Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкортстан – Русия Кораллы Көчләренең терәге

18.04: Башкортстан – Русия Кораллы Көчләренең терәге

Башкортстан – Русия Кораллы Көчләренең терәгеРеспублика хәрби комиссариатлары илдә иң яхшылардан санала.

Мәгълүм булуынча, Ватанны саклау илнең һәр гражданының изге бурычы санала. Шул ук вакытта бу эшне югары дәрәҗәдә, җиренә җиткереп оештыру мөһим. Мондый җаваплы бурыч хәрби комиссариатлар иңенә төшә. Тарих битләренә игътибар итсәк, илебездә хәрби комиссариатлар 1918 елның 8 апрелендә оештырыла. Беренче елларда ук Советлар илендә 7 – округ, 39 – губерна, 385 өяз һәм 7000 волость хәрби комиссариаты эшли башлаган. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә илне таркалудан, дошманнар тарафыннан басып алудан саклап калуга ирешелгән. Хәрби комиссариатлар бүген дә ил иминлеген тәэмин итүгә, яшь буында ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүгә зур өлеш кертә.


Әйтергә кирәк, ил дәрә­җәсендә хәрби хезмәткә барырга теләмәү­челәр арткан чорда да республикада солдат каешы буудан баш тартучылар берән-сәрән генә булды. Башкорт­станның хәр­би хезмәт тради­цияләре бай тарихлы. 1812 елгы Ватан сугышында 20 башкорт пол­кының катнашуы билгеле. Мәгълүм булуынча, французлар башкорт сугышчыларын мәр­гән­­лек­ләре өчен ихтирам иткән. Русия гаскәрләре фран­­цузларны илебездән куып чыгаргач, Көн­батыш Европа илләрен дә дошманнардан азат иткән. Гер­ма­ниядә Тюрингия җире­нең Шварц дигән авылында Карл Гюнтес исемле принц якташ­лары­бызның мәргәнлегенә шиклә­неп караган. Башкорт сугышчысы аткан ук Изге Лауренций чиркә­венең гөм­бә­зен тишкәч, ышанган һәм азат итү­челәргә зур хөр­мәт күр­сәткән. Еллар үткәч, ук череп, килеп төшкән. Урындагы халык мәр­гән башкорт сугышчылары турында хәтерне мәңге­ләш­терү максатында аның урынына тимердән ук урнаштырган.
Фашистлар Германиясе иле­безгә көтмәгәндә һө­җүм иткәч, хәрби комиссариатлар иңенә зур җаваплылык төшә. Мәгъ­лүм булуынча, сугышның беренче көннә­рендә совет гаскәр­ләре зур югалтулар кичерә. Дошманны тоткарлау, каршылык күрсәтү өчен тиз арада армия сафларын тулыландыру таләп ителә. Ил җитәкчелеге куйган изге бурыч үтәлә. 1941 елның 22 июнен­нән 1 июльгә ка­дәр Совет Армиясе сафларына 5 300 000 кеше чакырыла. Нибары тугыз көндә бу кадәр кешене җыйнап алу зур тырышлык таләп итә. Шуңа күрә иле­безнең дошманны җиңүгә ире­шүендә хәрби комис­сариат­ларның да өле­шен билгеләү мөһим.
Башкортстан ил иминлеген тәэмин итүгә бүген дә зур өлеш кертә. Русия Президенты указына ярашлы, быел язгы чакыруда 142 мең кеше армия сафларына алыначак. Шулар­ның 5100е Башкортстаннан булачак. Көзге чакыруда республикадан 5300 кеше солдат каешын буды. Аларның 3100е – коры җир, 320дән артыгы – хәрби-диңгез, 370е – махсус тәгаен­ләнештәге ракета гаскәр­ләрендә, 70тән артыгы – хәрби десант һәм 490ы милли гвардия һәм башка гаскәр­ләргә җибә­релгән. Әлеге вакытта Русия Кораллы Көчлә­рендә 11 меңнән артык якташыбыз хезмәт итә. Былтыр мең­нән артык егет контракт буенча хәрби хезмәтне сайлаган. Мондый казанышларга ирешүгә төбәк хәрби комиссариатлары да зур көч салган.
Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен үткәрү буенча республика берничә ел дәва­мында Русиядә алдынгы урыннарны били.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»