Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Минем республикам” яшеллеккә юл ачты

02.05: “Минем республикам” яшеллеккә юл ачты

“Минем республикам” яшеллеккә юл ачтыРөстәм Хәмитов Бөтенрусия экологик өмәдә катнашты.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Яшел Русия” дип аталучы илкүләм экологик өмә кысаларында узган “Минем респуб­ликам” дигән акциядә катнашты.

Ул торак пунктларда экологик хәлне яхшырту максатында ел саен май бәйрәмнәре алдыннан оештырыла. Анда дәүләт власте органнары, муниципалитетлар, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр катнаша.

Төбәк җитәкчесе үзенең Хакимияте хезмәт­кәрләре белән бергә А. Матросов исемендәге парк территориясен чистартты.


Башкортстанда территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча актив чаралар үтә. Бу көнне Бөтенрусия өмә кысаларында төбәктә “Минем республикам”, шулай ук, аеруча сакланучы табигать территорияләрен – тыюлыкларны, милли һәм табигать паркларын, табигать һәйкәлләрен тәртипкә китерү һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән “Парклар маршы” акцияләре үтте.
Уфада өмәдә катнашучыларга чистарту һәм яшелләндерү өчен Непейцев дендропаркы, Салават Юлаев, Матросов парклары тәкъдим ителде.
Бөтенрусия экологик өмә кысаларында Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы хезмәткәрләре Уфа читендә урнашкан бердәнбер аеруча сакланучы табигать территориясен – Непейцев дендропаркын чистартуда катнашты. Анда барлыгы 600дән артык кеше, аерым алганда, дәүләт комитеты хезмәткәрләре, гражданнар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Территория чистартылганнан соң, агач һәм куак үсентеләре утыртылды.
Меңнәрчә Уфа халкы ел саен уздырылучы “Минем республикам” экологик акция кысаларында өмә үткәрүдә ярдәм итте. Салават Юлаев паркы территориясе, Конгресс-холл алды мәйданы чистартылды. Биредә вуз һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары аеруча зур тырышлык күрсәтте. Акция Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы, “Русиянең студентлар отряды” тарафыннан оештырылды.
Бу көнне республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә дә чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар үтте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сакланганны  саклар!
18-07-2017 :: Җәмгыять
Сакланганны саклар!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»