Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Евразия йөрәге” тибүдән туктамый!

15.06: “Евразия йөрәге” тибүдән туктамый!

“Евразия йөрәге” тибүдән туктамый!15-18 июньдә башкалада халыкара фестиваль үтә.

Соңгы көннәрдәге дәвамлы яңгырларга бәйле, “Евразия йөрәге” халыкара фестивален үткәрү вакыты кичектерелде. Фестиваль кысаларында узган “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең гала-концерты гына алдан планлаштырылган вакытта — 12 июньдә узды.


Калган чаралар 15-18 июньдә үтәчәк.
Бүген 20 сәгатьтә Уфа амфитеатрында республиканың яшьләр симфоник оркестры чыгышы белән “Симфония төне” башланачак. Бу кичтә күренекле сәхнә осталары Илһам Вәлиев, Артур Кәепкулов, Гөлнара Вәлиеваны тыңлау мөмкин булачак. Оркестр Шуберт симфониясен башкарачак.
16 июньдә 17-18 сәгатьләрдә Уфада Зәки Вәлиди урамы буйлап Башкортстан халыкларының милли киемнәрендә узу көтелә. Оештыручылар барлык халыкны әлеге чарада актив катнашырга чакыра. Бәйрәмгә тоташ милли киемдә түгел, ә түбәтәй, калфак, яисә башка милли бизәк кулланырга да мөмкин.
Аннан соң — “Уйна, гармуным!” республика бәйрәме (анда районнардан да гармунчы һәм баянчылар, барлыгы 300ләп кеше катнашыр дип көтелә), ә ул тәмамлангач, 20-23 сәгатьтә “Этнотөн” булачак.
17 июньдә 19.30 сәгатьтә Башкортстан Милли симфоник оркестры “Симфония төне”нә чакыра. Анда Мариин театрыннан, Зур театрдан әйдәүче солистларның, бөтен дөньяга билгеле җырчыларның катнашуы көтелә.
18 июньдә 18.30 сәгатьтә “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле концерты узачак. Ул тәмамлануга, 20 сәгатьтә “UFA – Kuraifest” башланачак. Курай бәйрәменә, шулай ук, бөтен республикага билгеле курайчылар җыелачак.
Чараны оештыручылар — Русия һәм республика Мәдәният министрлыклары, Милли эшләр буенча федераль агентлык, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе.
Фестиваль үткәрелү уңаеннан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конферен­циясендә “Евразия йөрәге”нә әзер­лек эшләре белән филармониянең һәм фестивальнең директоры Айдар Зөбәйдуллин таныштырды. Аның әйтүенчә, чараның үткәрү вакытын күчерү бик авырга туры килгән. Фестивальдә катнашучы артист­ларның эш графигы 1-1,5 ел алдан төзелә, анда үзгәрешләр кертү бик авыр.
— Үзгәрешләр булса да, сыйфат ягыннан югалтулар булмаячак. “Евразия йөрәге” Русиядә оеш­тырылучы иң зур фестивальләр арасында әйдәүче урынга лаек, — диде Айдар Һизбулла улы. — Аны бөтен дөнья халкы онлайн режимда күзәтеп барачак. Тавыш аппара­тураларын көйләүгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тавыш режис­серлары җәлеп ителгән. Фес­тиваль көннәрендә “Телеүзәк” тукталышыннан автотранспорт йөрү вакытын озайту планлаштырыла.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төбәк мөһим вакыйгага  әзерләнә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәк мөһим вакыйгага әзерләнә
Урлашырга өйрәтмә!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
22-06-2017 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Коега егылып төшкән!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
22-06-2017 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»