Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сәхрәләргә чыксам, ниятем бар: изге Болгарларны күрергә!

15.06: Сәхрәләргә чыксам, ниятем бар: изге Болгарларны күрергә!

Сәхрәләргә чыксам, ниятем бар: изге  Болгарларны күрергә!Һәр халыкның күңел түрендә йөрткән, буыннан-буынга сөйләнгән, риваятьләрдә сакланган, үләннәре, чишмә сулары үзенә тартып торган изге урыннары бар. Татар халкы, шул исәптән Башкортстан татарлары өчен ул – Болгар. Милләтебезнең бишеге булган, рухыбызның кыйбласын билгеләгән Бөек Болгар елдан-ел нурлана, аның даны һәм тарихи-мәдәни әһәмияте артканнан-арта бара.

Ел саен июль азагында Башкортстан җиреннән ак пароход хозур сәфәргә юллана. Бөек Болгарга сәяхәт кылучы бу пароходта республикабызның танылган мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар, шагыйрьләр, композиторлар, сәнгать сөючеләр, чит ил кунаклары бара. Сәяхәт­нең төп максаты – ата-бабалары­бызның әрвахларына, аларның изге җиренә — Бөек Болгарга зиярәт кылу. Борынгы болгарлар нәкъ биредә үзенең булмышын билгеләгән, дан-шөhрәте таралган халык буларак та шушында танылган.
Билгеле ки, элек-электән “Төньяк Мәккә” галимнәр, шагыйрьләр, дәүләт hәм җәмә­гать эшлеклеләрендә зур кызыксыну уяткан. Бу җирләргә сәяхәт кылганнан соң Петр I Русиядәге тарихи-архитектура ядкарьләрен саклау турында беренче санлы фәрман чыгара. Бүгенге көндә дә Болгар шәhәрендә сакланып калган Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш мавзолейлары, Хан төрбәсе, Олы hәм Кече манаралар, соңгы елларда төзелгән Ак мәчет, Икмәк музее, остаханәләр, Үзәк музей сәфәрчеләрне үзенә тарта.
Уфа шәhәренең “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге теплоходта Уфа – Сергеевка — Түбән Кама – Болгар – Казан — Яр Чалы — Уфа маршруты буенча “Болгарга сәяхәт” программасын беренче тапкыр 23 ел элек оештырды. Ел саен оештырылучы бу сәфәрдә татар hәм башкорт сәнгатенең бихисап танылган вәкилләре, күренекле артистлар катнашты. Узган еллар эчендә бу грандиоз суперпрограммада татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Ильясов, Рөстәм Маликов, Фәдис Ганиев, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Радик Динәхмәтов, Рәсим Низамов, Илсөя Бәдретдинова, Шамил Хәмәдинуров, Артур Туктагулов, Миңзифа Искужина, Бибисара Азаматова, Фердинанд Сәлахов, композиторлар — Роза Сәхәветдинова, Салават Низаметдинов, Луиза Батыр-Болгари, Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар, Альбина Имаева, Фәүзә Гасакирова, прозаиклар һәм драматурглар – Әмирхан Еники, Туфан Миң­нуллин, Кояш Тимбикова, Тайфур Сәгый­тов, шагыйрьләр — Назар Нәҗми, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин, Сафуан ­Әлибаев, Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Гөлфия Юнысова, Марис Нәзиров, Мө­дәрис Әгъләмов, Фәния Чанышева, Рамил Чурагулов катнашты.
Быелгы сәяхәт Австралиядәге татар-башкорт диаспорасына нигез салучы­ларның берсе, танылган җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Садриның тормыш һәм иҗат юлына багышлана. “Борис Полевой” теплоходында 25 июльдән 30 июльгә кадәр оештырылачак бу уникаль сәяхәт Дүртөйле — Түбән Кама —Болгар — Казан — Дүртөйле маршруты белән үтәчәк. иҗат юлын Башкортстаннан башлаган, сәнга­тебездә үз урынын тапкан, популярлыгы белән феноменга әйләнгән Филүс Каһиров Казандагы иҗатташ дуслары белән зур концерт ясаячак. Аның башкаруында сәфәрдә катнашучы Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Рамил Чурагулов, Мидхәт Әбделмәнов, Фәнис Рәхмәтуллин сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак. Әлфия Юлчурина, Фән Вәлиәхмәтов, Венера һәм Марат Шәрипов­лар, Фәнир Галимов, Илнур Газизов, “Зөләйлә” төркеме, Австралия шагыйрәсе Сафия Вәли чыгышлары сәфәрчеләрнең күңеленә хуш киләчәк.
Сәфәр вакытында Австралиядә яшәүче милләттәшләр белән якыннан очрашу, күренекле сәнгать әһелләрен сәхнәдән тыңлау, алар белән аралашу-серләшү быелгы сәяхәттә катнашучылар өчен көтел­мәгән ачыш булачак. Сәфәрдә бер минут та бушка узмаячак: һәр көн иртә урындыгы “Рамазан” радиосы аша тапшырылган азан белән башланып китә, алдан әзер­ләнгән дүрт-биш мәдәни чара күңелләрне баету, фикерне тирәнәйтү максатында оештырыла. Заманында бу үзенчәлекле программага карата Наҗар Нәҗми: ”Искитәрлек, бу бит үзе бер республика!” — дип соклануын белдергән иде.
Шул ук вакытта сәяхәт барышында hәр кеше үзенчә ял итәргә дә өлгерәчәк: студентлар дискотеканы хуш күрер, олыраклар гармунга кушылып җырлар, биер, балалар яратып “Рамазан” мәдрәсәсенә йөрер, кемдер кояшта кызыныр яисә су коеныр. Оештыручылар hәркемнең күңе­лен күрергә тырышачак: сабантуйда, конкурста җиңү­челәр, мәдәни чараларда актив катнашу­чылар, сәфәргә озак еллар буе баручылар махсус призларга лаек булачак, әти-әниләренә путевка сатып алган улларга, кызларга “Игелекле бала” бүләк­ләре тапшырылачак. Тукталыш вакытында сәфәр­челәр елга буендагы табигатьтә ял итәргә дә, матурлык белән хозурланырга да өлгерәчәк.
Узган елларда сәфәрчеләрне гаҗәпкә калдырганы – пароход тукталган урыннарда чәкчәк, икмәк-тоз, курай-гармуннар, ансамбльләр белән каршы алу тантаналары, автобусларга утыртып кунак итүләр булды. Быел да hәр шәhәрдә Башкортстан кунакларын хакимият башлыклары, урындагы милли җәмгыять оешмалары вәкил­ләре үзләре яр буена чыгып тәбрикләячәк. Алдагы программаларның берсендә актив катнашкан, Салават башкорт дәүләт драма театрында озак еллар буе эшләгән Наилә Байкова бу сәфәргә түбәндәгечә бәя бирде: “Болгарга сәяхәт” хакында элек ишеткәнем бар иде. Әмма бу программаның шундый оста hәм фәhемле оештырылганын күз алдыма да китерми идем. Алдагы елда сәфәргә театрның бөтен артистларын алып киләчәкмен. Бу хозурлыкны алар да күрсеннәр”.
Айтуган Мансуров.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
Вчера, 12:10 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
Вчера, 10:29 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр
Ах, кыяры, помидоры!
15-08-2017 :: Җәмгыять
Ах, кыяры, помидоры!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»