Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсе

22.04: Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсе

Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсеБашкортстан Хөкүмәтенең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Төбәкнең социаль-икътисади үсеше турындагы мөһим мәгълү­мат­лар, алда торган бурычлар Дәүләт җыелышы-Корылтайның 41нче утырышы кысасында тәкъдим ителде. Утырыш эшендә Башкортстан Баш­лыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җые­лышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, төбәк предприятиеләре, муниципаль берәм­лекләр җитәкчеләре, депутатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.


– Макроикътисади күрсәткечләр үсешен, финанс тотрыклылыгы ныгуын, социаль бурычлар үтәлүен былтыр ирешкән төп казанышлар дип саныйм, – диде Рөстәм Зәки улы. – Ел йомгаклары буенча сәнәгать үсеше 2,6 процентка арткан. Авыл хуҗалыгында да үсеш күзәтелә. Төп капиталга инвестицияләр күләме 104,2 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында алдынгы урынга чыкканбыз. Бюджет өлкәсендә дә игътибарга лаек нәтиҗәләр бар. Елны 10 миллиард сум профицит белән тәмам­ладык. Бөтен социаль бурычлар да тулы күләмдә финансланды. Бюджет өлкә­сендәге аерым категория хезмәт­кәрләре буенча “юл карталары” гамәлгә ашырылды. Гомумән, хезмәт хаклары артты һәм эшсезләр кимеде.
Республика Башлыгы хәл итәсе мәсьәләләрне дә читләп үтмәде. Төбәкнең кайбер район һәм шәһәрләрендә демографик хәл начараюы күзәтелгән. Мәсьәлә республика җитәкчелеге тарафыннан каралган һәм якын киләчәктә хәл итү юллары билгеләнгән.
Рөстәм Зәки улы мәшгульлек, югары хезмәт хакы түләнгән эш урыннары булдыру мәсьәләсен гражданнар кооперациясе, кече хуҗалыклар, микропредприятиеләр оештырып хәл итәргә чакырды.
Узган атнада республика Башлыгы белән оештырылган туры эфир да телгә алынды. Барлыгы тугыз меңгә якын сорау килгән.

Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсеКонстантин ТОЛКАЧЕВ,
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:

— Республика Хөкүмәте отчеты Башкортстанның икътисади авыр­лыкларны уңышлы җиңеп чыгуын күрсәтте. Русиядә уртача алганда төп күрсәткечләр буенча яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Узган ел бюджетын 10 миллиард сум дефицит белән кабул иттек, әмма нәтиҗәдә елны шул ук суммага профицит белән тәмамладык. Бу Хөкүмәтнең килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итүенә, үзгәрешләрне үз вакытында кертүенә бәйле.
Без үзебез, беренче чиратта, сайлаучылар алдында гадел булырга тиеш. Әйткәндәй, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Премьер-министр Рөстәм Мәрдановның чыгышлары тәнкыйть белән сугарылды. Алар Хөкүмәт һәм депутатлар хәл итәсе проблемаларны атады. Бу, беренче чиратта, гражданнар тормышына, матди байлык сыйфатына, демографик хәлгә кагыла. Кызганычка каршы, халык макроикътисади күрсәт­кечләрнең яхшыруын тулысынча тоймады. Агымдагы елда хәл яхшы якка үзгәрер, дип ышанам. Бу тема безнең уртак эш булачак.


Башкортстан инвестицияләр җәлеп итү буенча илдә алдынгы урыннарны били. Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, соңгы биш елда Республика адреслы инвестиция программасы (РАИП) аша 250дән артык объект төзелеше финансланган, 15 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Тагын 13,5 миллиард Уфага юл фонды аша юнәлтелгән. Былтыр башкалабызга гомум ярдәм күләме 13 миллиард сумнан артып, Уфа бюджетының 60 процентын тәшкил иткән.
Мәгълүм булуынча, төбәктә төпкел районнарны үстерү буенча да күп эшләнә.
– Урал аръягын һәм Төньяк-Көнчыгышны үстерү программалары гамәлгә ашырыла. Күмертау белән Бәләбәй алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре исемлегенә керде. Башка моношә­һәрләргә дә мондый статус бирү өстендә эш бара. Гомумән, социаль иминлек, яшәү дәрәҗәсе мәсьәлә­ләре үзәктә кала, – диде республика Башлыгы.

Икътисад һәм социаль тотрыклылык

Арытаба сүзне Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов алды.
– Ел җиңел килмәсә дә, икътисадның тотрыклы үсеше һәм социаль тотрыклылыкка комплекслы план буенча нәтиҗәле эш алып барылды. Аның кысасында федераль программалар буенча бурычлар үтәлде, мохтаҗ гражданнарга өстәмә ярдәм күр­сәтелде, төп икътисади тармакларга игътибар бү­ленде һәм бюджетның инвестиция чыгымнары арттырылды. Гомумән, былтыр бу чараларга 29 миллиард сум юнәлтелде. Шуның 20 миллиард сумы – республика, тугызы федераль бюджеттан бүленде. Иң күп чыгым – 6 миллиард сум муниципаль берәм­лекләргә бүленде. Республика адреслы инвестиция программасын арттыруга – 3,9, бюджет өлкәсендә хезмәт хакларын арттыруга – 3,7 миллиард сум тотынылды.
Республиканы 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе кысасында эш быел тагын да нәтиҗәлерәк дәвам итәчәк.

Сәнәгать һәм инвестицияләр

Соңгы өч елда Башкортстанда сәнәгать үсеше дәрәҗәсе Русиядәге уртача күрсәткечтән арткан. Узган ел йомгаклары буенча, республикада сәнәгать җитештерүе индексы 102,6 процент тәшкил иткән. Башкортстанның биш предприятиесе куәтле инвестиция килешүләре төзүгә ирешкән. Гамәлгә ашырыласы проектлар буенча инвестицияләр күләме 90 миллиард сумга якын булачак һәм өч меңгә якын яңа эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Былтыр барлыгы 58 миллиард сумга дүрт инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә, барлыгы 600дән артык кеше яңа эш урынлы булган. Иң куәтлеләренең берсе – Салаваттагы пар-газ җиһазы. Аны гамәлгә ашыру өчен 28,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән.
Төбәк предприятиеләре башка төрле ярдәм дә тойган. Әйтик, сәнәгатьне үстерү буенча федераль фонд белән хезмәттәшлек кысасында Башкорт­станның биш предприятиесе 1,4 миллиард сумлык биш процентлы ташламалы займнан файдаланган. Безнең җитештерүчеләр чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру буенча эре корпорацияләр белән килешүләр төзегән.

Торак төзелеше

Былтыр төбәктә, 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, төзелеш күләме 97,4 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта, Русия төбәкләрендә бу күрсәткечнең кимүе күзәтелгән. Гомумән, былтыр безгә 2,7 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 2015 елдагыдан 0,3 процентка арткан. Төбәктә ипотека кредитлары өстәмә субсидияләнгән. Нәтиҗәдә, былтыр республикада ипотека кредитлавы күләме 40 процентка артып, 44 миллиард сумга якынлашкан.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларга бюджеттан 2,7 миллиард сум юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, 2,5 мең гаиләнең торак мәсьәләсе хәл ителгән. Шул ук вакытта, 6,5 мең кеше авария хәлендәге йортлардан яңа фатирларга күчерелгән. Якын киләчәктә республикада 90 мең кешегә 4,5 миллион квадрат метр социаль торак төзү күздә тотыла.

Юллар

Былтыр төбәктә норматив таләпләргә җавап биргән автомобиль юллары 54,5 процентка җиткерелгән. Гомумән, 2016 елда республикада юл фонды чыгымнары 14,8 миллиард сум тәшкил иткән. 2015 елдагыдан өч миллиардка артыграк. Шуның 2,9 миллиарды – федераль бюджеттан бүленгән. Акчалар исәбенә 900 чакрымнан артык юл, күперләр төзекләндерелгән һәм 100 чакрым юл төзелгән. Уфада Агыйдел аша яңа күпер төзелеше дә тәмамланган.

Агросәнәгать

Мәгълүм булуынча, Башкортстан аграр төбәк санала. Республика сөренте җирләре, терлек саны, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча ел саен югары казанышларга ирешә. Тармак үсешенә былтыр да җитди игътибар бүленгән. Атап әйткәндә, төбәк аграрийларына 8,4 миллиард сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Күпчелек акчалар агросәнәгать предприятиеләрен субсидияләүгә юнәлтелгән.
Гомумән, былтыр авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше 0,8 процент тәшкил иткән. 3,3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. 1,4 миллион тоннадан күбрәк шикәр чөгендере җитеш­терелгән. Ит, тавык йомыркасы җитештерү дә арткан.
Авыл хуҗалыгында 746 яңа эш урыны тәкъдим ителгән. Аларның күпчелеге тугыз миллиард сумнан артык инвестицияле Башкортстан ит компаниясе проектына туры килә.

Торак-коммуналь хуҗалык

Былтыр төбәктә күпкатлы йортларны капиталь ремонтлауга 2,7 миллиард сум юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, гомум мәйданы 4,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән 1200 күпкатлы йорт капиталь ремонтланган. Башка юнәлешләрдә дә казанышлар бар. Әйтик, унбер районда 1400 фатирда яшәүчеләр аерым ягып җылытуга күчерелгән. Бу эшләргә бюджеттан 226 миллион сум бүленгән. Республика законынына үзгәрешләр керткәч, гомум милекне капиталь ремонтлаганда өлкән яшьтәгеләргә ташламалар каралган. Атап әйткәндә, 70 яше тулганнарга 50 процент ташлама ясала. Туксанны куучылар түләүдән бөтенләй азат ителгән.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм

Былтыр ишле бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм 6,2 процентка артып, 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Гомумән, 26 мең шундый гаилә республика бюджетыннан торак-коммуналь хуҗалыгы чыгымнарын каплау өчен 290 миллион сумга якын акча алган. Барлыгы 42 миллион сумга 1090 социаль контракт төзелгән. Шул ук вакыт эчендә социаль юнәлешле, коммерциягә карамаган 59 оешма 460 миллион сум субсидия алган. Бу акчалар исәбенә мохтаҗлар яшәгән йортларда социаль ярдәм күрсәтелгән.

Демография

Былтыр республикада демографик сәясәт үлем очракларын киметеп, туымны, гомер озынлыгын арттырып, миграцион агымны киметүгә юнәл­телгән. Һәр юнәлештә дә казанышларга ирешелгән. Тәгаен нәтиҗәләргә килгәндә, республикада гомер озынлыгы бер елга артып, 71 яшь тәшкил итә. Ел йомгаклары буенча төбәктә халык саны да күбәйгән. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны кимегән. Бу күрсәткеч буенча илдә 12нче урынга күтә­релгәнбез.

Мәгариф

Башкортстанда балаларны бер сменалы укытуга күчерү төп максатларның берсе саналган. Былтыр бер сменада укучылар артып, 88 процент тәшкил иткән. Бу максатка төбәктә мәктәпләрне төзеп һәм төзекләндереп 2424 укучы урыны оештырып ире­шелгән.
Бүген республикада 1375 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларда 444,4 мең бала укый. Быел бер сменада гына белем алучы мәктәп­ләрне 90 процентка җиткерү күздә тотыла.
Балалар бакчаларына чиратларны киметү, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне патронат гаиләләргә урнаштыру да төп бурычларның берсе булып калачак.
Рөстәм Хәбиб улы республика Хөкүмәтенең башка тармаклардагы, юнәлешләрдәге эшчәнле­генә дә йомгак ясагач, сорауларга җавап бирде.

Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсеРәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе:
— Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның чыгышын мин Башкортстанның дәүләт власте органнары эшчәнлегенә фәлсәфи карашы белән чагыштырыр идем. Рөстәм Зәки улының республикада икътисадны үстерү перспективасы, гражданнарны борчыган проблемалар хакында гына түгел, кешеләрнең яшәеше, көндәлек эшчәнлеге, демография һәм башка мәсьәләләр буенча тәкъдим-фикерләре дә игътибарга лаек. Ул: “Безнең республика халкы мәнфәгатьләре өчен барысы да бар. Без — җитеш республика. Бары тик эшләргә генә кирәк”, — диде. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.


Игътибар үзәгендә – халыкның яшәү дәрәҗәсеРәшит ХӘЙРУЛЛИН, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык буенча комитеты рәисе:
– Ел йомгаклары Башкортстан Хөкүмәтенең макроикътисади күрсәткечләргә ирешүе турында сөйли. Сәнәгатьтә тулаем продукция, төп капиталга инвестицияләр, җитештерелгән инновацион продукция дә арткан. Республиканың нефть-химия территория кластеры Русия күләмендә җиңеп, грантка лаек булган. Бизнес белән шөгыльләнүчеләр күбәйсә дә, кече Һәм урта эшкуарлар саны артмаган. Бу юнәлешкә игътибарны арттыру таләп ителә. Сәүдә турында законны камилләштерү өстендә эшлибез. Былтыр төбәк халкының реаль керем кимүе нәтиҗәсендә товар әйләнеше 96 процент тәшкил иткән. Чыгышларда әйтеп үтелүенчә, беренче чиратта, халыкның керемен арттыру таләп ителә. Икенчедән, халыкка үзебездә кечкенә предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарлар барып җитсен өчен шартлар тудырылачак. Сүз зур шәһәрләрдә халыкка якын кибетләр ачу турында бара. Төбәкнең фермер хуҗалыкларына республикада эшчәнлеген киң җәелдергән федераль сәүдә челтәрләренә үз продукциясе белән керү җиңел түгел. Бездә күмәртә-логистик базалар юклыгы комачаулый. Шуңа күрә, кибетләребездә илнең ерак төбәкләреннән китерелгән продукция сатыла. Шул ук вакытта, алар үзебездә дә җитештерелә. Башкортстанда җитештерелгән продукция хакы, сыйфаты буенча да читтән китерелгәннән яхшырак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үзәктә — кадрлар мәсьәләсе
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Үзәктә — кадрлар мәсьәләсе
Максатыбыз —  халыкка хезмәт итү
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Максатыбыз — халыкка хезмәт итү
Дин тарихын үзгәрткән җыен
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Дин тарихын үзгәрткән җыен
Май, хезмәт һәм шашлык!
28-04-2017 :: Җәмгыять
Май, хезмәт һәм шашлык!








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»