Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / матурлык билгесеме, әллә наркотикмы?

15.07: матурлык билгесеме, әллә наркотикмы?

матурлык билгесеме, әллә наркотикмы?Мәк чәчкәсенә нинди күзлектән карыйсың бит...

Наркобизнес иң табышлы җинаять эшчәнлегенең берсе булып тора. Моның сәбәпләре бик күп, шул исәптән, җәмгыятьтә рухи кыйммәтләрнең югалуы, яшьләр арасында наркотикларга “мода”ның таралуы һәм башкалар. Соңгы еллардагы статистика мәгълүматлары хафаландыра, белгечләр хәлнең бик катлаулы булуын билгели.

Һәм менә, ниһаять, хокук саклау органнары хезмәткәрләре беренче тапкыр безгә юанырлык фаразлар бирде. Без бүген Краснокама эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәре Альфред СӘЕТОВ белән сөйләшәбез.


— Агымдагы елның алты аенда район буенча наркотиклар белән бәйле 4 җинаять теркәлгән. Былтыр 9 булган...
— Алар барысы да наркотик куллану белән бәйле. Былтыр наркотиклар сату белән бәйле җинаятьләр дә бар иде. Быел, шөкер, андыйлар юк.
— Нинди наркотиклар турында сүз бара?
— Киндераш. Бу, кем әйтмешли, “кул астындагы” наркотик, тирә-якта күпләп үсә. Бәгъзеләр аңа игътибар да итмәсә, наркоманнар аны “саклап торып” үстерә, җыя һәм куллана, сатар өчен күп­ләп хәзерли. Киндераш — бик тиз таралучы, әрсез үсемлек.
— Элек полиция хезмәт­кәрләре киндерашны тамырында юкка чыгара иде...
— Хәзер дә бу юнәлештә даими эш алып барыла. Ул район үзәге Николо-Березовкада, чиркәү тирәсендә күп үсә, аны ел саен юк итә торабыз, әмма икенче елны тагын үсеп чыга. Мәк белән дә шул ук хәл. Аның белән дә көрәшү бик авыр. Аның каравы, наркоманнар өчен ул — чын табыш. Мин шуңа аптырыйм: кайбер кешеләр беркайда да эшләми, гаилә­сен туйдырырга акча табарга иренә. Ә менә мәк, киндераш җыярга, алардан наркотик ясарга булдыралар. Югыйсә, бу бит бик катлаулы һәм озайлы процесс.
— Элек авылларда түтәл гөле урынына да мәк үстерәләр, ул һәр бакчада диярлек була иде. Аңа каршы ничек көрәшәсез?
— Илдә мәк кебек эшкәр­тү тыелган наркокультураларны законсыз үстергән өчен катгый җинаять җавап­лылыгы каралган булса да, аны үстерүчеләр саны кимеми. Алар белән законга яраш­лы көрәшәбез. Штраф салабыз, башкача безнең халык аңламый. Ихаталарына керсәң, тирә-якта мәк үсеп утыра – өзеп ташларга жәл, имеш, матур бит, аның зыяны юк, диләр. Ә көзгә таба бу “матурлык” наркоманнар өчен яхшы табыш була. Алар йокламый: мәкнең кайларда үскәнен белә, андый бакчаларга “десант” булып төшә, җитмәсә, киләсе елда җыяр өчен үзләре кеше бакчасына орлык сибеп калдырган очраклар да булгалый.
13 июньнән 30 сентябрьгә кадәр “Мәк” профилактика операциясе бара. Аның барышында составында наркотик булган матдәләрне ачыклыйбыз һәм юкка чыгарабыз. Авыл биләмәләре белән берлектә эшлибез.
— Альфред Шәйхе­ну­ро­вич, Сез ничек уйлыйсыз, районда хәлләрнең яхшыруы нәрсә белән бәйле?
— Бу юнәлештә даими профилактика эше алып барыла. Аеруча, яшьләр арасында. Шулай ук, яшьләр эшләре буенча комитет, мәгариф бүлеге, район хакимияте белән тыгыз эшлибез. Бу үзенең нәтиҗәләрен бирә.
— Ике ел элек күрше Нефтекаманың спайс кул­ланучыларның күпләп үлүе белән яманаты чыккан иде. Бу яктан бездә хәлләр ничек?
— Бу төр наркотикны кулланучы яисә сатучы бер генә кеше дә теркәлмәгән. Белүе­гезчә, шушы хәлләрдән соң законга җитди һәм катгый төзәтмәләр кертелде, спайс­ның барлык төре дә хәзер наркотик булып исәпләнә. Әлбәттә, безгә аңа каршы көрәшү җиңеләйде.
— Моңа кадәр илдә наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләне­шенә каршы көрәш алып барган федераль хезмәт бар иде. Нефтекама бүлеге­нә 13 административ бе­рәм­лек керде, шул исәптән, Краснокама районы да. Аңлавымча, аны бетерде­ләр, ә аның функцияләрен урыннардагы эчке эшләр бүлекләре башкара. Бу эшегезгә ничек тәэсир итте?
— Начар яклап берничек тә тәэсир итмәде, моңарчы ничек эшләгәнбез, шулай ук эшлибез. Эш күләме генә бераз артты.
— Уңышлар Сезгә, Альфред Шәйхенурович!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җырчы улы, затлы кияве
Вчера, 09:50 :: Җәмгыять
Җырчы улы, затлы кияве
Урлашма, бүрегең янар!
Вчера, 09:34 :: Җәмгыять
Урлашма, бүрегең янар!
Амалиягә тиңнәр юк
22-08-2017 :: Җәмгыять
Амалиягә тиңнәр юк
Эчендә җаны бармы икән?!
22-08-2017 :: Җәмгыять
Эчендә җаны бармы икән?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»