Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Читләр җыры безнең җыр түгел

13.07: Читләр җыры безнең җыр түгел

Читләр җыры безнең җыр түгелБлаговар районы гимнын булдыру буенча иҗади конкурс җиде елга сузылды...

Быел мартта 75 яшьлек юбилее билгеләнгән Мидхәт Әбделманов татар-башкорт җыр сәнгатендә соңгы чорда танылу алган авторларның берсе санала. Аның тарафыннан йөздән артык җыр иҗат ителгән, аларны Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Бәширә Насыйрова, Фәнидә Сәфәргалиева, Фирүзә Париж, Ришат Төхвәтуллин, Радик Юлъякшин кебек популяр башкаручылар үз репертуарларына алган. Мидхәт Әбделманов – Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы. Җырчы-шагыйрь каләмен публицистикада да сынап карый. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән язмада ул иҗат кешеләренең явыз дошманы – бюрократиягә каршы чыга.


Минем туган төбәгем — Благовар районы, биредәге Яңыш авылында туып-үстем. Иҗат кешесе өчен туган ягы — илһам чыганагы, мине дә иҗатка туган ягым табигате дәртләндерде, моңа өстәп, җырларымда туган төбәк мотивлары өстенлек итә, дисәм һич ялгышмам. Атап әйткәндә, Благовар районына, аның соклангыч табигатенә һәм күренекле шәхесләренә багышланган җырларым Башкортстанда да, Татарстанда да еш яңгырый. Туган авылым Яңышка багышлап та берничә җыр яздым. Шуңа да 2009 елда Благовар районының рәсми гимнын булдыру буенча Благовар районы Советы игълан иткән конкурста катнашырга теләк белдерүем табигый.
Бу урында шуны да билгеләп үтәсем килә. Озак еллар дәвамында районыбызның рәсми булмаган гимны сыйфатында күренекле якташыбыз, киң билгеле композитор Рим Хәсәновның шагыйрь Равил Шаммас сүзләренә язган “Благовар вальсы” йөрде. Бу уңайдан әйтәсе килгән шәхси фикерем шул: җыр текстында Благовар төбәгенең борынгы мәшһүр елгалары Чәрмәсән һәм Кармасан атамалары яңгыравы, аңа кабатланмас матур төсмер биреп, туган як белән горурлану хисләре уята. Әдәби-музыкаль кичәләрнең, район күләмендәге башка чараларның Рим Хәсәнов җыры белән башланып китүе дә күркәм гадәткә әверелде.
Ләкин районның рәсми гимнына башкачарак таләпләр куела. Алар район гимны буенча конкурс үткәрү турында положениедә күрсәтелгән: “3 минутка кадәрле дәвамлылыктагы музыкаль-поэтик әсәр районның символы булып тора һәм ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм кече туган якка мәхәббәт тойгылары тәрбияләү максатында булдырыла”.
Мондый җаваплы шөгыльдә моңарчы тәҗрибәм булмаса да, гимн язуга зур теләк белән һәм, чын мәгънәсендә, илһамланып тотындым. Конкурс шартларына ярашлы, районның тарихи үткәнен һәм бүгенгесен, республикада тот­кан урынын, милли, мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырып, җыр тексты туды, ул ноталарга салынды һәм музыкаль яктан бизәлде, аннары инде урыс, башкорт һәм татар телләрендә көй рәвешендә компакт-дискка яздырылды.
Район гимнының статусын арттыру һәм мәгънәсен көчәйтү максатында Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов тәкъдиме белән “Благовар” җыры буенча видеоклип төшерергә булдык. Бу юнәлештә 25 мең сум спонсорлык ярдәмен Благовар токымлы кошчылык заводы директоры Ринат Котышев күрсәтте. Очрактан файдаланып, аларның һәр икесенә дә олы рәхмәтемне җиткерәм. Шуны да искә аласым килә: клип төшерү зур гына чыгымнар сорый, шуңа бу эшкә үзем туплаган акчаны да куштым, әлбәттә. “Благовар” клибы уңышлы гына килеп чыкты, җыр безнең якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, билгеле җырчы Рөстәм Асаев башкаруында искитмәле матур һәм заманча яңгыраш алды. Бер сүз белән әйткәндә, гимн буенча конкурс шартлары тулысынча һәм, клип төшерүне дә исәпкә алсак, хәтта арттырып та үтәлде.
Конкурска йомгак 2010 елның апрелендә ясалды. Әйтергә кирәк, янә дә үзләренең җырлары белән урындагы авторлардан Венера Асаева, Рөстәм Хатыйпов, Рамил Зыязетдинов кебек талантлы шагыйрьләр һәм музыкантлар катнашты. Ни аяныч, тәкъдим ителгән материалларны карап чыкканнан соң, конкурс комиссиясе бернинди анык кына карарга килә алмады. Авторларга гимн текстлары һәм аларга язылган көйләр өстендә эшне дәвам итәргә киңәш бирелде.
Моның белән килешмичә чара юк иде, чөнки аңлап торабыз, район гимнын булдыру зур җаваплылык сорый, ул озайлы вакытка кабул ителә, иң мөһиме — гимн район халкының барлык катламнарында да яклау табарга тиеш. Шуңа да конкурс комиссиясе теләгенә җавап рәвешендә, музыкаль-әдәби әсәрне камилләштерү максаты белән район гимнына дәгьва иткән “Благовар” җыры өстендә иҗади эш дәвам иттерелде.
Бу җәһәттән шуны да белдерәсе килә: Рөстәм Асаев белән уртак иҗат җимешебез Башкортстанның “Тугал тел” телеканалы, “Юлдаш” радиосы аша, шулай ук Татарстанда үткән концертларда берничә тапкырлар яңгырады. Рәсми рәвештә гимн исемен алмаса да, “Благовар” җырын тамашачылар җылы кабул итте. Белгечләр әйтүенчә, туган якка ярату хисләре, бигрәк тә үзенең патриотлык рухы белән ул халык ихтирамын тиз арада яулап алды. Бер сүз белән әйткәндә, сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килеп, вакыт сынавын хәзерге вакытта да уңышлы тотып килә “Благовар” җыры.
Әлеге үзенчәлеккә аеруча басым ясыйсы килүнең сәбәпләре бар, әлбәттә. Болар турында тәфсилләп һәм җентекләп язуым да юкка түгел. Шунысы үкенечле: гимн рәвешенә туры китереп язылган “Благовар” җырының язмышы якты булса да, максатына ирешмәде — әлегәчә Благовар районы гимны сыйфатында таныла алмады ул. Моңа, аңлашыладыр, Благовар районындагы бюрократик киртәләр комачаулый.
Белүебезчә, властьның вәкаләтле органнары тарафыннан кабул ителгән карар мотлак рәвештә тормышка ашырылырга тиеш, каршы очракта, карарның үтәлүенә комачаулык итүче сәбәпләр күрсәтелү зарур. Монда инде аларның киң җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарылуы да таләп ителә. Благовар районы Советы, район гимнын булдыру турында карар кабул итеп, аны район гәзитендә бастырып чыгарган иде. Конкурска йомгак та ясалды, әмма аның нәтиҗәләре игълан ителмәде. Шул рәвешле, районның иҗтимагыйтормышындагы мөһим чара үзагышына куелды, аннары инде бөтенләй онытылды.
Боларның һәммәсен бәян кылып, район Советы секретаре Наилә Садыйковага һәм район хакимияте башлыгы Юрий Коземасловка берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, ләкин бу юнәлештәге эш урыныннан кузгалмады. Әлеге мәсьәләгә үз мәнфәгатьләремнән чыгып кына карамыйм, чөнки конкурста башка авторлар да катнашты, ә җиңүчене исә конкурс комиссиясе генә ачыклый бит. Коллегалар конкурс барышына битарафлык күрсәткәч, җаваплылыкны үз өстемә алып, 2015 елда Русия Федерациясе Дәүләт думасының алтынчы чакырылыш депутаты Зөһрә Рәхмәтуллинага хат яздым. Шул ук елның 30 июнендә җибәрелгән җавабында ул минем хатның тикшерү һәм чаралар күрү өчен Благовар районы хакимиятенә юллануын хәбәр итте. Аннан исә Дәүләт думасы депутатына һәм шул ук вакытта миңа да Благовар районы хакимяте башлыгы мондый эчтәлектәге җавап язган: “Район Советы депутатлары тарафыннан район гимнын булдыру вакытлыча туктатылды, гимн булдыру турында мәсьәлә район Советының чираттагы утырышында каралачак”.
Әлеге рәсми хат, әлбәттә, берникадәр өмет уятты, әмма бюрократик киртәләрнең ныклыгын исәпкә алып, Благовар район Советы рәисе Хәниф Зыязетдиновка, Советның бу мәсьәлә каралачак утырышына мине дә чакыруларын үтенеп, рәсми хат юлладым. Әмма ышанычым акланмады, миңа җавап та булмады, мәсьәлә Совет утырышында да каралмаган булып чыкты.
Әлеге вакыйгалардан соң бер ел үткәч, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллинага янә дә хат язарга мәҗбүр булдым. Җавап озак көттермәде, 2016 елның 20 апреле белән билгеләнгән хатта минем мөрәҗәгатьнең күчермәсе Благовар районы хакимиятенә юлланылуы турында язганнар. Хакимият башлыгы урынбасары В. Ш. Кадыйров исә миңа “Благовар районы гимнын булдыру мәсьәләсе өйрәнелә һәм әлеге вакытта гимнны булдыру буенча хокукый-норматив документлар эшләнә”, дип җавап җибәрде.
Файдалары булмаса да, әлеге рәсми язмаларны шәхси архивымда кадерләп саклыйм. Власть органнарындагы бюрократик аппаратның эш стилен ачык билгеләүче “матур” үрнәк бит алар. Җитди итеп әйткәндә, монда, чынлап та, уйланырга урын бар. Гимн язу мәсьәләсен дә читкә куеп торыйк, ди. Төп фикер исә шуннан гыйбарәт: әйтик, районның иң югары органы социаль-мәдәни өлкәдә нинди дә булса карар кабул итә. Аның үтәлешенә күзәтчелек шул ук Советка йөкләтелүен онытырга ярамый бу очракта. Гомумән, дәүләт корылышында әлеге принцип өстенлекле булырга тиеш, дип Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә даими расланып килсә дә, аны Благовар районында инкарь итәләр, дигән фикер туа.
Минем туган төбәгем бай хезмәт һәм иҗади традицияләргә ия. Шушы яссылыктан караганда гына да Благовар районының үз җыры булу зарурлыгы көн кебек ачык. Мәсәлән, “Благовар” җыры кыска гына вакыт аралыгында сәнгати яктан сынау тотып, район халкының гына түгел, күрше төбәкләрдә дә танылу алды. Гимн булдыру буенча конкурста катнашкан башка җырлар да олы игътибарга лаек. Алар арасыннан иң яхшысын сайлап алып, аңа район гимны статусы бирү исә Благовар районының власть әһелләре вәкаләтләренә керә. Бу очракта шунысы да мөһим: талантларга бай төбәктә читләр җыры җырланмаса иде.
Мидхәт Әбделманов,
Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»