Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чүп мәсьәләсе чүп кенә түгел!

20.05: Чүп мәсьәләсе чүп кенә түгел!

Чүп мәсьәләсе чүп кенә түгел!Дәүләт җыелышы-Корылтайда үтәчәк парламент тыңлауларында бу хакта җитди сөйләшү көтелә.

“Башкортстан Республикасында Экология һәм аеруча сакланучы табигать биләмәләре елы”ның тәүге яртысы үтеп бара. Бу уңайдан республика Хөкүмәте тарафыннан 2016 елның 27 декабрендә расланган планга һава һәм су объектларын, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау, табигатьтән файдалану, шулай ук халыкның экологик мәдәниятен күтәрү өлкәләренә караучы 100дән артык чара кертелгән иде. Моннан тыш, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре көче белән тирә-як мохитне саклау юнәлешендә чистарту корылмалары төзүдә эре проектлар тормышка ашырылачак.

Әйе, Экология елына анык максатлар куелуын һәм бу юнәлештә киң күләмле эш җәелдерелүен билгеләргә кирәк. Әмма планлаштырылган чаралар тулы күләмдә алып барыламы? Экология елы әйләнә-тирәне чистарту буенча шимбә өмәләре белән генә чикләнеп калмасмы? Каты көнкүреш калдыклары полигоннары һәм авыл биләмәләрендәге чүплек саклау урыннары тәртипкә китерелгәнме? Көнкүреш калдыкларын җыю, аннары аларны эшкәртүне оештыру нинди дәрәҗәдә тора?

Ни аяныч, Экология елының 5 ае үтсә дә, әлеге сораулар хәзер дә көнүзәк булып кала. Аларның күпчелегенең 23 майда Дәүләт җыелышы-Корылтайда үтәчәк парламент тыңлауларына чыгарылуы да гаҗәп түгел. “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе бу уңайдан, үзе хезмәтләндергән төбәкләрдә булып, Экология елына билгеләнгән чараларның муниципалитетлар дәрәҗәсендә үтәлеше белән танышты.


Чүплекне файдага эшләтергә... чүп җитми
Килеп керешкә исәнлек-саулык белешеп, “Төбәктә экология елы ничек бара?” дип сорау биргәч, Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов тәүге мәлдә ничектер югалып калган кебек тоелды. Көндәлек мәшәкатьләр аркасында әлеге мәсьәләне күз уңыннан ычкындыруы аңла­шыла, әлбәттә. Аның әйтүенчә, гомумән алганда, районда Экология елы буенча программа кабул ителеп, чаралар планы билгеләнгән, гадәттәгечә, алар зурдан икән. Мәсьәләнең төбенә төшеп тормыйча, Юрий Александрович гәзит хәбәр­чесен экология торышы буенча җаваплы белгечкә — үзенең тормыш-көнкүрешне тәэмин итү, төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Таһир Мостаевка юллады.
Ул билгеләгәнчә, төбәктә Экология елына кагылышлы чаралар үткән елда ук башланган. Атап әйткәндә, Таң авыл биләмәсенә караучы Агарды авылы янындагы буа төзекләндерелеп, аның тирә­сендә яшел үсентеләр утыртылган. Әйткәндәй, Агарды буасын төзекләндерү быел да дәвам иттереләчәк.
Яңыш авылы янындагы ташландык буада заманча гидротехник корылма (ГТК) төзү быелгы эшчәнлектәге мөһим объектларның берсе булып тора. Яңыш ГТКсын төзүне инвесторлар алып бара, проекты сынау үткән, объектны күтәрү­гә, хуҗалар акчасы белән бергә, республика бюджетыннан да средстволар җәлеп ителәчәк. Таһир Флүр улы район үзәге Языково авылы аша агучы Кармасан елгасы үзәнен чистарту барышына аерым тукталды.
Район үзәгендә экологияне яхшырту юнәлешендәге чаралардан үткән елда биредәге аерым бер бистәдә канализация челтәре кору зур эш булды. Бу төбәктә экологик хәл нык яхшырса да, мәсьәлә тоташ хәл ителмәгән әле. Атап әйт­кән­дә, Языковоның Чапаев урамы тирәсендәге йортларга да канализация үткәрү таләп ителә. Бу максатта теләк тә, төзелеш оешмасы да бар, әмма акча гына юк – төзе­лешне район бюджеты күтәрә алмый.
Хакимият чиновнигы әй­түенчә, экологик юнәлештәге чаралар район үзәге белән генә чикләнми. Мәсәлән, нефть­челәр поселогы саналучы Первомайский халкын эчәр су белән тәэмин итүче яңа су бирү корылмасы сафка баскач, хәлләр яхшы якка үзгәрде. Биредә урамдагы су челтәрен яңарту буенча да күләмле эш башкарылган.
“Грин” җәмгыяте җитәкчесе Антон Вайсброт.“Грин” җәмгыяте җитәкчесе Антон Вайсброт. Соңгы чорда Благовар районы, эре дуңгызчылык комплекслары сафка басу белән, республиканың инвестиция үзәкләренең берсенә әверел­де, халык яңа эш урыннары белән тәэмин ителде. Әмма бер яхшының бер яманы да булучан. “Башкортстан ит компаниясе” дуңгызчылык комплексларыннан һавага яман ис таралуының тирә-яктагы авылларда яшәүчеләрдә канә­гатьсезлек тудыруы гаҗәп түгел.
— Бу мәсьәлә буенча безгә дә мөрәҗәгать иттеләр, — ди Таһир Мостаев. — Чынлап та, төзелеш проектында әлеге үзенчәлеккә игътибар ителмә­гән. Хәзер хәлне яхшы якка үзгәртү сорала. Бу мәсьәләдә без компания җитәкчелеге белән аңлашып, бер фикергә килдек һәм чаралар билгели алдык. Атап әйткәндә, комплекслар янәшә­сендә ышыклаучы урман полосалары булдыру, әлеге максатта агач утырту турында килештек. Үсентеләр күтәрел­гәнче байтак вакыт үтәчәк, әлбәттә. Шуңа да, моннан тыш, якын арада һаваны сафландыру максатында аерым урыннарда яман исне йоту корылмалары төзеләчәк. Әлеге чаралар “Башкортстан ит компаниясе” средстволары исәбенә башкарылуы аңлашыладыр.
Экология елы кысаларында республикада табигать торышын яхшыртучы эре корылмалардан төбәкләрдә каты көнкүреш калдыклары полигоннары төзү дә каралган. Кызганычка каршы, проект документлары әзер булса да, Благовар районының Языково авылы янында шундый полигон төзү кичектерелеп, 2018 елга калдырылган. Бу хакта Хөкүмәтнең махсус карары бар.
Әйтергә кирәк, каты көн­күреш калдыклары җыю урыны булмау тоташ район, шулай ук район үзәге халкы өчен дә күптән туган мәсьәлә. Языково авылыннан 4 чакрымда урнашкан чүплек, чын мәгънәсендә, авылны басып бара. Чүпне урнаштыру тәрти­бе булмагач, пычратылган мәйдан елдан-ел киңәя. Чүплекнең (аны “калдыклар полигоны” дип атарга тел бармый) санитар объект сыйфатында милекчесе булмаганлыктан, биредә хуҗасыз­лык хөкем сөрә, шуңа да авыл халкы ихатасыннан түккән калдыкларны теләсә кайсы урынга бушата.
— Бу мәсьәләдә без дә бер ни эшли алмыйбыз, — ди Таһир Мостаев, әлеге хәлгә аңлатма биреп. – Биредә тәртип булдыру өчен иң тәүдә чүплекнең статусын законлаштырырга кирәк, аннары объект сыйфатында рәсмиләштереп, дәүләт органында теркәү таләп ителә. Шул сәбәпле, чүплекне инвесторларга тапшыра алмыйбыз. Хәзерге вакытта чүп­лектә тәртип булдыру, аны җыештыру Языково авылы биләмәсе хакимиятенә йөклә­телгән. Әмма аның техникасы да, бу эшне башкарырга хез­мәткәрләре дә юк. Шуңа да яңа полигон төзелгәнне көтәргә генә кала...
Әйткәндәй, махсус карар булуга карамастан, Языково авылы янында полигон төзе­лешенең киләсе елда башлануы да шикле. Эш шунда: калдыклар җыю буенча төбәк операторлары Языково полигонын үз карамагына алырга бик атлыгып тормый. Таһир Мостаев моңа болай ачыклык кертте.
— Төзеләчәк полигонның техник куәте зурдан түгел, — диде ул. — Мәсәлән, биредә җыелачак калдыкларның еллык күләме 40 мең тонна гына тәшкил итәчәк. Полигонның рентабельле булуы өчен анда калдыклар 100 мең тонна тирә­се җыелырга тиеш. Шул очракта гына китерелгән калдыкларны сортларга аерып җыю, аннары аларны эшкәр­түгә җибәрүне оештыру икътисади яктан отышлы булачак. Чүплек­не үз карамагына алырга теләүче инвесторлар да шундый таләп куя.
Ни хәл итәсең, эшне оештыру өчен кайчак чүп тә аз бу­ла икән. Моңа да карамастан, Языково авылы чүплеген­дә калдыклар арта гына бара, зарарланган мәйдан да киңәйгән­нән-киңәя. Район үзәгендәге “хуҗасыз” чүплектә әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәсен өчен калдыкларны зарарсызландыруны оештыру турында сүз алып бару да урынсыз, безнеңчә.
Шул ук вакытта районда каты көнкүреш калдыкларын эшкәртүче предприятие барлыгын да күз уңыннан чыгармыйк. Сүз аталышыннан ук аңлашылып торучы “Благоварпластмасса” җәмгыяте турында. Агымдагы елның декаб­рендә аның эшли башлавына 10 ел тула. Тәүге мәлдән үк предприятие киң ассортиментта пласмасса эшләнмәләре чыгаруга махсуслашса да, соңрак төп юнәлеше итеп полиэтилен пакетлар җитеш­терүне алды. Соңгы биш елда биредә җитештерүдә икенчел чимал – полиэтилен калдыклары кулланыла.
— Чималны, нигездә, республиканың калдыклар җыю предприятиеләреннән алабыз, — ди “Благоварпластмасса” җәмгыяте вәкиле Александр Гласснер. — Соңгы партиясе – 15 тонна — Стәрле­тамактан китерелде. Анда полиэтилен калдыкларын сортларга аеру яхшы оештырыл­ган, чималның сыйфаты әй­бәт, катнашмалар юк дәрәҗә­сендә. Икенчел чимал махсус җиһазларда эшкәртелә һәм грануллар рәвешен ала. Аңар­дан инде полиэтилен капчыклар һәм пакетлар җитеште­релә. Безнең продукция менә шулай даими әйләнештә. Кем белә, бер үк капчык безнең станоклар аша, бәлки, инде икенче-өченче тапкыр үтәдер. Ул полиэтиленның кайдадыр табигатькә зыян салып ятканчы җыелып, яңадан эшкәртелүе хәерле. Районда зур күләмдә тупланса, Благовардагы полиэтилен калдыкларын да эш­кәртүгә алынырга әзербез. Безнең эш девизыбыз: “Пакетны теләсә кем чүпкә әйләндерә ала, әмма чүптән пакет ясау һәркемгә тәтеми”. Экология елында бу сүзләр аеруча көнүзәк булып тора.
Бу урында шуны да бил­геләп үтик: “Благоварпластмасса”да елына якынча 2 миллион данә полиэтилен пакет җитештерелә. Шуларның күп­ме­седер хәзерге вакытта Языково авылы чүплегендә дә ятадыр...
Калдыктан кәнфит ясарга
Бүздәк районы хакимия­тенең Экология елын үткәрү турындагы карары 16 гыйнварда кабул ителгән. Ул үзе генә дә 24 пункттан тора, һәр чараны оештыру буенча җа­ваплы кешеләр билгеләнгән. Алар арасында чараларның иң зур өлеше район хакимия­тенең мәгариф һәм мәдәният бүлек­лә­ре җитәкчеләренә туры килә.
Экология елына төбәктә билгеләнгән чаралар күп төрле. Ел дәвамында, мәсәлән, тирә-як мохит сафлыгына юнәлтелгән акцияләр, иҗади конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр, мәктәпләрдә ачык дәресләр, “түгәрәк өстәлләр”, күргәзмәләр үткәрү каралган. Гамәли юнәлештәгеләрендә чишмәләрне, халык ял иткән паркларны, елга-күл буйларын, зиратларны чистарту күздә тотыла.
Мәдәният өлкәсендә чаралар аеруча күп билгеләнгән, атап әйткәндә, үзешчән агит­бри­гадаларның район конкурсын уздыру үзенчә яңалык булып тора.
“Бүздәк коммуналь сервисы”  җәмгыяте  хезмәткәрләре агач утырта.“Бүздәк коммуналь сервисы” җәмгыяте хезмәткәрләре агач утырта.Мөһим чаралар арасында язгы шимбә өмәләре нәтиҗә­сен биргән дә инде. Район хакимиятеннән алынган мәгъ­лүматлардан күренүенчә, май уртасына чистарту өмәлә­рен­дә 4 меңнән артык кеше катнашкан, җыештыру эшләренә 88 берәмлек техника җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, 133 тонна каты калдыклар һәм чүп чыгарылган, 16 чишмә чистартыл­ган, 199 чүп контейнеры яңар­тылган, 1500 төп яшь үсенте утыртылган.
Экология елын үткәрү буенча комиссия рәисе, район хакимияте башлыгының тормыш-көнкүрешне тәэмин итү, төзелеш, архитектура, сәнә­гать, коммуналь хуҗалык, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Салават Сәйфул­лин әйтүенчә, быелгы санитар-чистарту өмәләрендә пред­приятие һәм оешмалар ае­руча зур активлык күрсәткән. “Бүздәк коммуналь сервисы” муниципаль предприя­тие­сендә, мәсәлән, экологик өмә дүрт тапкыр үткәрелгән. Монда эш күләме шактый зур. Атап әйткәндә, су кудыручы ике насос станциясе ихаталары тәртипкә китерелә, Көязебаш авылында эчәр су тупланучы 7 чишмәнең әйләнә-тирәсе чис­тартыла, биләмәләр тулысынча төзекләндерелә. Моңа өс­тәп, предприятие быел үз карамагындагы биләмәләр тирә­сен яшелләндерүгә дә алынды. Бүздәктәге су кудырту насос станциясе янында коллектив хезмәткәрләре 200 төп нарат үсентесе утыртты (рәсем­дә).
Төбәктә Экология елында әйдәүче предприятиеләрнең берсе булып чикләнгән җавап­лылыктагы “Башкортстан экология коммуналь компаниясе” җәмгыяте саналырга хаклы. 2014 елда гына оештырылса да, ул кыска гына вакыт аралыгында үзен районның тирә-як мохит сафлыгы сагында торучы предприятиесе итеп танытты.
Җиде ел элек Бүздәк авылы янәшәсендә каты көнкүреш калдыклары полигоны төзелгән иде. Әйткәндәй, хәзерге чорда әһәмияте һәм кадере гаять арткан әлеге объектны булдыру башлангычы белән чыгып, аннары бу эшне ахырына җиткергән элекке “ПМК-16” оешмасы җитәкчесе, мәрхүм Венер Латыйповка бүген дә рәхмәтле Бүздәк халкы. Ә Илшат Фәттахов полигонда тәүдә мастер вазыйфасында хезмәт сала. Калдыкларны тоташ районда җыюны оештыру уе аңа нәкъ шушы чорда керә дә инде.
Әйткәнебезчә, 2014 елда төзелгән предприятие тәүдә көнкүреш калдыкларын җыю белән район үзәге биләмәсе чикләрендә генә шөгыльләнә. Бер елдан соң яңа предприя­тиегә ышаныч артып, аңа калдыкларны тоташ райондагы барлык авыллардан җыюны оештыру йөкләтелә. Әйтергә кирәк, коммуналь хезмәт күр­сәтүче компания матди-техник яктан ярыйсы үсешкән предприятие дәрәҗәсенә чыккан. Биредә махсус юнәлештәге егермегә якын техника берәм­леге тупланган, коллективта 43 хезмәткәр эшли.
— Санитар таләпләр күзлегенән караганда, авылларыбыз күзгә күренеп сафланды, — ди Илшат Мөнир улы. — Моны мактану дип кабул итмәгез. Әлеге уңайдан шундый саннар китерәсем килә. Хәзерге чорда безнең предприятие тарафыннан район буенча көненә 500-600 кубометр көнкүреш калдыклары, шулай ук һәртөрле чүп җыелып, полигонга озатыла. Безнең компания бу эшкә алынганчы әлеге күрсәткеч көненә 50-60 кубометр булган. Якынча исәпләүләр буенча да калдыкларның зур өлешенең чокыр-чакырларга, урман-кыр ышыклау посадкалары тирә­ләренә, ягъни рөхсәт ителмәгән урыннарга түгелүен аңлау кыен түгел. Моңа чик куярга тырышабыз, әлбәттә. Ләкин, кызганычка каршы, чүпне һәркемнең ихатасына килеп алсак та, табигатьне пычратучылар табыла әле.
Икътисади-финанс яктан коммуналь компания үз-үзен тәэмин итә, ягъни чүп-калдыктан акча “ясый”. Җитәк­че әйтүенчә, еллык табыш артык зур түгел, ләкин шунысы куанычлы: калдыклар җыю буенча килешү төзелгән йортлар хуҗаларының 95 процентка якыны күрсәтелгән хезмәт өчен исәп-хисапны вакытында ясый. Монысы инде компаниянең үз бурычларын җиткелекле үтәве, халыкта аңа ышанычның зур булуы хакында сөйли.
Көнкүреш калдыклары белән тиешле дәрәҗәдә эш иткәндә моның зур гына табыш чыганагы икәнлеген дә яхшы белә Илшат Фәттахов. Әмма, бу яктан караганда, авыл җир­легендәге калдыклар белән шәһәрнекеләр арасында аерма зур. Моны полигонда тупланган калдыклар да раслап тора. Әйткәндәй, полигон компания карамагында. Биредә калдык­ларның кайбер төрләрен сортларга аеру оештырылган, мәсәлән, картон тартмалар җыела һәм эшкәр­түче пред­приятиеләргә озатыла. Сүз дә юк, кавырсын шешә­ләрне аерып җыюга да алынырга әзерләр, ләкин бу эшне оештыру зур чыгымнар таләп итә. Аннары, полигонга ташылган калдыкларның күләме аз булу да кулны тота. Авыл җи­рендә шул ук кавырсын шешә­ләр көнкүрештәге әйләнештә калучан. Сөт тутырырга да ярап куя бит.
Авылларда көнкүреш калдыкларын җыюны оештыруда биредә совет чорындагы тәҗрибәне файдаланырга уйлыйлар. Мәсәлән, элек рай­поларның хәзерләүләр конто­расының һәр авылда диярлек үз вәкиле бар иде. Алар чүп­рәктән башлап, макулатурага кадәр җыйды. Хәзер исә көн­күреш калдыкларының аерым төрләренә ихтыяҗ арту күзә­телә, чөнки аларны икенчел чимал сыйфатында файдалану мөмкинлекләре дә артты.
Җыелган калдыкларны зарарсызландыру буенча компания махсус таләпләрдән чыгып эш итә. Ә алар елдан-ел катгыйлана бара. Мәсәлән, быелдан башлап аерым көнкүреш калдыкларын, атап әйткәндә, тирәнтен эшкәртүгә яраклыларын, полигонда күмү тыела. Бу җәһәттән зур гына штраф санкцияләре каралган. Димәк, калдыкларны мотлак рәвештә сортларга аеру, туплау һәм эшкәртүчеләргә җибәрү көнүзәк бурычларның берсенә әве­релә.
Октябрьский шәһәре ни өчен матур?
Үткән елда 70 еллыгын билгеләгән шәһәрнең соңгы чорда берничә тапкыр “Русия­нең иң төзек шәһәре” сыйфатында танылуының төп нигезе булып биредә экологик хәлнең даими рәвештә яхшыруы тора. Нәрсәдә чагыла соң әлеге үзенчәлек?
Әйтик, Октябрьскийның гомум мәйданы 9 мең 880 гектар тәшкил итә, шуның 1300 гектары — 2008 елда ук шәһәр милкенә күчерелгән урман һәм яшелләндерелгән мәйданнар. Әйтергә кирәк, республиканың төрле категориядәге шәһәр­ләре арасында шундый зур “яшел калкан”га ия булганнар бик аз. Шуңа да Октябрьс­кийның “Башкортстанның яшел башкаласы” дип йөртелүе гаҗәп түгел.
Шәһәрдә Экология елына билгеләнгән чаралар экологик үсеш буенча моңарчы кабул ителгән озайлы программаның дәвамы булып тора, дип әй­тергә мөмкин. Эшчәнлектә төп юнәлешләрнең берсе булып полигоннарда җыелган каты сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртүне тирә-нәйтү санала. Мәсәлән, һәр ел­ны шәһәр округы билә­мә­ләрендә 165 мең кубометр каты калдыклар җыела, шу­ларның 7,5 проценты эшкәртү үтә.
Октябрьскийда калдыклар җыюга җитди карыйлар.Октябрьскийда калдыклар җыюга җитди карыйлар.“Шәһәр биләмәләрен чис­тарту буенча генераль схема”­га ярашлы, биләмәләр 8 участокка бүленгән, һәр­берсендә каты көнкүреш калдыкларын җыю максатында 397 контейнер мәйданчыклары җиһаз­ландырылган. Аларның 90 процентына кавырсын шешәләр һәм алюминий банкалар җыю өчен челтәрле махсус контейнерлар куелган. Моннан тыш, 110 контейнерга исәпләнгән 51 мәйданчык җиһазлан­дырылган, эре калдыклар өчен 88 контейнер куел­ган.
шәһәрне яшелләндерү максатында былтыр 22 мең төп үсенте утыртылса, быел да бу күрсәткеч ким булмаячак. Шәһәрнең үз дендропитомнигы бар, аннан предприятие һәм оешмаларга, мәктәпләргә яшь үсентеләр бушлай таратыла. Быел шәһәрдәге 5 парк, 4 скверда яшелләндерү чаралары уздыру күзаллана.
Октябрьскийда каты калдыкларны җыю, ташу һәм эш­кәртү юнәлешендә эшләүче берничә эре предприятие исәп­ләнә. “СпецЭкоТранс” җәмгыя­те — шуларның берсе. 2003 елда оештырылган пред­прия­тиедә йөздән артык кеше эшли, биредә 70 берәм­лек махсус техника тупланган. 2012 елда биредә каты калдыкларны сорт­ларга аеру комплексы файдалануга тапшырыла, ул елына 40 мең тонна калдык эшкәртергә сәләтле.
— Хәзерге вакытта икенчел чимал сыйфатында полиэтилен капчыклар, кәгазь, картон, кавырсын шешәләр, пыяла калдыклары, тимер ватыклары җыела, — ди “СпецЭкоТранс” җитәкчесе Альберт Чернов. — Ул эшкәртүгә алынган калдык­ларның 7 процентын тәшкил итә. Хәзерге заманда, чит ил предприятиеләре белән чагыштырганда, артык зур күрсәт­кеч түгел, әлбәттә, аларда икенчел чимал чыгышы күбрәк бит. Ләкин бүгенге шартларда монысы да әһәмиятле, чөнки полигонда калдыклар барыбер азая, димәк, әйләнә-тирәгә зыян да кими.
Предприятие алдында Экология елында торган төп бурычларның берсе — каты калдыкларның яңа полигоны төзелешен дәвам иттерү. Иске полигон 1972 елда файдалануга тапшырылган, аның сыйдырышлыгы – 1 миллион 200 мең тонна. Хәзерге вакытта ул 85 процентка тулган, димәк, яңа полигон — киләчәк еллар таләбе. Яңа полигон 865 мең тоннага исәпләнгән, мәйданы — 7 гектардан артык. Файдалануга тапшыру вакыты – 2020 ел.
Шәһәрдә экологик хәлне яхшыртуга зур өлеш кертүче предприятиеләрдән чикләнгән җаваплылыктагы “Грин” җәм­гыятен дә билгеләргә мөмкин.
Хәзерге вакытта предприятие калдыкларның 29 (18 төре — куркыныч һәм аеруча зарарлы) төрен җыю, эшкәртү һәм үтилләштерү белән шө­гыльләнә. Шәһәрнең эре бистә­ләрендә “Грин”ның 6 пункты урнаштырылган, алар халык өчен уңайлы график буенча эшли. Үткән елда барлыгы 927 тонна макулатура, 621 тонна пыяла ватыклары, 47 тонна полиэтилен һәм кавырсын эшләнмәләре калдыклары, 13 тонна иске аккумуляторлар кабул ителеп, эшкәр­түчеләргә озатылган.
Гомумән, предприятиенең эшчәнлек даирәсе киң. Атап әйткәндә, биредә сәнәгать калдыкларыннан аеруча зарарлы саналучы терекөмешле лампалар һәм шуңа караучы башка җиһазлар, термометрлар, батарейкалар җыюны җайга салдылар. Бу юнәлештә “Грин” шәһәр округы хакимияте белән берлектә эшли. Мәсәлән, үткән елда торак йортларның шәхси секторында терекөмешле иске лампалар җыю максатында 7 контейнер куелган. Республика Хөкүмәте тарафыннан билге­ләнгән мөһим эшкә “Грин” да үз өлешен кертә.
Предприятие җиңел авто­мо­бильләрне үтилләштерү программасы буенча да киң эшчәнлек җәелдерде.
Предприятие директоры Антон Вайсброт Экология елында аерым төр калдыкларны җыюда республикада, ниһаять, ачыклык кертелер, дип тә өметләнә. Мәсәлән, гамәлдән чыккан автопокрышкаларны җыю белән кем шөгыльләнергә тиеш? Аларны эшкәртүгә кайсы оешмалар алына? Әлегә бу сораулар ачык кала, нәтиҗәдә, беркемгә дә кирәге булмаган иске авторезина чүплекләргә чыгарып яндырыла.
Антон Григорьевичны борчыган мәсьәләләр арасында яшь буынны экологик мәдә­ният­лелек рухында тәрбияләү дә бар. Әйткәндәй, “Грин” җәмгыяте бу юнәлештә берни­кадәр тырышлык та сала. Атап әйткәндә, шәһәр мәктәплә­рендә оештырылган экология акцияләрендә актив катнашып, яшь буын арасында бу юнә­лештә аңлату эшләре алып бара.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты,
Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы
генеральный директоры Раил Фәхретдинов аңлатмасы:

— Зарарсызландыру максатында полигоннарда яисә чүплекләрдә калдыкларны җиргә күмүдән баш тартып, аларны эшкәр­түгә күчү – хәзерге чор таләбе. Бу үзен экологик күзлектән генә түгел, икътисади яктан да аклый. Ни өчен дигәндә, куллану вакыты үткән яисә искергән әйберләрнең файдалы сыйфат­ларының барысын да югалтмавы яхшы билгеле. Ә калдыкларның файдалылык нәтиҗәсе аны эшкәртүнең нинди дәрә­җәдә оештырылуыннан тора. Хәер, бу юнәлештә Башкортстанда бай тәҗ­рибә тупланган, калдыкларны куллану нигезендә уңышлы эшләүче предприя­тиеләр байтак. Атап әйт­кәндә, “Альтернатива” да шулар исәбендә.
Ә менә калдыкларны җыеп һәм сортларга аерып, югары сыйфатлы икенчел чимал дәрәҗәсенә җиткерү эше тоташ республика күләмендә җайга салына гына әле. Ничек кенә авыр булмасын, башкача юл юк, чөнки эшкәртү нәти­җәсендә файдаланырга мөмкин булган каты көнкүреш калдыкла­ры­ның аерым төрләрен полигоннарда үтил­ләштереп, ягъни җиргә күмеп әйләнештән чыгару тыелды. Бу хакта “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законга 2016 елның 28 декабрендә үзгәрешләр кертелеп, ул шушы ел башыннан гамәлгә куелды.
Әйтергә кирәк, калдыклар әйләне­шен­дәге әлеге бик җитди үзгәреш­ләрнең ка­бул ителәчәге күптән билгеле иде. Республикада моңа әзерлек җәел­дерелде, шушы максатта Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Сәнәгать, инновацион үсеш һәм малтабарлык коми­те­тының февральдә Октябрьскийда күчмә утырышы үтте. Анда катнашучылар, “Альтернатива”ның җитеш­терү мәйданчык­ларында булып, пред­приятиенең калдыклардан тупланган икенчел чималдан яңа төр продукция, атап әйткәндә, агач-полимер катнашмалары чыгару тәҗрибәсе белән танышты.
Әйе, калдыклардан да заманча пластмасса әйберләр җитештереп була, әмма монда калдыкларның аерым җыелып, аның икенчел чимал дәрәҗәсенә җит­керелүе төп таләп итеп куела. Мондый чималны куллануда “Альтернатива”да техник мөм­кинлекләр зурдан.
Очрактан файдаланып, шуны да белде­рәсе килә: калдыкларны куллану турында законга үзгәрешләр ел башында ук көченә керде. Кызганычка каршы, моның турында бик азлар гына хәбәр­дар. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы закондагы үзгәреш­ләр турында аңлату эшләре алып баруда сүлпәнлек күрсәтә, дигән фикер туа. Ә бит, белүебезчә, законны үтәмә­гән өчен җавап­лылык та каралган. Дәүләт җые­лышы-Корылтайда үтәчәк парламент тыңлауларында әлеге мәсьә­ләгә дә ачыклык кертелер, дип ышанам.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Туым арту бюджетка күпмегә төшәчәк?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Туым арту бюджетка күпмегә төшәчәк?
2020 елда җанисәп үткәреләчәк
Вчера, 14:13 :: Җәмгыять
2020 елда җанисәп үткәреләчәк
Сакланганны  саклар!
18-07-2017 :: Җәмгыять
Сакланганны саклар!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

83 (25087)

от 20 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»