Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авыл кибетендә ниләр бар?

13.05: Авыл кибетендә ниләр бар?

Авыл кибетендә ниләр бар?Бакалы район кулланучылар кооперациясе системасы күп тармаклы. Ул сәүдә, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр эшчәнлеге белән шөгыльләнүче “Бакалы”, “Торговый дом”, “Хлебокомбинат”, “Общепит” кулланучылар җәмгыятьләре, җаваплылыгы чикләнгән “Зирекле” җәмгыятен берләштерә. Гомумән, район кулланучылар җәмгыятендә 1518 пайчы исәпләнә.

Үз эшчәнлеген ул 37 торак пунктында алып бара һәм “Бакалы” җәмгыятенә караучы 52 кибет дистәләрчә мең кешегә хезмәт күрсәтә. Район универмагы һәм хәзерләүләр эшчәнлеге “Торговый дом” карамагында булса, “Хлебокомбинат”, аталышыннан ук күрен­гәнчә, икмәк-күмәч, кондитер һәм башка ризыклар җитештерә. “Общепит”ка 8 гомум туклану предприятиесе карый.
Бүген кулланучылар җәмгыяте системасында 344 кеше эшли. Шуларның 134е — сәүдә хез­мәт­кәрләре. Иң мөһиме — әлеге катлаулы базар шартларында кооператорлар үз эшчәнлекләрен социаль юнәлештә алып бара. Алар хезмәт күрсәткән авыллар район үзәгеннән нинди генә ераклыкта булмасын, халыкны кирәкле товар белән тәэмин итәләр, сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр. Соңгы мәгълү­мат­лардан күренүенчә, тармакта уртача хезмәт хакы 15500 сум тәшкил итә.
Ваклап сату системасында Бакалыда җитештерелгән продук­циянең өлеше дә зур. Биредә теге яки бу товарга заявкалар кабул ителә. Тагын шунысы да бар: предприятие елның-елында производство җиһазларын яңартуда нәтиҗәле эшли. Район үзәгендә һәм авылларда сәүдә нокталарын заман рухында, яңа технологияләр белән үзгәртеп корулары да куандыра. Мәсәлән, район үзәгендә “Апельсин” кибете ачылды, яңа склад төзеделәр. Район үзәгендәге “Гастроном” күз явын алырлык итеп үзгәртелде, биредә сәүдә мәйданы арттырылды. Кулланучылар җәмгыяте рәисе Александр Дырнаев әйтүенчә, сәүдә — төп табышны бирүче тармак. Үткән елда ваклап сату товар әйләнеше 495875 мең сумга җиткән, үсеш 102 процент тәшкил иткән.
Гомум туклану тармагы эшчәнлеге дә Бакалыда заман таләпләреннән чыгып оештырыл­ган. Биредә алга куелган план тулысынча үтәлеп, акча әйләнеше 55 миллон сум булган. Бакалы кооператорлары җитештергән про­дукциягә кулланучыларда ихтыяҗ зур. Барлыгы 882,5 тонна икмәк-күмәч пешерелеп, 43,5 тонна кондитер ризыклары, 28 тонна колбаса, 16,5 мең декалитр лимонад җитештерелгән.
Күп урыннарда хәзерләүләр белән бөтенләй шөгыльләнмиләр. Ә менә Бакалыда бу төр эшчәнлек тукталып тормады. Соңгы елларда бу юнәлештә эш темплары үсә бара. Әйтик, узган елда хәзер­ләүләр эшчәнлегендә әйләнеш 84186 мең сумлык булды һәм үсеш 109 процент тәшкил итте.
Район предприятиеләренең үткән ел йомгакларына багышланган киңәшмәсендә чыгыш ясаганда райпо җитәкчесе А. Дырнаев тиешле салымнарның һәм хезмәт хакларының вакытында түләнүен билгеләп үтте һәм җитештерүне тагын да камилләштерү, товар ассортиментын арттыру, сәүдәнең заманча ысулларын актив куллану юнәлешендә эшләүне ассызыклады. Атап әйткәндә, Александр Николаевич болай диде:
— Без бүгенге кискен көндәшлек шарт­ларында да үз пози­ция­ләребезне саклап кала алдык. Кибетләребез авыл халкын кирәкле көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы эшләп килә. Шәхси хуҗалыкларда җитеш­терелгән продукцияне хәзерләүдә дә нәтиҗәле күрсәткечләребез бар. Алга таба да күркәм традицияләрне саклап, тупланган тәҗрибәне баетып, сәүдәнең, җитештерүнең яңа ысулларын үзләштереп, матур уңыш­ларга ирешү максаты белән эшлибез.
Нәкъ шулай эшләгәнгә Бакалы кооператорлары узган ел йомгаклары буенча Башкортстанда иң алдынгылар булып танылды да.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



йолаларыбызга –  яңача яңгыраш
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
йолаларыбызга – яңача яңгыраш
Руссо туристо!..
Вчера, 13:17 :: Җәмгыять
Руссо туристо!..
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Вчера, 10:48 :: Җәмгыять
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Яшен шары өйне урап чыккан
27-06-2017 :: Җәмгыять
Яшен шары өйне урап чыккан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»