Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бәхәскә ноктаны кем куяр?

20.04: Бәхәскә ноктаны кем куяр?

Бәхәскә ноктаны кем куяр?Башкортстанда органик эшкәртелгән җир продукциясенә ихтыяҗ бармы?

Дөнья икътисадында, аграр сәүдә базарында “органик авыл хуҗалыгы” дигән төшенчә елдан-ел зуррак мәгънә ала. Җир эшкәртүдәге органик принцип туфракны минималь эшкәртүгә һәм бер үк вакытта минераль ашламалар, үсемлекләрне химия ярдәмендә саклау чараларын кулланмага нигезләнә. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, җирдә чимал яки продукция бары тик табигый шартларда үстерелгән, җитештерелгән булырга тиеш. Евросоюзда, көнбатышның байтак илләрендә органик авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ арта бара. Әйткәндәй, дөньяда органик культуралар биләгән мәйдан 35 миллион гектардан арта. Русиядә мондый җирләр 100 мең гектарга да җитми.
Кайчандыр игенчелек тармагын минераль ашламалар белән химияләштерүне илебездә алдынгы технологияләргә тиңлиләр иде. Әлбәттә, бүген ансыз ашлык үстерүне күз алдына китереп булмый. Европа халкы экологик яктан саф азык-төлеккә өстенлек бирергә тырышса да, аграр тармакта ашлама кулланудан берничек тә баш тарта алмый. Чөнки глобаль җитештерү шуңа нигезләнгән. Саннар телендә әйткәндә, мәсәлән, Кытайда һәр гектарга уртача — 396 килограмм, АКШта — 180 һәм Европада 230ар килограмм ашлама кертелә. Чагыштыру өчен: Русиядә бу күрсәткеч — 33 килограмм чамасы тәшкил итте. Әмма “химия”не азрак куллануның сәбәбе органик азык-төлеккә өстенлек бирү белән бәйле түгел, финанс хәлебез чикле. Аның каравы, без сыйфатлырак ризык белән тукланабыз, иң мөһиме — җирләребез үзенең табигый халәтен озаграк югалтмый дип тынычланырга була.
Русия Хөкүмәтенең узган ел расланган күрсәтмәсенә ярашлы, илдә 2030 елга кадәр авыл территорияләре стратегиясендә органик авыл хуҗалыгы авыл биләмәләрен үстерүдә үсеш ноктасы булып тора. Әлеге юнәлешне үстерүдә, шулай ук, органик туклану продуктлары белән тәэмин ителүче агротуризм һәм агропансионнарның санын арттыру күз уңында тотыла.
Башкортстанда органик авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләре бармы? Аграр предприятиеләргә ул нинди файда бирәчәк? Органик продукция стандартлары нинди таләпләр куя? Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы эшче төркем утырышында шушы проблема тикшерелде.


Органик авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләсенең Русия Хөкүмәте дәрә­җәсендә каралуы очраклы түгел. Ул шул ук вакытта берничә проблеманы хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
— Ил күләмендә әйләнештән төшеп калган басуларны тергезүгә игътибар артачак. Икенчедән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кимегән төбәкләрдә халык эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Русиянең тышкы сәүдә базарына экологик чиста продукция тәкъдим итүе һәм экспорт товарларына шул рәвешле югарырак бәя куя алуы аграрийлар өчен дә файдалы. Аннары, үзебезнең эчке сәүдә базарында да органик продукциягә сорау арта, монысы да мөһим, — диде киңәшмәдә эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Рәсүл Госманов.
Алдан ук шуны билгеләргә кирәк: Башкортстанда органик аграр җитеш­терүне арттыруга этәргеч бирүче норматив-хокукый база, дәүләт программалары юк. Иң мөһи­ме — аңа ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуы өйрә­нелмәгән. Аны җитеш­терүчеләргә дәүләт тарафыннан ниндидер караш булмау да мондый продукция базарын үстерә алмады. Әлбәттә, бу проблемалар җайга салынган хәлдә, һәркем органик азыкка өстенлек бирер иде. Ә бездә андый продукция чарасыздан — химия­ләштерүгә акча таба алмаганлыктан гына җитеш­терелә. Гәрчә, сәүдә базарында “органик продукция” ниндидер норматив таләпләр белән тәкъ­дим ителсә, аграр җитештерү-че­ләрнең күбесе мо­ңа игътибар итми калмас иде. Әйтик, республикада берничә ел бәрәңге уңышы аз булды. Чит илләр “ярдәм итте”. Әмма сатып алучы­ларның күбесе Европа илләрендә бәрәңге җыеп алынганчы аның химик препаратлар белән 14 тапкыр (рәсми чыганаклардан алынды. О. Т.) эшкәр­телүен белми иде. Баш­кортстанда тармак министрлыгы белешмәләре буенча, бәрәңге көзгә кадәр 6 тапкыр химик “сый” ала.
Русиядә органик җир эшкәртүгә кызыксыну арта башлады. 2013 елда Бөтенрусия органик эшкәртүчеләр берлеге дә оештырылды. Краснодар, Ульяновск, Воронеж өлкәләрендә хәтта бу юнәлештә үзләренең законнарын да кабул итеп өлгерделәр. Соңгы мәгълүматлар буенча Русиядә әлеге юнәлештә эшләүче коммер­циягә бәйле булмаган 70тән артык оешма бар. Аларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләр янәшәсендә урнашкан.
Башкортстанда органик җир эш­кәртү өчен алшартлар бармы соң?
Җирдә ашлама кулланмыйча гына ниндидер культура үстерү өчен аның табигый минералларга бай булуы төп шарт булып тора. Башкортстан аграр университеты галимнәре фикеренчә, республикада туфракта гумус запасы һәр гектарда уртача 50-600 тоннага кадәр тәшкил итә. Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре шуны ачыклаган: 35 ел дәвамындагы тикшерүләрдән күренүенчә, кара туфракта гумус күләме 1,8 процентка, ә 50 ел дәвамында 2,5 процентка ки­мегән. Моңа органик ашлама — мал тизәге кертүнең елдан-ел кимүе дә сәбәпче. Башкортстанда галимнәр тикшергән мәйданнарның 40-48 процентында известь җитешмәү дә зур борчылу тудыра.
Сөрентеләрдә үсемлекләр дө­нья­сы өчен мөһим булган микроэлементлар бик аз. Димәк, мондый шарт­ларда продукцияне минераль ашламалар кулланмыйча җитеш­те­рү мәсьәләсе проблемалы булып кала. Ихтимал, заманында басуларга органика кертүне киметмәгән булсалар, бәлки, бүген җирләребез уң­ды­рышлылыгын да ул кадәрле үк югалтмас иде. Аграр галимнәрнең һәр гектарга бер сыер малы туры килергә тиеш, дигән тәкъдимнәре дә еш яң­гырый иде.
— Башкортстанда органик җир эшкәртү элементларын файдаланучы хуҗалыклар бар, — диде утырышта авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин. — Хәйбулла районында “Лоскутов” фермер хуҗалыгы, мәсәлән, үз карамагындагы җирләрендә әлеге алымны 90 процентка файдалана. Ябык грунтта яшелчә үстерүче фер­мерларның өчтән икесе җирләрен биологик ысул белән эшкәртә.
Азат Салават улы фикеренчә, рес­публикада органик продукция җитештерү өчен җитәрлек мәйдан­нар да, фәнни-җитештерү куәте дә, фермер хуҗалыкларының кызыксынучанлыгы да җитәрлек. Әмма аны тиешле дәрәҗәдә көйләп җайга салуга комачаулаган төп сәбәп — мондый продукцияне югары бәягә сату өчен ихтыяҗ һәм базар булмавы. Билгеле, җиргә бернинди минераль ашлама яки пестицид кулланмыйча үстерелгән продукциянең бәясе күпкә югары булырга тиеш. Җирне органик файдаланучы хуҗа үзенең хезмәтен дә күп очракта хәвеф-хәтәр астына куя, төрле сәбәп белән зыян күргән­дә дә әлегә аны яклаучы юк.
Шул ук вакытта.
Республикада туфракның уңдырышлылыгы, минераль ашламалар кулланылмаган очракта, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 12 центнердан да артык уңыш бирә алмый.
Игенчелектә берникадәр “хи-мия”дән баш тарту мөмкинлеге бар. Башкортстанда “Башинком” предприятиесе, “Биомедхим” җәмгыяте һәм “Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча филиалы биологик ашлама һәм препаратлар тәкъдим итү белән шөгыльләнә. 2016 елда алар 15 мең тонна җитештергән, шу­ларның ике мең тонна чамасын республика хуҗалыклары файдаланган.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, республикада туфракның уңдырышлылыгын күтәрү буенча тәгаен чаралар дәүләт программасында анык бәян ителә. Анда басуларга органика чыгару төп юнә­лешләрнең берсе итеп күрсә­телгән. Республика Хөкүмәте әлеге максатларга акча бүлгән. һәм бу чаралар да, үз чиратында, республикада органик продукция җитештерүгә бер стимул булып торачак.
— Җиргә караш — кешеләргә бул­ган мөнәсәбәткә тиң булырга тиеш, — диде утырышта телгә алынган комитет рәисе урынбасары, депутат Римма Үтәшева. — Безнең республика үз халкын экологик яктан чиста продукция белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле. Органик җир эшкәртү — аграр җитештерүдә яңа, җаваплы юнәлеш. Моның өчен җир хуҗа­ларының гына түгел, гадәт­тәгедән кыйммәтрәккә тәкъдим ителгән органик продукциянең үз сатып алучысы да булу мотлак. Органик җир эш­кәртү белән шөгыльләнүче хуҗа­лык­лар бар икән — аларга дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкин­лекләре турында парламентта фикер алышу булачак, дип уйлыйм.
Аграр депутат Вадим Соколовның фикере дә бәхәсләшергә урын калдырмый кебек. “Минераль ашламасыз бүген югары уңышка өмет итеп булмый. Органик җир эшкәртүгә бирелеп басуларны сөрмичә дә ярамый. Ансыз чүп үләннәре бетмәя­чәк...” Әлеге проблемага нокта куелмады. Эшче төркем көзге парламент уты­рышларының берсен шушы мәсьә­ләгә багышларга кирәк, дигән тәкъ­дим кертте. Шулай да, органик җир эшкәртү белән бәйле күп сорауларга җавап табып булмады. Чөнки моның өчен федераль закон, башка норматив актлар кирәк. Эре аграр хуҗа­лыкларны бу юнәлешнең кызыксындыруы да шикле. Ә инде бернинди “химия” кулланылмыйча үстерелгән яки җитештерелгән ризыктан бик тә авыз итәсе килә. Хәер, аны бөтенләй оныттык та бугай инде.

Эксперт фикере

Рәзит Нурлыгаянов, Башкортстан дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы:

— Органик җир эшкәртүнең асылы шунда, уңыш бары тик туфракның үз уңдырышлылыгы нигезендә генә формалаша. Орлык бары тик биологик препаратлар белән эшкәртелеп чәчелә һәм җир органик ашлама белән генә тукландырыла. Органик ашлама булмаганда, сидераль культуралар чәчү тәкъдим ителә. Бу очракта яшел масса сөрелеп, туфрак минераль элементлар белән баетыла.
Минималь яки “ноль”гә эшкәртүне һич тә органик җир эшкәртү белән тиңләргә ярамый. Туфрак мондый ысул белән эшкәртелгән очракта чүп үләннәре, төрле чир чыганаклары, корткычлар исән килеш калачак.
Әлбәттә, бүген туфракның уңдырышлылыгын күтәрү органиканы күбрәк кертүгә нигезләнергә тиеш. Бу — зур мәшәкатьле, чыгымлы эш. Шуңа күрә дәүләт басуга органика чыгаручы аграр хуҗалыкларга ярдәмне бермә-бер арттырырга бурычлы, дип уйлыйм. Әгәр сыер малы тизәге берничә ел дәвамында ферма янында яки башка урыннарда басуга чыгарылмыйча өелеп ята икән — хуҗалыкны штраф салу юлы белән җәзага тарттырырга кирәк. Кошчылык фабрикалары янәшәсендәге шундый проблемаларның экологлар игътибарыннан читтә калуы да борчый.
Әгәр органик җитештерү турында сүз алып барыла икән, телгә алын­ган проблемаларны башта хәл итү кирәк. Игенчелектә органик чиста продукция җирне тирән сөрүгә, химик эшкәртелмәгән орлык чәчүгә, чүп үләннәренә каршы көрәшүдә агротехник чаралар куллануга (туфракны берничә тапкыр культивацияләүгә, рәт арасын эшкәртүгә), чәчү әйлә­нешендә кузаклыларны кертүгә нигезләнергә тиеш. Республикада бу юнә­­лештә эшләргә теләк белдерүче хуҗалыкларга ярдәм итәргә сә­ләт­ле галимнәр, белгечләр бар.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сакланганны  саклар!
18-07-2017 :: Җәмгыять
Сакланганны саклар!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»