Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өләш инде җылы көннәр, җыясы бар печәнне!

13.07: Өләш инде җылы көннәр, җыясы бар печәнне!

Өләш инде җылы көннәр, җыясы бар печәнне!Синоптиклар бу атнада республикада, ниһаять, чын җәй урнашачагын вәгъдәли.

Быелгы җәйдә, чынлап та, яңгырлар туктамас булып тоелды. Синоптиклар июнь яңгырларыннан тәмам җиләгән халыкка июльнең җылы, коры булуын вәгъдә иткән иде дә, анысы да беренче көннәрдән үк елак булды. Халык бөтенләй пошаманга калды. Кайберәүләр, табигатьнең болай көйсезләнүен Арктика бозлары эрүгә бәйләде, киләсе елларда хәлнең тагын да начараюын фаразлады. Икенчеләр, яңгырларның вакытлыча күренеш булуына өметен өзмичә, барлык сабырлыгын җуеп, көтә бирде.


Бәрәңге бакчалары уталмады... Печән чабылмады... Бал кортлары шикәр ашауга күчте... Акчалылар ялга диңгез буена чыгып китте, акчасызлар диңгезнең дә салкынча булуына куануын яшермәде... Ринат Рәхмәтуллин “Тукта, яңгыр, тукта, яңгыр, яума әле!” дигән җырын күпме башкарса да, халык күккә карап күпме ялварса да, хәлләр үзгәрмәде. Начар һава шартларыннан туйган, авыл хуҗалыгындагы аянычлы хәлгә аптыраган Калтасы районы хакимияте хәтта, Аллаһыга мөрәҗәгать итүдән соң, район җирләрен изге су белән һавадан коендыру өчен “Транснефть-Урал” җәмгыятенең генеральный директоры Тимур Безымянниковтан вертолет сорап хат язды. Әллә шул хаттан соң Аллаһы ярлыкавын өләште инде?
— Республикага җәй килә! — дип куандырды, ниһаять, синоптиклар. Башгидрометеоүзәк хәбәр итүенчә, 13 июльдән Уралда явым-төшем ихтималы кими, тем­пература күтәрелә. Атна азагына төнлә 9-14, көндез 24-29 градус җылы булачак. Инде күзләр генә тимәсен!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфага күпме туристлар килә?
Сегодня, 15:25 :: Җәмгыять
Уфага күпме туристлар килә?
Балаларны веспиннар чаккан
Вчера, 15:56 :: Җәмгыять
Балаларны веспиннар чаккан
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый
Вчера, 14:48 :: Җәмгыять
Уфа кызы Сочида чыгыш ясый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»