Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Һәр уены, һәр мизгеле сагындырыр ел буе

17.06: Һәр уены, һәр мизгеле сагындырыр ел буе

Рәлиф Сафин кулыннан истәлекле бүләк.Рәлиф Сафин кулыннан истәлекле бүләк.Илештәге сабантуйга Мостай Кәрим исемендәге һәм шәрәфле якташлары
Рәлиф Сафин фондлары да ярдәм күрсәтте.


Сабан туе, халык күңел ача,
Яше-карты бар да җыелган,
Борынгыдан калган гадәт
бит ул – Тарихларда язып куелган.

Әйе, сабантуй — гасырлар буе нинди генә вакыйгалар булмасын, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган, көтеп алган милли бәйрәм, бүгенге көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлыгыбыз. Елның-елында ул район үзәгендә үз югарылыгында оештырыла. Агымдагы елда һава торышының көйсезләнеп торуы илешлеләрнең бераз кәефен кырса да, бәйрәм рухын төшерә алмады. Райондашлар яңа уңышка нигез салу куанычы тантанасына, елларның имин, бәрәкәтле килүенә шатланып, игеннәрнең мул булачагына өмет баглап, туганнар, дуслар белән очрашып күрешергә, уен-бәйгеләрдә катнашырга дип, бердәм булып, мәйданга җыелды. Табигать тә моңа каршы килмәде – көтелмәгән җылы, кояшлы иртә белән сөендерде. Болар барысы да авыл кешесенең күңеленә өмет һәм бәйрәм кәефе өстәде.
Башта үзәк мәйданнан бәйрәм символикасы белән бизәлгән “тройка”лар узды. Милли киемдәге кыз һәм егет бәйрәмгә җыелучыларны Илеш икмәге һәм милли ризыгыбыз — чәк-чәк белән сәламләде, фанфаралар сабантуй башлануын хәбәр итте. Бәйрәм флагын күтәрү хокукы “Чәчү-2017”дә җиңү яулаган “Илеш” кооперативы рәисе Рәмил Нурыевка, әлеге хуҗалыкның механи­заторы Рәмил Сәрвәровка, “Урожай” ширкәтенең алдынгы савучысы Зилә Шакирҗановага, армреслинг буенча 2017 ел чемпионы, спорт мас­терлыгына кандидат Тимур Мөхәммәтовка бирелде.
Илеш сабантуе быел да күп кунаклар кабул итте. Русия Дәүләт думасы депутатлары Фәрит Ганиев, Рифат Шәйхетдинов, Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, “СУ-10 компанияләр төркеме” җәмгыяте генеральный директоры, Дәүләт жыелышы-Корылтай депутаты Валерий Мансуров, якташыбыз, Илеш районының шәрәфле шәхесе Рәлиф Сафин, Баймак районы вәкил­ләре илешлеләрнең шатлыгын уртаклашырга килде. Барабанчы кызлар чыгышыннан соң, мәртәбәле кунаклар сәхнә түренә күтәрелде.
Беренче булып сүзне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алды.
Ягез, кем көчлерәк?!Ягез, кем көчлерәк?!— Бүген уңдырышлы Илеш җирендә чын-чыннан зур һәм шатлыклы бәйрәм. Барлык авыл хезмәт­чәннә­рен, игенчеләребезне, тер­лек­челәребезне лаеклы данлыйбыз, чөнки аларның хез­мәте җәмгыять тормы­шының нигезен тәшкил итә, — дип башлады ул чыгышын. — 66 мең гектар мәй­данда бөртек­леләр чәче­леп, яңа уңышка ныклы нигез салынды. “Урожай” шир­кәте, “Урал”, ”Агыйдел”, “Илеш МТС” җәмгыять­ләре, “Маяк”, М. Гәрәев исе­мен­дәге кооперативлар, И. Ихсанов, Г. Гайнетдинов ху­җа­­лыкларының җир эшкәр­тү­­челәре язгы кыр эшләрен оптималь срокларда оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Агымдагы ел мөһим сәяси һәм мәдәни вакыйгаларга бай. Русиядә, республикада Экология һәм аеруча сакланучы табигать терри­то­рияләре елы игълан ителде. Шуның белән бәй­ле, район халкын авыл биләмә­ләре терри­тория­лә­рен тө­зек­ләндерүгә, яшел­лән­дерүгә һәм чистартуга бәй­ле чараларда катнаштыру өчен халыкны активлаштыру максатында күләмле эшләр алып барыла. Шулай ук, агымдагы елда без район­дашларыбызның — ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Муса Гә­рәев­ның тууына — 95, Совет­лар Союзы Герое Әнвәр Аб­дуллинның тууына 100 еллык юбилейларын тантаналы билгеләячәкбез, — диде Илдар Иршат улы, шулай ук са­бантуйда катнашучыларга күтәренке кәеф, уңышлы старт­лар теләде һәм тәбрик­ләү өчен сүзне Башкортстан Хөкү­мәте Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәм­мәт­­диновка бирде.
Ирек Рәдил улы барлык район халкына республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт исеменнән кайнар котлау сүзләрен җиткерде, респуб­ликаның социаль-икътисади үсешендәге перспектив бурычлар белән таныштырды.
— Бүген илешлеләрнең бәйрәмен республика белән бергә каршылыйбыз, — диде ул. — Биредәге хезмәт сөючән халык аның үсеше­нә зур көч сала. Игенчеләр һәм терлек­челәр фидакарьлек күрсәтеп, язгы кыр эш­ләрен вакытында тө­гәл-ләде. Район республикада алдынгылар исә­бендә бара. Киләчәктә дә куелган максатларга ире­шергә язсын сезгә!
Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!Арытаба ул район алдынгыларына дәүләт бүләк­ләре тапшырды. “СУ-10 ком­панияләр төркеме” җәм­гыятьнең генеральный директоры, Дәүләт жыелышы-Корылтай депутаты Валерий Мансуров, “Русия почтасы“ филиалы – Баймак почтамты начальнигы Шамил Нигъ­мәтуллин сүз алып, илеш­леләрнең тырыш, һәр тармакта алдынгы булуын бил­геләп котлауларын җиткерделәр. Арытаба Валерий Әдһәм улы хезмәт алдынгыларына Дәүләт җые­лы­шы-Корыл­тай рәисе­нең Рәх­мәт хатын тапшырды.
Сабантуй мәйданыннан, бәйрәм символы буларак, бизәл­гән, куәтле һәм җи­теш­­терүчән “Джон-Дир” тракторында “Илеш МТС” җәмгыяте механизаторы Рәфис Габбасов узды. Ул, яшь булуына карамастан, районыбыз басуларында барлык көчен салып хезмәт итә һәм уңыш­ларга ирешә, күпләргә үрнәк булып тора. Чараның чагу бизәге булган парадны тер­лек­челектә җиңү яулаган “Урожай” шир­кәте, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарган “Илеш” кооперативы алдынгылары башлап җибәрде. “КамАЗ” автомашиналарында узган хезмәт алдынгыларын район ветераннар советы рәи­се Анатолий Романов җи­тәкче­легендә өлкән буын вәкилләре алыштырды. Халык һәркайсын алкышлар белән каршылады, бу ­миз­­­­гел­­дә һәркем­нең йө­зен­дә ветераннарга, алдынгыларга карата рәхмәт, хөр­мәт, горурлык хисләре чагылды. Арытаба автомашиналарда урын­дагы сәнә­гать һәм төзе­леш оешмаларында, район предприя­тие­ләрендә, социаль, мәга­риф өлкәләрен­дә эшләүче алдынгылар, республика спорт ярышларында җиңү-челәр һәм чемпионнар, уку алдынгылары, республика олимпиадалары призерлары, төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңү­челәр, агымдагы елда никахлашкан яшь парлар үтте.
Сабантуйның тантаналы өлешенең иң күркәм мизгел­ләренең берсе, һич­шиксез, алдынгыларны билгеләү булгандыр.
Үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында әдә­би-хореографик композицияне дә һәркем сокланып карады, ул районда яшәүче төрле милләт халыкла­ры­ның бердәм­леген, дуслыгын чагылдырды.
Сабантуйда спорт ярышлары зур активлык белән үтте. Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерүләр, көянтә белән су ташу, катыктан тәңкә эзләү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка милли уеннарда бала-чага, яше-карты, бәй­рәм шатлыгын уртаклашырга төрле төбәкләрдән туган җирен сагынып кайткан якташлар, кунаклар бик теләп катнашты.
Милли көрәш — сабан­туйның чагу бизәге. Бил бир­мәс батыр­ларның мәй­дан тотуын карарга теләү­челәр күп булды.
Ат чабышы башлануга, бу спорт төрен яратучылар мәйдан янына җыелды.
Сабантуйны Илеш хал­кының яшәешен, тарихын чагылдыручы күркәм тирмә­ләр­сез күз алдына китерү мөм­кин дә түгел. Әйе, агымдагы елда да бай ризыклы, сый-нигъмәт­ләрдән сыгылып торган өстәлле тирмә­ләр бәй­рәм­гә ямь биреп, эчтә­леге, матурлыгы белән аерылып торды, аларда халкы­бызның рухи байлыгы, милли бизәк­ләре, аш-суга һәм җыр-биюгә осталыгы чагылдырылды.
Сабантуйда балаларның күңелен ачу максатында аттракционнар эшләде. Спорт ярышларыннан соң, үзәк сәхнәдә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһи­ров һәм аның иҗат­таш­ларының концерты баш­ланды. Моңлы җырчы чыгышын илешлеләр җылы кабул итте.
Шунысын да аерып әй-тер­гә кирәк, сабантуйны үткәрүгә районнан чыккан күренекле шәхес­ләр һәм аларның дуслары да зур өлеш кертте. Мисалга, Русия Табигать фәннәре ака­де­мия­сенең мөх­бир әгъ­засы, Русия һәм Башкортстан нефть һәм газ сәнә­га­тенең атказанган хез­мәт­кәре, бик күп орден-медаль­ләр иясе, районның шәрәф­ле шәхесе Рәлиф Сафин, аның дусты, М. Кәрим исе­мендәге фонд­ның оештыручысы, Мостай Кә­рим­нең оныгы Тимербулат Кәри­мов, аның тормыш иптәше Инга Кәримова матди ярдәм күрсәт­теләр. Район сабантуендагы спорт ярышлары җиңүче­ләренә бирелгән кырыктан артык приз, нигездә, алар җитәк­ләгән хәйрия фондларыннан бүленгән акчага алынды. Кызганычка каршы, чакырулы булсалар да, Тимербулат Олегович белән Инга Игоревна район сабантуена кайта алмадылар. Бүләкләрне алар исе­мен­нән дә җиңүчеләргә Рәлиф Сафин үзе тапшырды.
Моннан тыш, Рәлиф Рә­фил улы туган ягында — Иске Кыргыз авылында узган сабантуйны үткәрүгә киткән матди чыгымнарны да үз өстенә алды. Игелекле күңелле якташыбыз җитәк­ләгән хәйрия фондыннан бүлен­гән акча исәбенә спорт ярышларында җиңү­челәргә призлар бирелде, 50, 55, 60 ел бергә яшәгән парлар тәбрикләнде, Фә­ридә һәм Роберт Тимербаевлар, Гүзәл Асылбаева кебек күренекле җырчылар килеп сабантуйны бизәде. Бу игелекле гамәл­ләре өчен Рә­лиф Рәфил улына һәм аның дусларына район халкы исеменнән рәхмәт бел­де­рәбез, килә­чәк­­тә дә алар­ның бу изге эшләре дәвам итәр, дип ышанабыз.
Игелекле эшләр, дигән­нән. Рәлиф Сафин якташларын янә бер күңелле яңалык белән сөен­дерде. Хәтере­гез­дә булса, Уян­дыкта берничә ел рәттән Рәлиф Сафин зур концертлар оештырды, анда Русия­нең, Татар­стан­ның, Баш­кортстанның танылган эстрада йолдызлары катнашкан иде. Бу чара соңгы берни­чә елда үткәрелмәде. Авыл­даш­ларының һәм як­таш­­ларының соравы буенча Рәлиф Рәфил улы, М. Кәрим фонды белән бер­лектә, бу матур традицияне яңадан тергезеп җибәрергә уйлый. Аның сүзләренә караганда, Уяндыкта быелгы концерт август башында үтәчәк, аны, традиция буенча, Евро­пакүләм танылган җырчы, Рәлиф Сафин­ның кызы Алсу үзе ачып җи­бәрәчәк.
Бирсен Ходай. Уян­дыкның һәм аның данлыклы улының исеме еракларга таралсын. “Изгелек эшлә дә суга сал — балык белер, балык белмәсә, халык белер” дигәннәр борынгылар. Рәлиф Рәфил улының якташлары өчен эшләнгән игелекле эшләрен халык та, балык та белә. Дәвамлы булсын иде алар. Туган төбәге­безнең менә шундый киң күңел­ле ул-кызлары белән арытаба да горурланырга һәм алар­ның ярдә­мен тоеп яшәргә язсын!
Югары Яркәйдә, аерым авыл­ларда кичке сабантуйлар үз югарылыгында үтеп, күркәм бәй­рәм авылларда дә­вам итте.
Лилия ЙОСЫПОВА,
Лира ГӘРӘЕВА.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
Вчера, 12:10 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
Вчера, 10:29 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
Вчера, 00:00 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр
Ах, кыяры, помидоры!
15-08-2017 :: Җәмгыять
Ах, кыяры, помидоры!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»