Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!”

15.04: “Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!”

“Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!”Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкы сорауларына җавап бирде.

Туры эфир ике сәгатьтән артык дәвам итте. Сөйләшү башланганчы ук халыктан ун меңнән артык сорау килде. Аларның күпчелеге ташкын, торак-коммуналь хуҗалык, юллар торышы, сәламәтлек саклау, субсидияләр, авыл хуҗалыгы, икътисад, мәгариф белән бәйле. Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләре халкы сөйләшүдә аеруча активлык күрсәтте. Сорауларны электрон хат белән, телефон,
WhatsApp, Viber, Telegramm аша бирергә мөмкин иде. Сорау бирүчеләр арасында 12 яшьлекләр дә, сиксәнне куучылар да булды. Сөйләшү туры эфирда Башкортстан юлдаш телевидениесендә, “Русия-Башкортостан”, “Вся Уфа” телеканалларында күрсәтелде, “Спутник FM” радиосында яңгырады.

Әйткәндәй, Рөстәм Зәки улы беренче тапкыр туры эфирда журналистлар сорауларына 2010 елда җавап биргән иде. Традиция дәвам итә. Мондый чарадан соң халыкны озак еллар дәвамында борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең тиз арада нәтиҗәле хәл ителүе игътибарга лаек.


“Зур су”га әзербезме?

Туры эфир барышында Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов язгы ташкын мәсьә­ләсен дә читләтеп үтмәде. Мәгълүм булуынча, быел кыш явым-төшем күп булганлыктан, ташкынның был­тыргыдан көчлерәк булуы көтелә.

Әлбәттә, зур сулыклар янәшәсендә яшәүчеләр аеруча нык борчыла. Төбәк җитәкчесе күңелсез хәлләр­не булдырмас өчен җитди чаралар күрелүе турында җиткерде.

– “Зур су” мәшәкать­ләренә алдан әзерләнү мөһим. Атап әйткәндә, су басу куркынычы янаган төбәкләрдән халыкны, мал-мөлкәтне вакытында эва­куацияләргә, милекне страховкаларга кирәк. Без мондый урыннарда яшәүче­ләрне кисәтү, тиешле мәгълүматны җиткерү өчен кулдан килгәнне эшләдек. Хәлнең төрле боры­лышына әзер булсак та, ташкынның зур зыян сал­мавына өмет итәбез, – диде Рөстәм Зәки улы.

“Хрущевка”лар сүтелерме?

Илебез шәһәрләрендә 60нчы елларда төзелгән “хрущевка”ларда яшәү шартлары, бүгенге таләп­ләрдән чыгып кара­ганда, уңайсыз: тар аш бүлмәсе, кысык бүлмәләр, күршеләрнең дивар аша ишетелгән шау-гөр килүе... Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов белән туры эфир барышында Уфа халкын “хрущевка”лардан заманча торакка күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде.

– 50нче еллар ахырында - 60нчы еллар башында төзел­гән биш катлы “хрущевка”ларны акрынлап сүтә башларга кирәк һәм бу максатка ирешергә мөмкин. Әлбәттә, моның өчен зур чыгымнар таләп ителәчәк. Үзем 20 елга якын шундый йортның бишенче катында яшәгән­лектән, бу мәсьәлә белән якыннан танышмын. Халык заманча, уңайлы, лифтлы, инвалидлар өчен пандуслы торакта яшәргә лаек. Бу эшкә кыю тотынырга уйласак, берничә объектны карый да башларга мөмкин. Иске һәм авария хәлендәге торакны сүткәндәге кебек, федераль органнар ярдәм итсә, яхшы булыр иде. Мәсьәлә катлаулы булса да, хәл итмәслек түгел, – диде Рөстәм Зәки улы.

Юллар, юллар, инде ничә еллар...

Былтыр Башкортстанда Юл фондының күләме 15 мил­лиард сум тәшкил иткән. Моңа карамастан, төбәктә юллар сыйфаты мактаныр­лык түгел. Рөстәм Хәмитов­ка туры эфирда бу мәсь­әләгә бәйле сорау да яңгырады.

– Башлыча, водитель белән йөрим. Кайвакыт руль артына үзем дә утырам. Чокыр-чакырлы, инде күптән юньле ремонт күрмәгән юлларга тап булсам, шушы тармакта югары вазыйфа биләүче кайбер кешеләр белән җитди сөй­ләшергә дә туры килә. Үткән кышта Уфа хакимиятенең юлларны кардан чистартуга тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмә­вен дә әйтми мөмкин түгел. Юл тыгыннарыннан халык ризасызлык белдерде, кеше­ләр “кәҗә сукмак­лары”н­нан йөрергә мәҗбүр булды. Бәлки, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән өстәмә тех­ника җәлеп итү таләп ител­гәндер. Ничек кенә булмасын, киләсе кышка җитдирәк әзерлә­нергә, җитәрлек күләмдә кар чистарту техникасы сатып алырга кирәк. Шәхси почтамда да юлларга бәйле бик күп шикаять булуы мәсьәләгә игъ­тибар җит­мәвен дәлилли, – дип җавап бирде Рөстәм Зәки улы.

Аграр тармакны субсидияләү

Туры эфир барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирү мәсьәләсе дә күтәрелде. Быел республика аграрийларына федераль һәм республика бюджетларыннан 3-4 миллиард сум субсидия бүлү күздә тотыла. Шулай ук, ташламалы шартларда кредитлау да каралган. Мондый ярдәмне тоярга комачаулаган төп киртә турында да сүз барды.

– Быелдан башлап авыл хуҗалыгында субсидияләрне салым буенча бурычлары булмаганнар гына алачак. Моңа бәйле хәлне өйрәнгәч, төбәктә авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренең яртысыннан күбесенең мондый бурычлары барлыгы ачыкланды. Әгәр дә предприятие салым түләми икән, без аңа ярдәм итүдән баш тартырга мәҗ­бүрбез. Апрель башына кадәр күбесе бурычын түләргә тырышкан. Авыл халкының иминлеге безнең өчен мөһим. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына киләчәктә дә ярдәм күрсәтеләчәк. – Язгы кыр эшләре алдыннан бик күпләрне борчыган әлеге сорауга Рөстәм Зәки улы шулай дип җавап бирде.

Халык сәламәтлеге – үзәктә

Башка еллардагы кебек, быел да туры эфир барышында сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар күп булды. Бу җәһәттән Бәләбәй шәһәрендәге бала тудыру йортын капиталь төзекләндерүне тизләтү, ЭКОга чиратларны киметү белән дә кызыксындылар.

– Республиканың сәламәтлек саклау системасы заманча, югары дәрәҗәдә булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Тармактагы күпчелек көнүзәк мәсьәләләр белән якыннан танышмын. Белгечләргә, табибка регистратурада язылу авыр булуын, электрон язылуның тиешле дәрәҗәдә оештырылмаганлыгын да яхшы беләм. Бөтен мәсьәләләрне җайга салырга тырышабыз һәм медицина учреждениеләренә югары таләпләр куябыз, – диде төбәк җитәкчесе.

Рөстәм Зәки улы Бәләбәй шәһәрендәге бала тудыру йортында төзекләндерү эшләренең киләсе елда төгәлләнәчәген әйтте. Әлегә бу төбәктә әни булырга әзер­лә­нүчеләрне Октябрьский һәм Приютово перинаталь үзәкләрендәге белгечләр кабул итә. Башкортстан Башлыгы быел республикада ана булу бәхетенә ирешергә теләүче 1500 кешенең ЭКО ысулыннан һәм мөмкинлекләреннән файдаланачагын телгә алды. Бу күрсәткечне саклап калу гына түгел, арттыру бурычы куелачак. Күптән түгел генә бу сан 100дән артмаган.

Уфаның Дим районыннан яңа поликлиника төзүне үтенеп сорадылар. Биналары төрле урыннарда урнашкан 47нче поликлиника шактый уңайсыз икән. Республика Башлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Сөйләшү барышында тармак өчен мөһим башка объектлар да телгә алынды. Әйтик, быел республика онкология диспансерының һәм республика кардиология диспансерының яңа хирургия корпуслары төзелә башлый. Моннан тыш, Уфада һәм районнарда яңа поликлиникалар төзү күздә тотыла.

Хезмәт хаклары

“Росстат” китергән мәгълүматлар буенча, 2017 елның гыйнварында Русиядә уртача хезмәт хакы – 35369, Башкортстанда 26760 сум булган. Рөстәм Зәки улы төбәкнең бу юнәлештә артта калуына аңлатма бирде.

– Башкортстанны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясендә хезмәт хакларын арттыру да игътибарга алынган. Әйткәндәй, соңгы 20-30 елда республикада уртача хезмәт хакы һәрвакытта илдәге күрсәткечтән түбәнрәк булды. Бу күренеш төбәктә 40 процентка якын халыкның авылда яшәве белән аңлатыла. Мисал өчен, Чиләбе өлкәсендә авыл җирендә – 15, Свердловск өлкәсендә – 14, Татарстанда 25 процент халык яши. Кызганычка каршы, бүген авыл уңганнарының хезмәт хакы шактый түбән. Мәсьәләне хәл итү өчен, беренче чиратта, авыл хуҗалыгында эш хакларын арттыру мөһим. Сүз продукцияләтә бирү түгел, тере акчалар турында бара. 26 мең сум начар түгел. Шул ук вакытта, хезмәт салучыларның 60 проценты 20 мең сумнан да азрак эш хакы ала. Соңгы елларда хезмәт хакы үсеше, халыкның кереме артуы буенча Идел буе федераль округында, илдә яхшы позицияләрне саклап калдык. Без мәсьәләне аңлыйбыз һәм эш хакларын арттыру өстендә эшлибез.

Матбугатка ярдәм итәргә кирәк!

Туры эфирда басма матбугатның бүгенге хәле дә игътибардан читтә калмады.

– Бүген матбугат авыр чор кичерә. Кайчандыр гәзитләрнең тиражлары 100,120,150 мең данәгә җитә иде. Бүген 15 мең тираж җыючылар да сирәк күренеш. Тиражлар ун тапкырга кимегән. Әлбәттә, гәзитләргә ярдәм итәргә кирәк. Урындагы басма матбугатка ярдәм итәбез. Аз тәэмин ителгәннәрне басма матубгатка яздыру турында да уйланабыз. Киләчәктә бу юнәлештәге планнар белән уртаклашачакбыз.
Республика Башлыгы басма матбугатның яшь буынны тәрбия­ләүдәге ролен дә сызык өстенә алды.

Инвестицияләр

Дуван районы волонтерлары яшьләрнең авылдан шәһәргә күченеп китеп, кире кайтмауларына игътибар юнәлтте. Алар якын киләчәктә республиканың төньяк-көнчы­гышында сәнәгать, агросәнәгать предприятиеләрен оештыру, яңа эш урыннары тәкъдим ителү белән кызыксынды.

– Яшьләрнең киләчәк белән кызыксынуы игътибарга лаек. Бүген республикада Төньяк-көнчыгышны һәм Урал аръягын үстерү программалары эшли. Бу территорияләр өчен салым ташламалары каралган. Санап үтелгән төбәкләрне бизнесны җәлеп итү, икътисад үсеше өчен шартларны яхшырту таләп ителгән үзенчәлекле икътисади зоналар буларак карыйбыз. Бүген инвестиция проектлары эзлибез. Төньяк-көнчыгышка инвестицияләр җәлеп итү без теләгәнчә нәтиҗәле бармый. Эшләп килгән предприятиеләрне ныгытабыз. Караидел районында Караидел елгасы аша күпер төзелә. Уфага һәм республиканың башка төбәкләренә туры, хәвефсез, сыйфатлы юлның файдалануга тапшырылуы хәлне уңай якка үзгәртергә тиеш. Инвестицияләр җәлеп итү эше беркайчан да тукталмый. Төньяк-көнчыгыш районнарда яшәүче халыкны, республика, федераль бюджетлары ярдәменә өмет итүдән тыш, үзләрен дә тырышырга чакырам. Бизнесны үстерергә, Чиләбе өлкәсенә авыл хуҗалыгы продукциясе белән чыгарга мөмкин.

Рөстәм Хәмитов 2016 елда Башкортстанның инвестицияләр җәлеп итү буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыгуын да сызык өстенә алды.

Шулай ук Рөстәм Зәки улына туризм, урман хуҗалыгы, фән, спорт, эшкуарлык һәм башка өлкәләргә кагылышлы күпсанлы сораулар яң­гырады. Аларның берсе дә җавапсыз калмады. Республика Башлыгы халыкны киләчәккә ышаныч белән карарга чакырды һәм мондый сөйләшүләргә һәрвакыт әзер булуын әйтте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»