Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яннарымда син бар бит әле!

12.05: Яннарымда син бар бит әле!

Яннарымда син бар бит әле!Озак еллар кулга-кул тотынышып яшәгән бик бәхетле парлар бар. Андыйларның кайгысы да, шатлыгы да уртак. Туймазыда шундый соклангыч гаиләләрне тәбрикләделәр.

Яннарымда син бар бит әле!Бибидәүҗан белән Зәкәрия Исхаковлар, Кәримә белән Рәҗәп Исламовлар, Лиза белән Әбүзәр Шәйхетдиновлар 60 ел бергә гомер итәләр.
Вера белән Алексей Сафоновлар, Галия белән Камил Закировлар, Рәмзия белән Фәрит Мөфтәхетдиновлар, Рәйфә белән Габдулла Нәгыймуллиннар, Рәйсә белән Муллагалим Хаҗиевлар, Зәбирә белән Раяз Саниевлар алтын туйларын билгеләгән.

- Сез озын гомер юлы узгансыз. Яшь буынга гаилә учагын саклау, күңел биреп эшләү үрнәге булып торасыз. Сезнең кебек авыр чорларда чыныгу үткән кешеләр Туймазыны төзегән. Сездәге энтузиазм, җаваплылык хисе соклангыч, - диде район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов юбилярлар белән очрашуда.

Айдар Рифгать улы юбилярларга республика Башлыгының котлау хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Бу бәхетле парлар тоташ бер китап язарлык тормыш юлы үткән. Аларның һәркайсы бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган. Алар бер-берсенә, эшенә, дусларына тугрылык саклый белгән. Бүген инде оныкларына һәм аларның балаларына шундый тәрбия бирүдә катнаша.

Ул көнне бу хөрмәтле кешеләр бик күп тәбрикләү сүзләре ишетте. Район үзешчәннәре, балалар аларга багышлап җырлар җырлады.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»