Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / МТСлар ил куәтен күтәрде

20.04: МТСлар ил куәтен күтәрде

Аларның эшчәнлеге бүген дә актуаль һәм үзен аклый.

Еллар үткән саен өлкән буын кешеләренең батырлыгына, аларның алдан күрә белүенә, туган илебезне дөньядагы иң күәтле дәүләт итүенә соклану, горурлану хисләре арта бара. ХХ гасырның 30нчы елларында аграр сәясәттәге беренче зур казаныш – машина-трактор станцияләре оештыру булды.


Бигеле булуынча, патша Русиясе дөньяда сабан-тырма иле булып санала. 1910 елда үткәрелгән исәп алу кампаниясе мәгълүматлары буенча крестьян хуҗалык­ларында 10 миллион чамасы агач рамлы сабан, 18,7 миллион тырма булган. Шәхси остаханәләрдә шул ук сабан, тырма, чалгы, урак, ат көченә нигезләнгән чәчкеч, иген сугу машиналары җитеште­рел­гән. Башкортстанда, мәсәлән, Дәүләкәндә санап үтелгән коралларның кайберләрен 1911-19 елларда алпавыт В. Каховский остаханәсендә чыгаралар. Гражданнар сугышы тәмамлангач, чит ил­ләрдән 34 меңнән артык тәгәрмәчле трактор сатып алына. Ә 1923 елда Петроградтагы Путилов исемен­дәге заводта (хәзер Киров исемен йөртә) тәгәрмәчле “Путилов-Фордзон” тракторлары җитештерелә башлый. Шул ук вакытта, техниканы вакытлыча куллануга бирү пунктлары 1925 елдагы 4500дән 1929 елга 11700гә җиткән. Өстәвенә, күп урыннарда җирне бергәләп эшкәр­тү оешмалары (ТОЗ) барлыкка килә. Ләкин зур күләм­ле совет хуҗалыкларын (совхозларны), бигрәк тә узган гасырның 20нче еллар ахырында оештырыла башлаган коллектив хуҗалыкларны (колхозларны) техниканы прокатка бирү пунктлары тулысынча канәгатьләндерә алмый. Хөкүмәт тарафыннан би­­релгән трактор, югары җи­тештерүчәнле башка авыл хуҗалыгы техникасын бер­ләш­тергән беренче машина-трактор станциясе (МТС) 1928 елда Одесса өлкәсенең Шевченко исе­мендәге совхозында оештырыла һәм эшли башлый. Бу предприя­тиенең уңышлы эшләгәнен күреп, СССР Хез­мәт һәм Оборона Советы 1929 елның 5 июнендә “МТС­лар төзү турында”гы боерык кабул итә. Шул ук елда “Тракторцентр” җитәкчелегендә ил буенча дәүләт МТСлары төзү киң колач ала. Алдарак оештырылган кооператив МТС­лар, трактор колонналары да бу җәмгыятькә буйсына. Ә 1930 елда “Тракторцентр” СССР Авыл хуҗалыгы халык комиссариаты составына кер­гәч, МТСлар оештыру дәүләт карамагына күчә. Башкорт АССРы буенча МТСлар төзү ныклап ВКП(б) өлкә коми­тетының 1930 елның 17 сен­тябрендә кабул ителгән боерыгыннан соң тормышка ашырыла башлый. Крестьянга кирәкле ярдәм күрсәтү өчен МТСларда җитәрлек техника да булырга тиеш. Ләкин ХХ гасырның 20нче еллар азагында иле­бездә күпсанлы трактор, комбайн, башка төр авыл хуҗа­лыгы машиналары җитеш­терү заводлары булмый. Бу мәсьә-ләне уңай хәл итү өчен Совет Хөкүмәте кискен чара­лар кабул итә башлый. Мә­сәлән, 1930-33 елларда сафка баскан Сталинград, Харьков, Чиләбе, Владимир трактор заводлары тәгәрмәч­ле СХТЗ-15, У-1,2, чылбырлы СХТЗ-НАТИ , С-60, 65 тракторлары чыгара башлый. Ә 1929 елда сафка баскан “Ростсельмаш” гигант-завод тагылма иген урып-җыю комбайны “Сталинец-1”ны МТС­ларга бирә. 1938 елда Парижда узган халыкара күр­гәз­мәдә бу комбайн Гран-при яулый. Запорожье, Саратов шәһәрлә­рендә чыгарылган “Коммунар” тагылма иген җыю комбайннары МТСларга җибәре-лә. 30нчы еллар башында эшли башлаган Мәскәү, Горький (хәзер­ге Түбән Новгород) шәһәр­ләрендә урнашкан йөк ташу машиналары җитеш­терү заводлары да ГАЗ-АА — “Полуторка”, ЗИС маркалы ав­томо­бильләрне МТСларга бирә. Шунысы да игътибарга лаек, сыйфаты, ышанычлылыгы, гадилеге, бәясе буенча алар чит илләрдә җитеш­те­релгән шул ук төр техникадан өс­тен­рәк була. Шулай итеп, иле­бездә ныклы матди-техник базасы булган күпсанлы МТСлар оештыру мөмкин­леге туа.
Безнең республикада МТСлар яхшы уйланылган план нигезендә оештырыла: аларда техника ремонтлау остаханәсе, җылы гараж, запас частьләр, ягулык-майлау материаллары складлары, үзаллы эшләүче электр станцияләре, казанлык, торак йортлар, кибет, клуб, китап­ха­нә, медицина пункты, мәк­тәп, балалар бакчасы, мунчалар салына, МТСның үзен тулысынча тәэмин итү шартларында эшләве күздә тотыла. Узган гасырның 30нчы еллары башында, мәсәлән, Стәрлетамак районында — Загородная, Миякәдә — Родниковка, Ишембайда — Петровское, Хәйбуллада — Садовое, Стәрлебашта — Первомайское, Шаранда — Зирекле, Зианчурада — Тазлар, Калтасыда — Краснохолмск, Нуриманда — Яңа Күл, Уфада Шакша бистәләре барлыкка килә. СССРда МТСлар оештыру авыл хуҗалыгында илдә генә түгел, ә дөнья күләмендә революцион күре-неш дип санарга була. Чөнки ул елларда җир шарының бер генә илендә дә СССРдагы совхоз һәм колхоз кебек зур хуҗалыклар оештыру, аларда басу эшләрен куәтле техника ярдәмендә башкару кулланылмый. МТСлар колхозларда башкарыла торган эшләрне махсус килешү нигезендә алып бара. Аның күләменә карап, колхозлар “натуртүләү” аша дәүләткә иген, мал продукциясе тапшыра, ягъни МТСлар дәүләт бураларын тулыландыручы ролен үти башлый. МТСлар колхозларга кыр һәм малчылык эшләрен фәнни нигезгә, алдынгы тәҗрибәгә таянып алып барырга, колхозчылар арасыннан тракторчылар, комбайнчылар, токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы, агроном, зоотехник, инженер, ветеринария табибы һәм башка һөнәр ияләрен әзер­ләүдә зур ярдәм күрсәтә. Кызыл Армия, Хәрби-диңгез флоты сафларына алынган техник белемле авыл егет­лә­­ре танкист, летчик, артил­лерист, элемтәче, сапер, штурман, шофер һәм башка бик кирәкле урыннарда хез­мәт итә. МТСлар зур хуҗа­лыклар — колхоз, совхоз — ярдәмендә ил халкын Бөек Ватан сугышы алдыннан тулысынча икмәк белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. МТС­ларда басуларда иген культуралары, малчылык продукциясе җитештерүдә зур уңышларга ирешкән кадрлар тәрбияләнә. Алар арасында, мәсәлән, илебездәге иң югары бүләк — Ленин ордены алуга ирешкән Дүр­төйле МТСы тракторчысы, соңрак директор булып эш­лә­гән Мөхәммәтҗан Сәяпов, Балакатай районы Ямаш МТСы тракторчысы Александр Патраков, Мәләвез районы Забельская МТСы тракторлар бригадасы бригадиры Алексей Чернышев, Хәйбулла районы Сакмар МТСы тракторчысы һәм аның директоры, соңрак район Советы рәисе булып эшләгән Хәйретдин Сынбулатов, Илеш районы Яркәй МТСыннан Кафия Галиева, Дүр­төй­ле районы Иске Баеш МТСыннан Фатыйма Фазлетдинова, Борай районы Борай МТСыннан Рәйхана Мөсли­мова, Кушнаренко МТСы тракторчысы Шәйми Шәйхат­таров кебек хезмәт батыр­ларының исемнәре халык күңелендә сакланып килә. 1940 елның 20 февралендәге СССР югары Советы Президиумы Указы нигезендә иле­бедәге дүрт МТС, шул исәп­тән Дүртөйле МТСы коллективы ирешкән югары уңыш­лары өчен Ленин орденына лаек була.
Бөек Ватан сугышы башлану белән МТСларда механизатор егетләр фронтка китә. Трактор, комбайннарда, башка техник вазыйфаларда эшләү хатын-кызлар иңенә төшә. Аларның саны МТСта эшләгән кадрларның 70 проценттан күбрәген тәшкил итә. Хатын-кыз механиза­тор­ларның сугыш чорында нинди шартларда зур җавап­лылык белән эшләве турында бер генә мисал китерәм. 2008 елда 85 яшен тутырган, 1939-49 елларда Авыргазы районы Шланлы МТСында такторчы булып эшләгән Мәй­мүнә Закир кызы Абдрах­манова (ире фамилиясе буенча Гыйззәтуллина) белән миңа озак сөйләшеп утырыр­га насыйп булды.

Зәки Кадиков,
БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,
Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Аксакаллар советы әгъзасы.


(Ахыры бар).


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сакланганны  саклар!
18-07-2017 :: Җәмгыять
Сакланганны саклар!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»