Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дин тарихын үзгәрткән җыен

29.04: Дин тарихын үзгәрткән җыен

Дин тарихын үзгәрткән җыенРусия мөселманнарының I cъездына – 100 ел.

Русиядә Ислам диненә байтак гасырлар дәвамында мөнәсәбәт яхшылардан булмый. ХVI-XVIII гасырларда ул ярымтыелган хәлдә яшәде. 1755 елгы Батырша күтәрелешеннән соң гына хөкүмәт мөселманнарга мөнәсәбәтен үзгәртергә мәҗбүр булды, җәмәгать тәртибе белән мәчетләр төзергә, мәдрәсәләр ачарга рөхсәт бирелде. 1789 елда Уфада Үзәк Диния нәзарәте ачылуы Русиядә Ислам диненең рәсми рәвештә танылуын аңлатты. Шулай булса да, ул рәсми православие диненә көндәш буларак кабул ителде, аңа үсү өчен шартлар тудырылмады. 1905-1906 һәм 1914 елларда Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә Русия мөселманнарының дүрт җыены узса да, алар рәсми статуска ия булмады. Бары тик 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына диннәр арасында илдә чын тигезлек урнашты.


Шушы елның мартында IV Дәүләт думасының мөселман фракциясе Русия мөселман­нарының cъездын үткәрү турында карар кабул итә. Җыен 1917 елның 1-11 маенда Мәс­кәүдә үтә. Аның эшендә илнең төрле төбәкләреннән җыелган 830 делегат катнаша. Шулар­ның 800гә якыны төрле сәяси партияләр­дән була. Бары тик большевиклар гына җыенны инкарь итә. Съезд барышын Бөекбритания һәм АКШ журналистлары, Мәс­кәү һәм Петроград шәһәрлә­ренең матбугат вәкилләре яктырта. Форум Коръән аятьләрен уку белән ачыла.
Съездда беренче булып Петроград шәһәреннән килгән дин галиме Муса Биги чыгыш ясый. Шунда ук җыенның Президиумы сайлана. Аның составына Уфадан Ибраһим Әхтәмов, Казаннан И. Алкин, А. Цаликов, С. Якубова, Казан губернасыннан М. Биги, Х. Габәши, Урал өлкәсен­нән X. Досмөхамәдов, Мәскәүдән Гаяз Исхакый, Ырынбурдан Фатих Кәрими, Кырымнан Җ. Сәетәхмәтов, Бакудан А. Топчибашев, Төркестаннан У. Ходжаев керә. Вакытлы хөкүмәт исеменнән cъездга мөрәҗәгать белән Эчке эшләр министр­лыгының департамент җитәк­чесе С.А. Котляревский чыгыш ясый.
Форум үз эшен тугыз сек­циягә бүленеп башлый. Алар Русия­нең эчке дәүләт корылышы, эш­челәр һәм аграр мәсьәләләргә, хатын-кыз, дин, мәгариф, хәрби, урындагы үзидарә проблемаларына багышлана. Учредительный Соб­раниегә әзерлек алып баруга аерым секция багышлана.
Съезд, төп мәсьәләләрнең берсе итеп, мөселманнарның беренче Бөтендөнья сугышына мөнәсәбәтен билгели. Ул бик каршылыклы була: бер яктан, дин әһелләре аннексия һәм контрибуцияләрсез солыхны яклап чыгыш ясый; шул ук вакытта, Вакытлы Хөкүмәтнең 27 мартта кабул ителгән мө­рәҗәгатен яклап, халыкны Русиянең азатлыгын яклап соңгы тамчы кангача көрә­шергә чакыра.
Уфа делегаты Г. Терегу­ловның докладыннан соң илдә башлангыч мәктәптә уку барлык балалар өчен дә мәҗбүри булуы, аларның бушка белем бирүе һәм мотлак рәвештә урыс теле укытылуы турында карар кабул ителә.
Аграр мәсьәләдә делегатлар уртак фикергә килә алмыйлар. Башкорт делегатлары Уфа губернасында җир мәсьә­ләсен хәл итүне Ырынбурда узачак Бөтенбашкорт Корылтае карамагына калдыра. Төр­кестан делегатлары кыргызлар (казахлар) яшәгән җирләрнең язмышын да аларның үзләре хәл итүен таләп итә.
Хатын-кыз проблемаларына багышланган секциядә гүзәл затлар­ның сәяси һәм гражданлык хокуклары ягыннан ир-атлар белән тигез булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. Өстәвенә, ирләргә күп хатын алу тыела. Тарихта беренче тапкыр нәзарәт җитәк­челегенә хатын-кыз – Мөхлисә Буби сайлана.
Эшчеләргә багышланган сек­циядә 8 сәгатьлек эш көне кер­телү, хезмәт бирүче исә­бенә пенсия билгеләү яклана; 16 яшь­кә кадәрге балаларны хезмәткә җәлеп итү, хатын-кызларны авыр һәм зыянлы эшләргә тарту, штрафлар тыела. Хәрбиләр исә милли армия төзүне яклап чыгалар. Учредительный Собра­ние­гә сайлауларда мөсел­маннар аерым блок төзеп катнашу карарына киләләр, шул ук вакытта аларга уң пар­тия­ләр белән блокларга керергә рөхсәт бирелә.
Җыенда Ырынбур мөсел­ман Диния нәзарәтен үзгәртеп кору турында карар кабул ителә һәм алдагы съездга кадәр эшләүче Вакытлы Диния нәзарәте оештырыла. 11 майда мөфти вазый­фасына сайлаулар үтә. Тарихта тәүге тапкыр ул альтернатив характерда була. Мөф­тилеккә биш кандидат – С. Максуди, Х. Га­бәши, М. Бигиев, Г. Буби һәм Бишенче Казан җәмигъ мәчете имамы Галимҗан Баруди дәгъва итә. 292 делегаттан 257 тавыш Баруди файдасына бирелә. Беренче тапкыр мөф­ти император тарафыннан билгеләнмичә, ирекле рәвеш­тә, дин җәмәгать­челеге тарафыннан сайлана.
11 майда Гаяз Исхакыйның тәкъдиме белән Бөтенрусия Үзәк мөселман советы – Милли Шура сайлана. Ул илнең барлык мөсел­ман эшләрен алып барырга, координа­цияләргә тиеш була. Шурага барлыгы 30 әгъза сайлана. Алар составыннан Башкарма комитет әгъзалары бил­ге­ләнә. Алар арасында Әхмәт­зәки Вәлиди һәм Гаяз Исхакый кебек күренекле фән-әдәбият вәкилләре дә була.
Җыенда мөселманнарның II cъездын Казанда уздырырга карар ителә. Съезд Шәмси Асадуллаев­ның истәлегенә Коръән уку белән тәмамлана. Ул җыен үткән бинаны Мәскәү мөселманнарына бүләк иткән була. Бу игелекле зат турындагы халык хәтере бүгенге көнгә кадәр саклана.
Җыеп әйткәндә, әлеге съезд илдә барган үзгәртеп кору про­цес­сларының, кызу бәхәсләрнең ачык чагылышы булып тора. Аны мөсел­ман­нарның беренче ирекле фикер алышу мәйданы дип тә атарга мөм­кин. Кызганычка каршы, большевиклар хаки­мияткә килгәч, дингә карата ярсу һөҗүм башлана һәм мондый съездлар үткәрү хакында уйлау да тыела. Делегатлар­ның күпчелеге Сталин репрес­сияләре елларында һәлак ителә. Караңгы репрессияләр елларында әлеге җыен мөсел­маннар күңелендә якты бер истәлек булып мәңгелеккә уелып кала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»