Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң төп тәрбия чарасы – әти-әни үрнәге!

16.05: Иң төп тәрбия чарасы – әти-әни үрнәге!

Җиһангировларның тату гаиләсе.Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар бу хакыйкатьне үзләре өчен ныклы үзләштергән.

Гаилә ул — кечкенә дәүләт. Аның үз законнары, үз кагыйдәләре бар. Шундый кечкенә дәүләтләр илебезне тәшкил итә. Гаиләләр никадәр дус-тату, ныклы булса, дәүләтебез дә шултикле көчле булачак. Шөкер, башкаларга үрнәк булырлык, сокланып карарлык, дәрәҗәле гаиләләр күп безнең республикада. Ә менә шундыйлар арасында яшь гаиләләрнең дә булуы аеруча куанычлы. Димәк, әти-әнисеннән дөрес тәрбия алган, үз балаларын да илнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләрлек гаиләләребез бар!


Шундый күркәм гаилә­ләрнең берсе — Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар. Әлеге парга карап, сок­ланмый мөмкин түгел. Аларның сәләтле, тырыш, эшсөяр булулары да игъти­барны җәлеп итә. Әлеге парны еш кына сәхнәләрдә күрергә була, икесе дә оста җырчы, алып баручы алар. Яшьләрне Казан таныштырган, Татарстан кызы Айгөл дә, Башкортстан егете Эльмир да Казан дәүләт универ­си­тетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Нефтекама шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр. Мәхәббәт җимеш­ләре бу­лып, гаиләдә ике бала үсеп килә — Әмир һәм Әдилә. Әмир беренче сый­ныфны тәмамлый, хоккей белән шөгыльләнә. Ә кеч­ке­нә Әдиләгә әле өч кенә яшь.
— Балаларны тәрбия­ләгәндә еш кына әти-әнинең киңәшләренә колак салабыз, аларның тәҗрибәсенә таянабыз, — ди Айгөл ханым.
— Ике яклап та әти-әниләребез төпле акыллы, сабыр, зирәк кешеләр. Һәр әйткәннәре — алтын бәра­бәренә. Алар — безнең өчен зур авторитет. Без дә үз балаларыбызга үрнәкле булырга тырышабыз. Бала тәрбияләү — зур җавап­лылык, чөнки киләчәккә нигез гаиләдә салына. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләсәң, бала алдында дәрәҗәң калмый, һәр эшебез, адымыбыз белән без аларга үрнәк булып торабыз, баланы бары тик үз мисалыңда гына тәрбияләп була, — ди Эльмир.
Гаилә сирәк кенә булган буш вакытларында чаңгы, велосипед белән урманга чыгарга, балалар өчен пикниклар оештырырга ярата. Ә әлегә тормышка ашарга өлгермәгән хыяллары — җыйнаулашып диңгез буена бару. Җиһангировларның шундый тырыш, максатчан булуларын искә алганда, бу теләкләре, һичшиксез, тормышка ашар, дип уйлыйбыз. Яшь гаиләгә сәла­мәтлек, уңышлар, бәхет телибез! Барлык гәзит укучыларын да Халыкара гаилә көне белән!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Дуслары Юлия белән Айгизне эзли
Вчера, 09:51 :: Җәмгыять
Дуслары Юлия белән Айгизне эзли
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
24-07-2017 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»