Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яшерен документлар нинди сер саклый?

09.05: Яшерен документлар нинди сер саклый?

Яшерен документлар  нинди сер саклый?Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстанның Законнар һәм норматив хокукый актлар җыентыгын чыгару буенча мөхәрририят коллегиясе утырышы үтте. Анда җыентыкны төзү буенча арытабангы эш һәм аның 22нче томын әзерләү мәсьәләләре тикшерелде.

Дәүләт җыелышы-Корылтай күптомлы җыентыкны 2005 елда чыгара башлаган иде. Шушы вакыт эчендә республика парламенты аның 21 томын булдырды. Аларда 1917-41 елларда Башкортстан терри­ториясендә кабул ителгән норматив хокукый актлар бар. Җыентыкка Уфа, Ырынбур губерналары, БАССР, СССР, РСФСР дәүләт властеның югары органнары материаллары, ВКП(б) Үзәк Комитеты, ВКП(б) өлкә комитеты бюросы карарлары кер­телгән. Анда тәкъдим ителгән документлар — республиканың югары власть органнары эшчәнлегенә тарихи күзәтү. Мондый җыентыкны бастыру уникаль архив документларын гомум кулланышка кертү мөмкинлеге бирә. Алар республика законнары һәм аның тарихы белән кызыксынучылар өчен кыйммәтле белем чыганагына әвереләчәк.
Җыентыкны әзерләү буенча мөхәрририят коллегиясенә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелек итә. Аның составына республиканың әйдәүче тарихчылары һәм юристлары керде.
1942 ел материаллары тупланган 22нче том агымдагы елда Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтында урнаштырылачак дип планлаштырыла.
— Нәтиҗәдә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына шул чор вакыйгаларын чагылдыручы документларны бастыруны тәмамлая­чакбыз. Бу Дәүләт җыелышы-Корылтайның сугыш чорында республика тормышын объектив чагылдыруга, Җиңү яулауда Башкорт АССРының роле турында истәлекне саклауга керткән лаеклы өлеше, дип уйлыйм, — диде Константин Толкачев.
22нче том республика Милли архивындагы документлардан төзел­гән. Анда Югары Совет Президиумы, Башкорт АССРының Халык Комиссарлары Советы, ВКП(б) Башкорт өлкә комитеты фондларыннан указлар, карарлар, утырыш протоколлары, докладлар, белешмәләр, хатлар тәкъдим ителә.
— Бу уникаль материаллар, аларның күбесе элек “яшерен” бил­гесе астында ия булган. Аларда сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар эше, эвакуацияләнгән халыкны кабул итү һәм урнаштыру, дәүләт власте органнарының Җиңүне тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлеге чагылдырыла. Документлар арасында 1942 елның 5 декабрендә Чишмә районында бул­ган фаҗига турында материаллар бар. Ул көнне ике хәрби-санитар поезд бәрелешә. Аларның берсендәге машинист 34 сәгать йокламаган була. Нәтиҗәдә, 42 кеше һәлак була, аларның исем­нәре билгесез. Бу фаҗига турында мәгълүмат күп еллар дәва­мында сер булып калды, — диде Константин Толкачев.
Шулай ук, репрессияләнеп, ил­нең көнбатыш төбәкләреннән Башкортстан террито­риясенә юнәлтелгән кешеләрнең язмышына кагылышлы материаллар табылган. Сүз Бәләбәй һәм Бөре шәһәрләренә җибәрелгән 200дән артык гаилә турында бара.
Җыентыкның 22нче томын төзү өчен сугыш чорындагы архив материалларын эзләү һәм әзерләү буенча эшне күп еллар дәвамында республика Иҗтимагый берләшмәләренең үзәк архивы директоры урынбасары булып эшләүче Рәфкать Вәлишин алып бара. Ул бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаган һәм Милли архив фондын яхшы белә.
22нче том буенча эшне көзгә тәмамлау күзал­лана. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтайның рәсми сайтында урнаштырылачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
Сегодня, 12:10 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
Сегодня, 10:29 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчыЙ?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчыЙ?
Тимур да "бур" булгач...
Вчера, 09:36 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
Вчера, 08:42 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр
Ах, кыяры, помидоры!
15-08-2017 :: Җәмгыять
Ах, кыяры, помидоры!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»