Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Төбәкара бәйләнешләрне көчәйтү юлында

22.04: Төбәкара бәйләнешләрне көчәйтү юлында

Төбәкара бәйләнешләрне көчәйтү юлындаБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә КХРның Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышы делегациясенең рәсми сәфәре барышында Федерация Советында үткән Русия-Кытай дуслыгы җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда чыгыш ясады.

Анда Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян, Русия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Дмитрий Мезенцев, Кытай белән актив хезмәттәшлек итүче төбәкләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Валентина Матвиенко белдерүенчә, халыклар арасындагы күпьеллык дуслык йолалары Русия-Кытай стратегик партнерлыгын төзү өчен ныклы нигез булып тора. Федерация Советы башлыгы Русия белән Кытай арасында икътисади үзара бәйләнешнең төрле өлкәләрдәге өстенлекле хезмәттәшлек юнәлешләрен атады. Ике ил икътисадының арытабангы үсеше өчен Валентина Матвиенко төбәкара бәйләнешләрнең куәтен тулысынча файдаланырга тәкъдим итте.

Чжан Дэцзян сүзләренә караганда, Дуслык җәмгыяте еллар дәвамында Русия-Кытай бәйләнешләрен ныгыту өчен күп көч салды. Аның фикеренчә, Русия һәм Кытай әлеге вакытта икеяклы мөнәсәбәтләрнең иң югары дәрәҗәсенә иреште.

Рөстәм Хәмитов үз чыгышында очрашуда тикшерелгән парламентара бәйләнешләрне үстерү буенча тәкъдимнәр һәм башлангычлар, беренче чиратта, төбәк дәрәҗәсендә озайлы хезмәттәшлекне ныгытуга булышлык итәчәк, дип белдерде.

Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, республика көн саен “Идел-Янцзы” бизнес һәм фәнни җәмәгать вәкилләре белән эшли.
— Русиянең Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Янцзы елгасының Югары һәм Урта агымы провинцияләре арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркемнәр даими очрашып тора, — диде Рөстәм Хәмитов. — Берничә көн элек Уфада мондый очрашу үтте. Июньдә без әлеге мөһим эшне үстерү һәм дәвам итү өчен Кытайга барабыз.

Төбәк җитәкчесе агымдагы елда Башкортстанда Русия-Кытай нейрохирургларының беренче конгрессы узачагын белдерде һәм Кытай коллегаларын республикада үтүче форум һәм фестивальләрдә актив катнашырга чакырды.

Дмитрий Мезенцев Башкортстанның Кытай төбәкләре белән хезмәттәшлек булдырудагы казанышларын югары бәяләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Иң сыйфатлысы –  Башкортстанда!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иң сыйфатлысы – Башкортстанда!
Сез, әйтерсең,  фәрештәгә тиң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез, әйтерсең, фәрештәгә тиң
Янә бер тапшыру ябыла
17-08-2017 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
17-08-2017 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
17-08-2017 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»