Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әзербайҗан белән хезмәттәшлек ныгыЙ

20.05: Әзербайҗан белән хезмәттәшлек ныгыЙ

Әзербайҗан белән хезмәттәшлек ныгыЙРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Әзербайҗан Республикасының мәгариф министры урынбасары Метин Эйнуллаев белән очрашты. Уфада ул Русия һәм Әзербайҗан югары уку йортлары ассоциациясенең II форумында катнашу өчен килде. Яклар вузлар арасында киләчәктә үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерде.

— Кооперация, үзара ярдәм итү, уртак эшләр башкару, студентларның төрле вузларда белем алу мөмкинлеге — болар барысы да безнең өчен мөһим, — диде Рөстәм Хәмитов. — Һичшиксез, без дә бу юнәлештәге эшне хуплыйбыз һәм Башкортстан университетларының әлеге Ассоциация эшчәнлегендә зур роль уйнавына ышанабыз. Бу җәһәттән мәдәни, гуманитар, фәнни хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез.
Метин Эйнуллаев сүзләренә караганда, форум кысаларында югары уку йортлары үзара хезмәттәшлекне уңышлы үстерә, яңа проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен тикшерә.
— Безнең өчен, беренче чиратта, Әзербайҗан студентлары өчен академик дәрәҗәсен күтәрү һәм производствода практика үтү мөмкинлеге мөһим, — диде министр урынбасары. — Башкортстанның икътисади үсеш куәтен беләбез. Безнең өчен икътисадның барлык өлкәләре дә зур әһәмияткә ия.
Уфада Русия һәм Әзербайҗан югары уку йортлары ассоциациясенең II форумы узды. Анда университетларның төбәкләр үсешендәге роле, югары уку йортларының халыкара хезмәттәшлеге, аларның халыкара һәм дәүләт рейтингларында катнашуы кебек мәсьәләләр тикшерелде.
Форумның пленар утырышында Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, Әзербайҗан Республикасының Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Ассоциация әгъзасы булган югары уку йортлары һәм Русиянең төп университетлары ректорлары катнашты.
Форум нәтиҗәләре буенча резолюция, Уфа декларациясе, Ассоциация Уставы кабул ителде.
Ассоциация 2015 елда Баку шәһәрендә Русиянең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән Әзербайҗан Республикасының мәгариф министры Микаил Джаббаров, Русия һәм Әзербайҗанның югары уку йортлары ректорлары рәсми очрашкан вакытта төзелгән иде. Аңа Русиянең — 32, Әзербайҗанның 12 югары уку йорты кергән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тарихыбыз үзебезнеке
25-05-2017 :: Җәмгыять
Тарихыбыз үзебезнеке
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
23-05-2017 :: Җәмгыять
Яшелчә дә монда җырлап үсә!
Ике республика —  бер дөнья
23-05-2017 :: Җәмгыять
Ике республика — бер дөнья
Сәләтле балалар бүләкләнә!
22-05-2017 :: Җәмгыять
Сәләтле балалар бүләкләнә!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»