере яхшы. Ул үзе белән бергә теге яки бу җинаятьне ачуда катнашкан коллега­ларының гына түгел, һәр җинаятьченең исемен, хәлнең кайчан булганын төп-төгәл әйтеп бирә.
Миңа ул берничә киң яңгыраш алган җинаять турында бәян итте. Аеруча мөһим эшләр буенча тик­шерүче булып эшләгәндә аңа Уфа районындагы бер колхоз рәисе (фамилиясен Галиев дип алыйк) югалу факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерергә туры килә.
Вахитовка кадәр бу эшне икенче прокурор тикшерә һәм чегән милләтле тугыз кешегә, башка үтерүләр белән беррәттән, Галиевны үтерүдә дә гаеп белдерелә. Чөнки соңгысы югалыр алдыннан: “Мин чегәннәргә разборкага киттем”, дип язу калдырган була. Чегәннәрнең бишесен фәкать рәисне үтерүдә генә гаеплиләр. Шул ук вакытта Галиевның мәете табылмый.
— Эшне кабул итеп алгач, мин мәетне эзләп табу буенча катгый чаралар күрдем. Эзләмәгән җир калмады, сулыкларны водолазлар айкады, урманнар тикшерелде. Ләкин бернинди дәлил табылмады. Өстәвенә, башта гаепләрен таныган чегәннәр моннан баш тартты. Галиевның хатыны һәм кызыннан сорау алдым. Алар үзләрен тыныч тотты һәм әллә ничә тапкыр гаилә баш­лыгының саклык кассасында калган акчасын бирүне үтенделәр. Җыелган мәгъ­лүматлардан чыгып, мин Галиевның үтерелүенә шик­ләнә башладым, — дип искә ала Вахитов.
Һәм ул теге биш кешене тоткынлыктан азат итү турында карар чыгара. Ләкин республика прокуроры моның белән килешмичә, чегәннәр эшен Югары судка җибәрүне таләп итә. Хөкем карары белән алар барысы да төрле срокка төрмәгә утыртылалар.
Мәет юк икән, эш тә юк, җинаять тә юк, диләрме әле? Вахитовның күңелендә биш кешенең бер гаепсезгә хөкем ителү турындагы фикере көннән-көн ныгый. Галиев гаиләсен ташлап качып китәргә дә мөмкин, хатыны белән балалары көнләшү нигезендә даими рәвештә гауга куптарган була, ә гаилә башлыгы югал­ганнан соң аларны тик акча гына борчый...
Кыскасы, тәҗрибәле тик­шерүче ялгышмый. Галиев исән-имин Калуга өлкәсендә табыла. Ул анда яңа тормыш башлап, исем-фамилиясен алыштырып, мәктәптә укытучы булып эшләп йөри. Ә аның өчен бер гаепсез кешеләр төрмә шулпасы чөмерә. Алар иреккә чыгарыла. Вахитовны гаепсез кешеләрнең хөкем ителүе өчен җаваплылыкка тарттырырга маташып та карыйлар, ләкин ул теге вакытта гаепләүне туктату турындагы карарын күрсәтә. Шулай итеп чегәннәр дә, үзе дә иректә кала.
— Мин укучыларыма, җинаятьтә шиклеләргә гаеп­ләүне тиешле дәлилләр җыелганда гына белдереп бул­ганны онытмагыз, югыйсә, гаепсез кешене утыртып куюыгыз ихтимал, дип кат-кат кабатлый килдем, — ди “Русия Феде­рациясенең атказанган юристы” дигән абруйлы исемгә ия остаз бүген. Әйткәндәй, республикада бу исемне берничә кеше генә йөртә.
Риф Вахитов 2012 елда хокук саклау тәҗрибәсеннән алынган мисаллар белән баетып, булачак тикшерүчеләргә авыр җинаятьләрне ачуда ярдәмче булырдай уку әсбабы чыгарган. Бу китапны юристлар бестселлер урынына күрә. Кайбер шәһәр прокуратуралары аны музейларына куйган. Бу күләмле, җитди хезмәте өчен Вахитов бик күп рәхмәт сүзләре ишеткән. Ветеранның хыялы — әлеге китапны тагын да баетып, күләмлерәк итеп яңадан нәшер итү. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән килеш кала.
Киләчәктә Риф абыйга хыялларының тормышка ашуын һәм, 75 яшькә кадәр адвокат хезмәтен башкарып, хаклы ялга чыккан хатыны Рәйфә ханым белән кызы, оныклары хозурында тыныч, сәламәт тормыш телибез. Әйткәндәй, Вахитовларның ике кызы да табиб һөнәрен сайлаган, ә династияне оныклары Айгөл Галимова дәвам итә. Ул бүген — республика проку­ратурасының абруйлы белгече.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»