Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ак калфакның табылган чагы, Туганнарның сагынган чагы

29.04: Ак калфакның табылган чагы, Туганнарның сагынган чагы

“Ак калфак” республика хатын-кызлар оешмасы вәкилләре:  Гөлнарита Камалова, җитәкчесе Люция Вафина, Фәнзилә Тибеева, Зөһрә Исламова.“Ак калфак” республика хатын-кызлар оешмасы вәкилләре: Гөлнарита Камалова, җитәкчесе Люция Вафина, Фәнзилә Тибеева, Зөһрә Исламова.Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтте.

Ир-ат гаилә терәге булса, хатын-кыз – аның тоткасы, шушы учакны сүндермәү өчен зур тырышлык салучы гүзәл зат. Нәсел дәвамы – бала да аның нәфис кулларына тапшырылган. Ир хатыны, бала анасы булу – гаиләдә хатын-кызның төп бурычы. Сабыйны багу өс-баш бөтенлегенә, тамак туклыгына, ягъни матди иминлеккә ирешү генә түгел әле, аңа иң зур байлык – туган телне өйрәтү, рухи, милли мирасны җиткерү дә. Милләтнең киләчәге, беренче чиратта, гаиләгә бәйле булуы бәхәссез.

Шушы мәсьәләләр турында сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашырга Казанга V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына Русиянең 65 төбәгеннән, 18гә якын һәм ерак чит илдән 450дән артык кеше җыелды.
Башкортстаннан “Ак калфак” республика оешмасы рәисе Люция Вафина җитәкчелегендә 36 гүзәл затны берләштергән иң күпсанлы делегация баруы әлеге бурычларны җитди җаваплылык тоеп гамәлгә ашыручы хатын-кызларыбызның шушы иҗтимагый хәрәкәттә абруй казануын дәлилли.


“Арча ягы бигрәк матур”
Ел саен оештырылучы форумнар бер-берсенә эзмә-эзлекле бәйлелеге белән аерылып тора. Алдагыларында гаилә һәм җәм­гыять, мәдәният һәм мәгариф, татар хатын-кызлары хәрәкәте мәсьә­ләләре уртага салып сөйлә­шенде. Җыеннар арасында билге­ләнгән бурычларны гамәлгә ашыру төбәкләрдә кулъяулык чигү, калфак, милли киемнәр тегү, алар­ның үрнәкләрен күрсәтүдә дизайнерлар, модельерлар бәй­гесе, милли ашлар әзерләү, каз өмә­ләре үткәрү, җиләк җыеп как кою, миллек бәй­ләү, сөлге, орчык бәй­рәм­нәре һәм башка матур тәр­бия­ви чаралар үт­кә­рүгә әверелә. Узган форум “Калфак туе” мәҗ­лесе белән хә­тердә калса, анда алдагы ел бишек туйлары үткә­рүгә, бишек җырла­рына багышлануы турында әйтел­гән иде.
Шуңа күрә беренче көнне форумга килгән кунаклар Татарстан­ның Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарына шушы уңайдан оештырылучы чараларга таралды. Башкортстан делегациясе вәкил­ләре бу районнарның барысына да барды. Шәхсән мин бөек Тукайны дөньяга бүләк иткән апрель аенда аның туган төбәге Арчаны сайламыйча булдыра алмадым.
Автобуста аерым бер дулкынлану белән “Арча” көен җырлап баручы кунакларны район чигендә шушы көйне уйнап баянчылар каршы алды, милли киемнәрдәге кызлар чәкчәк белән сыйлады. Арытаба автобуста гидның делегатларга муниципалитет һәм аның кешеләре турында түкми-чәчми сөйләвеннән Арчаның тагын бер үзенчәлеге – музейлар төбәге булуын да аңладык.
Һәм, ниһаять, Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның әдәби мемориаль музей комплексына аяк бастык. Биредә экскурсоводлар бөек шагыйрь турында бәян иткән­дә аның хис-кичерешләрен бөтен йөрәге аша үткәреп сөйли ки, кечкенә Апушның тетрәнүләре тыңлаучыга күчеп, җанны сызлата, күзләргә яшь китерә. Музей ихатасында шагыйрьнең әкият геройлары сыннарын карап йөр­гәндә бу дулкынландыргыч тойгы сине озатып килә, берникадәр арада урнашкан Сәгъди йортында тагын да көчәя. Чөнки шушы туфрак Апушның аяк эзләрен саклый. Сәгъди абзый белән ул утырткан нарат агачын күрү генә ни тора.
Менә шундый күңелләрне айкаучы һәм бер үк вакытта горурлык хисләре белән автобуста янә Арчага таба кузгалдык. Андагы “Казан арты” тарих-этнография музеенда тирән тамырлы миллә­те­безнең, бердәм халкыбызның бер вәкиле булуыбыз белән горурлану тагын да көчәйде.
Район Мәдәният сараенда күрсә­телгән “Өзелмәсен хәтер чылбыры” күренеше милли йолаларны, үткә­небез белән бүгенгене, мил­ләтебез ил белән бергә кичер­гән фаҗигале дә, күтәрелеш чорларын да үз эченә ала иде.
Әйтеп бетергесез тәэссоратлар алып Казанга кайттык.
Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарына баручылар да тари­хи урыннарда, музейларда булган, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары эшчәнлеге, халыкның яшәү рәвеше, тормыш-көнкүреше белән танышкан, бишек туйларын тамаша кылган.
Милләтнең киләчәге – хатын-кыз кулында
Икенче көнне форумның пленар утырышы алдыннан К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында делегатлар “Мизгелләрдә – татар хатын-кызы” фоторәсемнәр, “Кулъяулыгым – вәгъдә бүләге”, “Ак калфакның табылган чагы” күргәз­мәләрен карады. Аралашу, бер-береңә якынаю өчен тәэсире ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлаган хатын-кызларның барысы да милли киемнәрдән, калфаклардан иде. Бүген инде аларны каян алыр­га дигән сорау тумый, Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә аларны тегү осталары эш сер­ләрен яшь­ләр­гә тапшыра. Югары һәм урта махсус уку йортларында бу юнә­лештә белгечләр әзерләнә.
Күргәзмәләрдә хатын-кызлар бер-берсе белән аралашты. Гөл­тан Ураллы, рәссам Нәркиз Акчура кызы Айлин белән – Төркиядән, Дилара Абдуллаева Венгриядән килгәннәр. Дагстан башкаласы Махачкала вәкиле Рәшидә Хәби­бул­линага 81 яшь. Красноярскидан килгән Эльвира Коробельникова, яшь булуына карамастан, туган телен яхшы белә, һәм моны үзенең шул төбәктәге татар авыл­ларының берсендә туып үсүе белән аңлата. Милләт өчен җан атып йөрүче Курган кызлары да, милли бәйрәм­нәр үткәреп, төбәктә татар рухын саклап калуга үз өлешен кертә. Самара, Чувашстан мәктәп­лә­рен-дә татар теле укытыла. Ханты-Манси автономияле округыннан килгән, тумышы белән Башкортстаннан булган милләт­тәшләребез дә бу юнәлештә бик актив булуын күрсәтте. Һәм мондый кунаклар бик күп иде.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова (уртада) Башкортстан кызлары Әлфия Азнабаева  һәм Фәридә Фәррахова белән.“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова (уртада) Башкортстан кызлары Әлфия Азнабаева һәм Фәридә Фәррахова белән.Пленар утырышны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ачты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов­ның сәламләү хатын Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова укып ишеттерде. Президиумга республикабыз вәкиле – Башкорт­станның атказанган артисты Дамира Сәетова чакырылу да безнең делегация өчен горурлык булды.
Быелгы җыен шуның белән дә үзенчәлекле: ул 1917 елгы Февраль революциясеннән соң татар дөньясы искиткеч күтәрелеш кичереп, алгы сафларда хатын-кызлар да булып, апрель ахырында Казанда I Бөтен­русия мөслимәләр корылтае узуга 100 ел тулу алдыннан үтә. Алда тагын бер юбилей көтә – июльдә Бөтен­дөнья татар конгрессы каршында “Ак калфак” оешмасы барлыкка килүгә 25 ел тула.
Төп доклад белән чыгыш ясаган Кадрия Идрисова оешманың Татарстан районнары һәм шәһәр­ләре белән беррәттән, Русиянең 37 төбәгендә, 19 чит илдә 473 фи­лиалы эшләп килүен әйтеп үтте. Алдагы чордагы бурыч­лар­ның берсе итеп “төп йорт” төшен­чәсен кайтару куелды. Әти-әни исән икән, төп йортка ешрак кайтырга кирәк, аңа сукмак суынырга тиеш түгел. Менә шул йорт төшен­чәсен безнең милләт вәкилләренә аңла­тырга кирәклеген ассызыклады Кадрия Рәес кызы. Монда инде үзеннән-үзе килен-кайнана мөнәсәбәтләре дә калкып чыга. Матур мисаллар җитәрлек. Тиздән төбәкләрдә көте­ләчәк чираттагы хатын-кызлар очрашуы шул турыда сөйләшүгә багышланачагын белдерде ул.
Арытаба Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина күп сораулар тудырган актуаль тема – оешманы юридик яктан дөрес итеп теркәү турында чыгыш ясады. Швециядән килгән Әнүзә Зеттерлунд үз илең­дә туган телне һәм милли тра­ди­цияләрне саклап калуда стеналар да ярдәм итә, дип ассызыклады. Читтә исә үзең яшәгән илдәге тормыш рә­вешен кабул итеп, телен өйрәнү белән беррәт­тән, бер-берсеннән еракта, таралып яшәгән милләт­тәш­ләребез өчен туган телне, гореф-гадәтләрне саклау тагын да катлаулы булуын белдерде. Ырынбурдан килгән Альбина Әб­сәлә­мова милли кәсеп – шәл бәй­ләүне балаларга өйрәтү төбәктә татар авылларын саклап калуга ярдәм итәчәгенә инанган. Биредә ике авыл мәктәбендә ачылган шәл бәйләү сыйныфларында 40лап бала белем ала икән. Алар бөтен эш процессын башкара: мамыкны юа, тарый, эшкәртә, эрли, шуннан соң гына, бизәк сайлап, бәйли, осталык бәйгеләре оештыра. Рәшидә Хәмзина Ново­сибир­скида грант акчасына татар балалары өчен “Себер сандыгы” дип аталган җәйге лагерь оештырылуы турында сөйләде. Төмән­нән килгән Әлфия Кәбирова башлап җибәр­гән акция күңелнең иң нечкә кылларына кагыла. “Әбием” проекты ялгыз калган һәм яшәү ямен югалт­кан олы яшьтәге апаларга психологик ярдәм күрсәтү йөзен­нән башланып киткән. Үзенең ризык әзерләүгә, кул эшләренә картәнисеннән өйрә­нүен искә алып, эшкуар пенсионер ханымнарны белгәннәрен укучы кызлар белән уртаклашуга җәлеп итә, моңа шартлар тудыра. Әбиләр бүген күңел көрлеге белән, бик теләп башкара бу эшне. Хәзер инде кайбер товарларны сату да оештырылган хәтта. Җитәкчесе Ләйсән Солтанова Казандагы “Сабыйлар” бишектән үстерү үзәгендә милли тәрбия бирү алымнары белән таныштырды.

Төркия кунагы Гөлтан Ураллы белән җанлы әңгәмә бара.Төркия кунагы Гөлтан Ураллы белән җанлы әңгәмә бара.Чыгышлардан соң Римма Ратникова белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма­ла­­рының иң актив әгъзаларын бүләкләделәр. Алар арасында Башкортстан вәкилләре дә бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан иң яхшы эшләгән төбәккә бүләккә әзерләнгән өч калфакның берсе республика “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Люция Вафинага тапшырылды, узган ел да ул аңа лаек булган иде. Люция Ябир кызы фикеренчә, бу – уртак көч һәм тырышлык нәтиҗәсе.
Утырышта ике елга бер тапкыр җыенны съезд дәрәҗәсендә үткә­рү турында карар кабул ителде.
Көннең икенче яртысында Казан Ратушасында “Бишек туе” үтте. Чара берничә мәйданчыкта барды. Милли кием-салым, аяк киемнәре, калфаклар, төрле суве­нирлар сатылган рәтләрдән үткән­нән соң, халык кәсепчеләреннән калфак тегү, сөлге чигү буенча ос­талык дәресләре алырга мөмкин иде. Осталар һәм өйрәнүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде.
Концерт программасы белән үрелеп барган татар милли кием­нәрен күрсәтү чыгышларында дизайнер-якташларыбыз Уфадан – Гөлнарита Камалова белән Зөһрә Исламованың, Туймазыдан Әл­фия Азна­баеваның коллек­ция­ләре тәкъ­дим ителү шатлыклы бул­­ды. Төрле төбәкләрдә яшәгән татар­ларның бишек җырларын башкаручылар арасында республика бәйгесендә Чакмагыш райо­нын­нан Саҗидә Мөхәммәт­динова да чыгыш ясады.
Кичен делегатлар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында А. Гыйлә­җев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен карады.
Гаилә, тел, традицияләр сагында
Башкортстанда татар хатын-кызларын гаилә, тел, милли тради­цияләр сагында торырга берләш­терүче “Ак калфак” һәм “Сәхиб­җа­мал” оешмалары кулга-кул тотынып эшләп килә.
“Ак калфак”ның бу юнәлештә күркәм эшләре күп. Узган ел башкалада ачылган шәхси китапха­нәдә татар телендә нәшер ителгән нәфис әдәбият яңартылып тора. Даими рәвештә татар рәссамнары күргәз­мәләре оештырыла. Бирегә Уфаның төрле мәктәпләреннән балалар кунакка килә. Алар татар телендә шигырьләр сөйли, аралаша, рәсемнәр төшерә.
Оешманың төбәкләрдәге бү­лекчә­ләрендә дә эш кайный.
— Бишбүләк, Балтач, Чакмагыш, Бәләбәй, Туймазы районнары, Нефтекама, Салават шәһәрлә­рен­дә актив әгъзаларыбыз яши. Арабызга әле генә килеп кушылганнарны эшкә өйрәтәбез, — ди Люция Вафина.
Узган елларда иң зур проектлар – “Исемең матур, олан” һәм “Татар гаиләсе – матур гаилә”. Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм белән берлектә никах турында чыгарыл­ган китап бүлекчә­ләргә таратылган. Бүген “Ак калфак”лылар милли туй үткәрүне күрсәтү өстендә эшли.
Быел ике зур чара оештырырга өлгергәннәр – Уфада беренче тапкыр үткән “Җырлы бишек – җылы бишек”, шулай ук заманча кием­нәр­не милли дизайн белән модель­ләштерү бәйгеләре.
— Җиңүчеләр Гөлнарита Камалова, Әлфия Азнабаева, Зөһрә Исламова Казандагы форумда тәкъдим иткән киемнәр көндәлек тормышта хатын-кызны тагын да гүзәлрәк итәчәк. Хыялым – милли кием тегү ательесы ачу. Әлегә аларны өйдә тегү оештырылган. Бик күп заказлар алабыз. Калфак тегү буенча осталык дәрес­ләре оештырабыз, — ди Люция Вафина.
“Ак калфак”лылар май ахырын­да бөтен Русиядән хатын-кызлар оешмалары вәкилләрен Салават шәһә­ренә зур чарага – Шәҗәрә бәйрәменә көтә.
“Сәхибҗамал” оешмасы мәдә­ният һәм әдәбият кыйбласына тугры кала. Соңгы арада Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип аталган кичәләр – оеш­маның зур һәм дәвамлы проект­ларының берсе. Узган ел ахырында чираттагы шундый бәйрәм “Сәхибҗа­мал”ның 15 еллыгына багышлап оештырылды, юбилей уңаеннан нәшер ителгән альбом-буклет башкарылган эшләргә үзенчә­лекле йомгак булды. Динә Морзакаева җитәкче­легендәге оешманың районнардагы бүлек­чәләрендә дә колачлы эшләр алып барыла. Күптән түгел Уфадагы “Ихлас” мәчетендә Борай районы вәкилләре белән очрашу аналарны данлаучы тәрбияви чарага әверелде. Кушнаренко, Чакмагыш, Миякә, Балтач, Кырмыскалы районнары филиаллары актив эшли. Менә шундый күпьяклы талант ияләрен берләш­терүче оешманың һәр утырышы, һәр чарасы аның әгъза­лары – шагыйрә Дилә Булгакова сүзләренә композитор Резида Сабитова язган “Сәхибҗа­мал” гимны белән башланып китә. Миллә­те­безнең күре­некле шәхес­ләре истәлегенә багышланган хә­тер кичәләре – оешма эшчән­ле­генең тагын бер юнәлеше булса, шагыйрь-язучы­ларның яңа китапларын тәкъдим итү, сөлге, сама­выр, нәнәйләр бәйрәмнәре – ул үт­кәр­гән чараларның берничәсе генә.
Һәр ике оешмада булдыклы, уңган, фидакарь гүзәл затларыбыз йөзеп эшли. Төп хезмәтендә дә, җәмәгать эшендә дә өлгерүче хатын-кызларны уртак теләк-омтылышлар берләштерә. Бу – тату гаилә кору, хәләленә – терәк, сә­ламәт балаларга әни булып, аларны тормышта үз урынын табарлык, иманлы кеше итеп тәр­бияләп үстерү, тынычлыкта-имин­лектә яшәү ямен табып, бәхетле булу... Барча гүзәл затларыбызга шуңа ирешергә язсын!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



йолаларыбызга –  яңача яңгыраш
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
йолаларыбызга – яңача яңгыраш
Руссо туристо!..
Вчера, 13:17 :: Җәмгыять
Руссо туристо!..
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Вчера, 10:48 :: Җәмгыять
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Яшен шары өйне урап чыккан
27-06-2017 :: Җәмгыять
Яшен шары өйне урап чыккан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»