Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Русия — икмәк сату буенча дөнья лидеры!”

17.06: “Русия — икмәк сату буенча дөнья лидеры!”

“Русия — икмәк сату  буенча дөнья лидеры!”Президент Владимир Путин “Туры элемтә” үткәрде.

Туры эфирда дүрт сәгать сөйләшү вакытында ил җитәкчесе 68 сорауга җавап бирде. Сораулардан күренүенчә, халыкны һаман да торак, сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәт хаклары һәм пенсия мәсьәләләре борчый.


Икътисад
— Соңгы берничә елда гражданнарның реаль кереме кимеде, иң борчыганы — фәкыйрьлек чигендә яшәүче, яшәү минимумын­нан түбән керем алучы кешеләр саны артты.
Икътисадта да хәл ителмәгән проблемалар күп, бу иң элек кешеләрнең керемендә чагыла. Нинди проблемалар? Бу хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуы, әгәр дә без аны күтәрмибез икән, яңа эш урыннары булмаячак, димәк, керем артмаячак.
Шулай да өч квартал рәттән икътисадта үсеш күзәтелә. Дүрт айда ул 0,7 процентка үскән. Сәнәгать җитештерүе үсештә. Төп капиталга инвестицияләр 2,3 процентка арткан, автомобильләр сату һәм ипотека кредитлары арта, болар исә икътисадның җанлануы турында сөйли. Әле яңа Русия тарихында иң түбән инфляция күзәтелә. Бүгенге көнгә — 4,2 процент.
Болар барысы да социаль өлкәдә чагылыш таба. Иң зур казанышыбыз: 2000 елдан нара­сыйлар үлеме — өч, аналар үлеме дүрт тапкыр кимеде. Шуның нәтиҗәсе буларак, уртача гомер озынлыгы артты: 70 яшьтән аз гына артык иде, хәзер 72 яшькә җитте.
Константин ТОЛКАЧЕВ,
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:

– Дәүләт башлыгының традициягә әверелгән русиялеләр белән туры бәйләнеше ачык, гадел үтте, анда көнүзәк проблемалар тикшерелде. Алар арасында иң көнүзәкләре – халыкның кереме кимүе, Украина, АКШ һәм Европа илләре белән үзара мөнәсәбәтләр, табигатьне саклау законнарының тиешле дәрәҗәдә камилләшмәве, аз якланган категория гражданнарын торак һәм дарулар белән тәэмин итү, рөхсәтсез чүплекләр белән көрәшү, төбәкара авиация үсеше, кече бизнеска булышлык итү булды. Русия – дөньяда иң зур ил. Барлык тармакларда да кимчелекләр җитәрлек. Иң мөһиме – Президент һәм аның командасы тырышып эшләвен, гражданнарны кызыксындырган проблемаларны аңларга һәм аларны тиз арада хәл итәргә тырышуын күрәбез. Ил халкы белән фикер алышканда Владимир Путинның безнең республикага игътибар бүлүе шатландыра. Ул хәтта Уфадагы бер гаиләне уллары туу белән котлады. Туры бәйләнешнең технологик тәэминаты, шул исәптән социаль челтәрләрне файдалану яхшы тәэсир калдырды. Бу – барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр өчен гражданнар белән оператив бәйләнешкә керүнең яхшы үрнәге.

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы
— 2012 елгы указ кысаларына эләккән бюджет өлкәсендә хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру тәртибе саклана. Башка категория­ләрдә хәлләр катлаулы, аларның эш хаклары индексланмаган. Мин бу хакта Хөкүмәткә күрсәтмә бирдем: 2018 елның 1 гыйнварыннан керемнәр индексланачак. Укытучыларның хезмәт хакын төбәктә икътисад буенча уртача дәрәҗәгә җиткерү бурычы куелган иде. Гамәлдә ничек? Укытучылар акчасы, аларның хезмәт хакы дәрәҗәсен билгеләү белән мәктәп үзе шөгыльләнә, ул штат расписаниесен һәм окладка өстәмәләр билгели.
Санкцияләр
— Мөһим һәм катлаулы тармакларда җитештерү арта. Радиоэлектроника, самолетлар, ракеталар, машиналар төзү, фармацевтика тармагында үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгында үсеш 3 процентка якын. Русия чит илләргә бөртеклеләр, бодай сату буенча алда бара. Дуңгыз, кош итен үзебезгә җитәрлек күләмдә җитештерә башладык, хәзер аларны сату җаен табарга кирәк.
Балалар пособиесе
— Әйе, аның күләме бәләкәй. Ләкин без я пособиеләрне арттырырга, яисә ана капиталын сакларга тиеш булдык. Һәм икенчесен саклап калдык. Бу зур чыгымнар таләп итә, ләкин нәтиҗәсе бар. Пособиеләр мәсьәләсендә дә уйланырга кирәк.
Медицина
— Медицинада проблемалар бар һәм алар күп. Шулай да 3 елда яңа объектлар, алдагы еллар белән чагыштырганда, ун тапкыр күбрәк төзелгән, ягъни 3 ел эчендә ике мең медицина учреждениесе сафка баскан. Тар белгечләр җитешми, шуңа да чиратларны бетереп булмый. Электрон чиратларга күчәргә кирәк. Исем өчен генә түгел. Һәм бөтен кешенең дә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булырга тиеш.
Оныклар
— Кызларым Мәскәүдә яши. Алар фән белән шөгыльләнә, сәясәткә тыгылмый. Оныгымның берсе балалар бакчасына йөри. Мин аларның ниндидер “принц”лар түгел, ә нормаль кеше булып үсүен телим. Моның өчен аларга яшьтәшләре белән гадәти аралашу таләп ителә. Оныкларымның исемен, яшен атасам, кем икәннәрен исәпләп чыгарачаклар һәм тынгы бирмәячәкләр. Бу баланың үсешенә зыян китерәчәк. Мине дөрес аңлавыгызны үтенәм. Әйткәндәй, күп­тән түгел икенче оныгым туды.
Пенсия яшен арттыру
— Бу мәсьәләне ашыкмыйча, тыныч кына көйләргә кирәк. Әлегә бернинди карар да юк. Кайбер экспертлар, күрше Украина һәм Беларусь тәҗрибәсенә таянып, пенсия яшен күтәрмичә булмаячак, дип исәпли. Бу — чынбарлык, без аның белән килешергә тиеш. Ләкин мондый карарларны үлчәп, ыгы-зыгысыз гына кабул итү зарур. Русия властьлары халыкның тормышын яхшыртырга тырышачак.

Шул ук вакытта
Туры эфир вакытында Владимир Путин Башкортстаннан Сухаревлар гаиләсен уллары туу белән котлады. Егерме минут элек кенә сабые туу хакында аңа Артем Сухарев сөйләде.
Уфаның күпфункцияле дәваханә табибы Руслан Гарифуллинның соравы нәкъ демография мәсьәләсенә кагылды. Акушер-гинекологны туым кимү ихтималы борчый. Ана капиталын тапшыру 2018 елда тәмамланырга тиеш. Ул дәвам итәчәкме, дигән сорау бирде ул.
— Илдә бу хәлне яхшырту буенча күп нәрсә эшләнгән. Әле бала тудыру яшендәге хатын-кызлар саны сизелерлек кимеде. Бу җәһәттән дәртләндерүче программалар таләп ителә, — диде Владимир Путин. — Җиде миллион гаилә ана капиталы алды, шуларның яртысы аннан файдаланды да инде. Катлаулы демография хәле булган төбәкләрдә өченче бала өчен түләүләр кертелгән. Нәтиҗәдә, аларда туым 37 процентка арткан.
Безгә яшь аналарны беренче баласын тудырырга дәртләнде­рергә кирәк. Алар әлегә ныклы аякка басмаган яшьләр, аларга ярдәм итү зарур. Өлкәнрәк яшьтәге аналарның икенче, өченче баласын тудыруны дәртләндерү нәтиҗә бирәчәк. Балалар бакчалары белән проблема 98 процентка хәл ител­гән. Ләкин яслеләр юк. Ә һөнәрен югалтасы килмәгән яшь аналарга алар бик кирәк. Бу юнәлештә махсус программа таләп ителә һәм ул әзерләнә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төбәк мөһим вакыйгага  әзерләнә
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Төбәк мөһим вакыйгага әзерләнә
Урлашырга өйрәтмә!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Урлашырга өйрәтмә!
Бер-беребезне саклыйк...
22-06-2017 :: Җәмгыять
Бер-беребезне саклыйк...
Коега егылып төшкән!
22-06-2017 :: Җәмгыять
Коега егылып төшкән!
Без – бер гаилә
22-06-2017 :: Җәмгыять
Без – бер гаилә








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»