Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Максатыбыз — халыкка хезмәт итү

29.04: Максатыбыз — халыкка хезмәт итү

Алексей Василенко.Алексей Василенко.“Аграр Русияне тергезү” сәяси партиясе җәмәгать оешмасы авылга тәгаен эш-гамәләр белән ярдәм итә.

Русия халкының 25 проценты авыл җирендә яши. Аграр җитештерү алга киткән илләрдә дә бу күрсәткеч 10-15 проценттан артмый. Шул ук вакытта, соңгылары дөнья базарын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Русия — аграр ил. Сөренте җирләр, төче су запасы буенча дөньяда беренче урында торабыз. Әмма соңгы елларга кадәр илебез азык-төлек бәйсезлеген югалту чигенә якынлашкан иде. Бәхеткә, Көнбатыш тарафыннан игълан ителгән икътисади санкцияләр Хөкүмәтнең аграр сәясәтен үзгәртергә, карашын яхшыртырга этәргеч бирде. Кыскасы, дөнья күләмендәге икътисади кризис ил хакимнәрен крестьян хезмәтенә карашны үзгәртергә мәҗбүр итте.

Әмма, шунысы аяныч, илнең яшәеш тамырларын тәшкил итүче авылны дәү­ләт күләмендә яклаучы, аның проблемаларын зур трибуналардан күтәрүче, мәнфә­гать­ләрен хәстәр­ләүче сәяси көч соңгы елларда булмады диярлек. Бары тик сәяси ком­пани­я­ләр, сайлаулар якынлашканда гына авылны “искә төшереп”, яклау эзләде­ләр. Хәтерегездә булса, Русия аграр партиясе бар иде. Дмитрий Медведев президентлыкка кандидат итеп күрсә­телгәч, аграрийлар “Бердәм Русия” партиясе белән бер­ләште. Власть партиясе канаты астында эш­ләве аларның көчен, тәҗрибәсен арттырды һәм халык арасында абруен күтәрде. Узган елның җәен­дә аграрийлар мөстәкыйль партия булырга карар итте. Әлбәттә, бу аларның карашлары “Бердәм Русия” партия­сенә туры килмәвенә бәйле түгел. Киресенчә, уртак максатка ирешүдә, аграрийлар крестьян проблемаларына битараф булмаучыларны берләштерү максаты куя. Шул рәвешле, “Аграр Русияне тергезү” партиясе барлыкка килә. Аның бүлекләре илнең байтак төбәкләрендә уңышлы эш­ли. Яңартылган яшь пар­тиянең Башкортстандагы эшчәнлеге турында сөйләү­не үтенеп, партиянең төбәк бүлекчәсе рәисе Алексей Василенкога берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


— Алексей Николаевич, иң тәүдә “Аграр Русияне тергезү” партиясе эшчән­леге белән таныштырып үт­сәгез иде. Аңла­вымча, партия ниндидер сәяси таләп­ләрдән ерак тора.
— Гәзит укучылар игътибарын шуңа юнәлтергә телим. Әлегә кадәр ил күлә­мендә аграр проблема, авыл хуҗалыгы мәнфәгать­ләрен яклаучы сәя­сәтчеләр, депутатлар “Бердәм Русия” партиясе “канаты” астында иде. Безнең җәмәгать оешмасы буларак үзаллы партиягә туплануыбыз, беренче чиратта, “Бердәм Русия” платформасын көчәйтү буларак, кабул ителергә тиеш. Әлегә зур сайлауларга әзерлек турында сүз алып бармыйбыз. Максатыбыз — бүген Русиядә аграр җитеш­терүдәге, авылларны социаль үстерүдәге, җирләрне нәти­җәле файдаланудагы һәм башка юнә­леш­тәге пробле­малар­ның асылына төшенү, аларны закон кысаларында власть органнарына җитке­рү, парламент тыңлаула­рында үзебезнең тәкъдим-фикер­ләрне бел­дерү һәм башка мәсьәлә­ләрдә крестьянны яклаучы көч булуын күр­сә­тү. Әлеге вакытта ил буенча аның 60тан артык төбәк бүлекчәсе эшли һәм 350 мең чамасы әгъзасы бар.
— Партиянең Башкортстандагы бүлекчәсе оештырылганга бер ел чамасы вакыт үтте. Башкарган эш­ләрегез белән дә таныштырсагыз иде.
— Шунысы аеруча әһә­мият­ле, Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгына, крестьян проблемаларына аеруча игътибарлы. Без аның көндә­лек эшчәнлектә ярдәм, яхшы тыл булуын тоябыз. Әйтергә кирәк, республика күләмен­дәге аграр чараларга чакырылуыбыз да моңа дәлил. Узган ел Стәрле­тамак районында Басу кө­нендә катнашып та үзе­без­не таныттык. Байтак районнарда үткәре­лүче авыл хуҗалыгы эшчән­нәре бәй­рәмендә катнашуыбыз да халык белән элемтәне көчәйтә. Дәүләт җыелышы-Корылтайда уздырылган парламент тыңлау­ларында катнашканда да үз фикер­лә­ребезне анык белдерә­без.
Әйткәндәй, әлегә “Аграр Русияне тергезү” партиясе­нең Башкортстандагы әгъ­за­лары илледән аз гына күбрәк. Безнең төп бурыч бит алар­ның санын төрле чаралар яр­дә­мендә арттыру яки республика парламентында, Дәүләт думасында фәлән кадәр мандатка ия булу түгел. Революция кирәкми, җирдә эшләргә, крестьян хезмәтенең абруен арттырырга һәм аңа яхшы эш шартлары тудырырга, хезмәт хакы түләргә кирәк. Безнең бурыч — властька авыл проблемаларына якынрак килер­гә, аңларга булышлык итү. Әлегә районнардагы эшчән­леккә ниндидер бәя бирергә иртәрәк. Ел ахырына кадәр партия әгъзалары тагын да тулыланыр дип уйлыйм.
— Сезнең белән әңгә­мәдә тәгаен бурычлар турында сүз аз булды. Кайсы партияне алсак та, аның “кыйбла”сы була, максатлар куела.
— Аның беренчесе — азык-төлек бәйсезлеген тәэ­мин итүгә юнәлтелгән чаралар. Ул аграр җитеш­терүнең барлык өлкәләрен­дә кооперацияне үстерү, авылда кече малтабарлыкны үстерү­дә дәүләт ярдә­мен көчәйтү. Кооператив сәүдә челтәрен булдыру, авыл хуҗалыгы про­дук­ция­ләренә дәүләт көйлә­венә ирешү, аграр тармакта энер­­гия чыганакларын субси­дияләү.
Икенчесе — җирләрне нәтиҗәле файдалануны тәэ­мин итүче чаралар. Конт-роль­лек итүне көчәйтү, җи­теш­терүдә экологик техно­логияләргә өстенлек бирү.
Өченчесе — авылларны үстерү, тотрыклылыгын тәэ­мин итү белән бәйле комплекслы эшләр. Биредә торак төзелеше, кооперативларны процентсыз кредит белән тәэмин итү, инновацион тех­нологияләрне куллану, аграр фәнгә һәм кадрлар әзерләүгә игътибарны арттыру, башка күпкырлы проблемаларны үз эченә ала әлеге юнәлеш.
Дүртенчесе — җитеш­те­рүдә, авылда яшәүче­ләр­нең керемнәрен арттыруга бәйле чаралар. Яңа эш урыннары, КФХ һәм шәхси ихаталарны сәүдә базарына якынайту кебек эшләрне берләштерә.
Боларның һәммәсе дә авылларны саклап калуга, крестьян ихаталары эшчән­леген көчәйтүгә, гомумән, халыкның тормыш дәрәҗә­сен яхшыртуга юнәлтелгән. Партиянең исеме үк күрсә­теп тора — Русиядә авылларны таралудан саклап калырга, проблемалыларын тергезер­гә кирәк. Ә бу максатка авыл язмышына битараф булмаган, булдыклы, максатчан һәм реаль эшләр белән ярдәм итәргә сәләт­леләр тупланганда, ул тиз­рәк хәл ите­ләчәк.
— Алексей Николаевич, сезнең җаваплы­лы­гы чик­лән­­гән “Уралнефть” җәм­гыя­­тенең коммерция директоры вазыйфасын башкаруыгыз да мәгълүм. Димәк, сез аграр тармакка бу юнә­лештә дә ярдәм итә аласыз?
— Билгеле, кемдер Василенкога партиянең төбәк рәисе булу шәхси мәнфә­гать­ләре өчен кирәк булгандыр, дип тә уйларга мөмкин. Мин сайланганчы ук әлеге өлкәдә эшли идем. Кире­сенчә, би­редә вазыйфамны “усал ният­тә” файдаланып, агра­рий­ларны льготалы бәягә техника ягулыгы белән тәэ­мин итәргә тырышам. Быел, мәсәлән, республика районнарына язгы кыр эш­ләренә әзерлек чорында завод бәя­сеннән кимендә 10 процентлы ташлама белән ягулык озаттык. Аерым хуҗа­лыклар безнең белән хезмәт­тәш­лектән 300 мең сумга якын акчаны янда калдыра алды. Благовар, Кушнаренко, Бөре, Дуван, Учалы, Куергазы, Туймазы, Уфа, Федоровка районнары белән шулай эшләдек. Аннары, финанс хәле начар булганнарга, “Россельхозбанк” аша сөй­лә­­шеп, ягулыкны бурычка да байтак бирдек. Чөнки бүген акча белән генә түгел, иген­ченең вакыт белән исәпләш­кән чагы.
Форсаттан файдаланып, шуны әйтергә телим һәм аны һич тә реклама дип кабул итәргә ярамый. Тикше­ренү нәтиҗәләре буенча, республикада тәкъдим ител­гән техника ягулы­гының өчтән бер өлеше диярлек куллануга яраксыз, сыйфатсыз. Ә инде ягулык тәкъдим иткән трейдер компанияләренең биш проценты — мошенниклар. Шу­ңа күрә, арзан бәягә алданып, аграрийлар ягулык сатып алганда кем белән эш иткәннәренә игътибарлырак булсын иде. Без, мәсәлән, дөньяда билгеле компания­ләр — “Лукойл”, “Роснефть”, “Газпром” бе­лән хезмәттәш­лек итәбез. Үзебезнең нефть базалары бар. Арадашчылардан ерак торабыз.
— Алексей Николаевич, “Аграр Русияне тер­гезү” партиясе җәмәгать оешма­сының республика власть органнары белән мөнә­сә­бәте ничек? Ничек уйлыйсыз, әле яңа гына “тәпи ки­түче” яңартыл­ган партияне халык кабул итәрме?
— Бу сорауга җавап би-рү бик катлаулы һәм берьяклы гына кебек. Әгәр без республика Башлыгы Рөс­тәм Хәми­товның аграр сәя­сәтен тулысынча яклыйбыз һәм алда торган бурычларны бердәй кабул итеп эш­ләргә тырышабыз икән — начар түгел. Һәм әйтергә кирәк, республика парламентында аерым мәсьәлә­ләрне тикшергәндә безнең катнашуыбыз да партиягә карата карашның уңай булуын күрсәтә, дип уйлыйм. Чөнки безнең максат бер: барлык юнәлештә дә авылга, аграр тармакка яр­дәм итү.
Партияне халык кабул итәр­­ме, дигән сорау, гому­мән, безне борчымый. Без бит бер нәрсә дә вәгъдә итмибез, ә көндәлек эшчәнле­гебез белән тәгаен мәсьә­ләләрне хәл итәргә тырышабыз. Безгә халыкны башкалар кебек әләм тоттырып үз артыбыздан ияртергә кирәкми. Безнең максат — авыл проблемаларын, югарыда әйтүемчә, властька җиткерү, аны тизрәк хәл итү юлларын табу.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изгелеккә юллар киң
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Изгелеккә юллар киң
Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»