Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Эштә дә, сабантуйда да сынатмыйлар!

15.06: Эштә дә, сабантуйда да сынатмыйлар!

Ат чабышында “Поинтгрейд” кушаматлы ат һәм  аның хуҗасы Вәсил Котыев җиңде.Ат чабышында “Поинтгрейд” кушаматлы ат һәм аның хуҗасы Вәсил Котыев җиңде.Стәрлебаш районында халык ихлас күңел ачты.

Ничә көн туктамыйча яңгыр койды... Ә сабантуй буласы иртәдә болытлар таралды, ниһаять, сагынып көткән кояш елмайды. Ел буе зарыгып көткән бәйрәмне — уңган авыл эшчәннәрен данлау көнен табигать тә белде, күрәсең.


...Авыл читендәге мәйданда алып баручының тавышы яңгырый: “Хөрмәтле стәрлебашлылар! Сабантуй ачык дип игълан ителә!” Һәм киң яланга рәсми чыгышлар түгел, ә чагу хореографик композиция хуҗа була. Мәйдан чөген­дерчеләр, механизаторлар, печән­челәр, савучылар роленә кергән биючеләргә бирелә. Бию­ләрдә хезмәт дәрте, чәм — барысы да бар, нәкъ тормыштагыча.
Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров алдынгыларны һәм район халкын чәчүне уңышлы тәмамлау белән котлады.
— Чәчүгә ике атна соңлап төш­тек, әмма тәҗрибә һәм осталыкларын дөрес куллана белгән механизаторлар, хуҗалык җитәкче­ләре һәм белгечләр тырышлыгы белән эшне кыска агротехник срокларда тәмамладык, — диде ул.
Быел яз 46,2 мең гектар чәчел­гән. Аграрийлар яхшы уңышка өметләрен өзми, чөнки күп нәрсә авыл хезмәткәрләренең тырышлыгына бәйле. Ә стәрлебашлылар эшли белә!
Тәрбикләү сүзләре белән чыгыш ясаганда авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та моны ассызыклады, районның авыл хуҗа­лыгы продукциясен җитештерүдә республикада алдынгы позицияләр биләвен билгеләде.
Авыл эшчәннәренә һәм эшне дөрес оештыра белгән район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдус Гомәров, күрше районнар һәм эре пред­прия­тиеләр җитәкчеләре җит­керде.
Я, кем өлгеррәк?Я, кем өлгеррәк?Алдынгы хезмәткәрләргә акчалата премияләр, дипломнар һәм истәлекле бү­ләк­ләр тапшырылды.
Рәсми өлештән соң, га­дәттәгечә, спорт, күмәк уен­нар башланды. Район хал­кының иң яраткан бәй­гесе — ат чабышында Ленин исемен­дәге хуҗалык­тан “Поинтгрейд” кушаматлы ат һәм аның хуҗасы Вәсил Котыев җиңеп чыкты. Ә калганнарга — нинди спортта үзеңне сынап карарга телисең — рәхим ит! Милли көрәш, волейбол, футбол, армспорт, аркан тартышу, баганага ме­нү, капчыкларда сикерү, кашыкка йомырка салып йөге­рү, күз бәйләп чүлмәк вату һәм башкалар өлкән­нәр­нең дә, бала­ларның да күңелен күтәрде. Һәр елдагыча, Стәрле­башта тирмәләр бәйгесе узды. Бу юлы ул Экология елына багышланган иде.
Райондашлар җыенына бик күркәм концерт программасы әзерләнгән иде. Урындагы коллективлар белән бер сәхнәдә Стәрле­башта туып үскән артистлар — Гөлназ белән Эльмир Газизуллиннар, Физалия белән Илһам Рәхи­мов­лар, Фәрзәлия белән Денис Ибра­һимовлар чыгыш ясады. Стәр­лебашлыларны тәбрикләр өчен бәйрәмгә Башкортстанның халык артисты Асия Смакова да килгән иде.
Күңелле яллар бер тында узып та китте. Иртәдән исә — янә эшкә! Чәчелгәнне күз карасыдай саклап үстерәсе бар бит әле.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төбәк мөһим вакыйгага  әзерләнә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәк мөһим вакыйгага әзерләнә
Урлашырга өйрәтмә!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
22-06-2017 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Коега егылып төшкән!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
22-06-2017 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»