Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мәңге хәтердә!

11.05: Мәңге хәтердә!

Мәңге  хәтердә!Республикада 9 Май уңаеннан бәйрәм чаралары һәрвакыттагыча киң колач белән узды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналар һәр районда һәм шәһәрдә үтте. Башкалада бәйрәм Җиңү паркында башланды. Биредә Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның Мәңгелек ут янындагы һәйкәленә чәчәкләр салды.


Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, җыелучылар, бер минут тын калып, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган яугирләрне искә алды.
Арытаба ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның каберенә, Дан мемориалының Геройлар аллеясендә генерал-майорлар Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимовның бюстларына һәм тыл эшчәннәренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Көн үзәгендә “Үлемсез полк” акциясе башланды. Башкалада гына түгел, республиканың башка шәһәр, авылларында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фото­рәсемнәрен һәм транспарантлар тотып сафка тезелде. Уфаның “Үлемсез полк” колоннасын фашистик Германияне тар-мар иткән Совет халкының һәм Кораллы Көчләрнең рәсми Җиңү символы – Җиңү байрагы җитәкләде, аның белән янәшә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе әләме балкыды.
Чара 2011 елда Томск журналистлары тарафыннан башланып, хәзер дөньяның 64 дәүләтендә үткәрелә, ул республикада дүртенче тапкыр оештырыла һәм елдан-ел күбрәк халыкны җыя. Былтыр 53 мең чамасы кеше килсә, быел анда 60 меңгә якын кеше катнашты. Шуңа да шәһәр хакимияте “Үлемсез полк”ның маршрутын Октябрь проспектында “Спорт” тукталышыннан “Дан бульвары”на кадәр озайтты.
9 майда Таһир Кусимов исемендәге “Акбузат” ипподромында ат чабышлары оештырылды, махсус бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чаралары көне буе дәвам итте. Күпләр бу көнне махсус пешерелгән солдат боткасыннан авыз итте.
Кичен Урыс дәүләт академия драма театры алдындагы мәйданда бәйрәм концерты башланды. Программада Шәһәр мәдәният сарае, Шәһәр мәдәни-ял итү үзәге, “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле артистлары, үзешчән коллективлар, “Туган тел” музыкаль телеканалы артистлары башкаруында сугыш елларындагы җырлар яңгырады. Бәйрәм салют белән тәмамланды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»