Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кем хаклы?

15.07: Кем хаклы?

Кем хаклы?Алты яшьлек Алешаның бер шешәгә якын аракы эчеп машина астына эләгүе мөмкинме?

Ул көнне алты яшьлек Алеша картәтисе белән балалар мәйданчыгына уйнарга чыга. Малай алдан йөгерә, картәтисе арттан велосипедын тотып бара. Мәйдан кул сузымында гына, йорт алдындагы юлны үтеп чыгарга гына кирәк. Алеша асфальтка аяк басуы була, аны 31 яшьлек Ольга Алисова идарә иткән кара төстәге “Хендэ-солярис” таптап уза...


23 апрельдә Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә булган бу коточ­кыч фаҗига турында бөтен мәгълүмат чаралары шаулады. Беренче экспертиза ук сабыйның үз яше өчен үлемечле булган кү­ләмдә — 2,7 промилле — алкогольле эчемлек куллануын күрсәтә. Литрга әйләндерсәң, бу — бер шешә аракы, дигән сүз. Бала шулкадәр эчә аламы-юкмы?
Әлеге вакыйга ил халкын тет­рәндерде. Фаҗига уңаеннан депутатлар, җәмәгатьчелек вәкилләре дә үз фикерен белдерде. Мәсәлән, Дәүләт думасы депутаты Сергей Миронов фикеренчә, бәрдергәндә бала исерек булмаган. Сәясәтче, аракыны аның бугазына йөрәге тибүдән туктаганнан соң койганнар, димәкче. Миронов бу эшне болай гына калдырмаячагын, җентекле тикшерә­чәген белдерә.
Мәскәү өлкәсенең Бала хокуклары буенча вәкиле Екатерина Семенова да аның сүзләре белән килешә. “Бала бераз алкоголь кулланган булса да, ул машина астында калган икән, димәк, төп гаеп водительдә. Баланың исерекме, түгелме икәнлеге ахыргы карарга тәэсир итәргә тиеш түгел”, — ди Вәкил. Ата-анасы белән аралашканнан соң, ул гаиләнең имин булуын һәм анда тәрбияләнгән баланың алкоголь куллана алмавын билгели.
Тәүге экспертиза нәтиҗәләренә ярашлы, үлгән сабыйның каны ике үрнәктә алына. Беренчесе — кан төркемен ачыклау, икенчесе — эчкәнме-юкмы икәнлеген белер өчен. 26 ел стажлы судмедэксперт Михаил Клейменов сүзләре буенча, бала канында алкоголь эзләре тапкач, ул үзе дә нык гаҗәпләнә һәм молекуляр-генетик анализ ясый. Ул да шул ук нәтиҗәне бирә. Ә нәти-җәләрне алыштырып, бутап булмый, чөнки һәр кан аерым медицина учреждениесендә тикшерелә. Организмда табылган ацетальдегид алкогольнең бавырда таркалуын күрсәтә. Димәк, аракы сабый организмына ул үлгәннән соң кертел­мәгән, югыйсә, канда әлеге матдә табылмас иде. Димәк, бала исерек булган. “Сорауларны баланың якыннарына бирегез, бәлки, алар бала­ларының спиртлы эчемлек куллануын белмәгәндер”, димәкче Клейменов.
Әлбәттә, Алешаның гаиләсе мондый нәтиҗә ясаган белгечләр белән килешми. Алкоголь баланың эчке органнарын яндырыр иде, эчәклә­рендә аның парлары булыр иде. Юк бит, канда гына. Моннан тыш, исерек бала урамда йөгереп йөри алыр иде микән? Судмедэксперт канны лабораториядә алыштыру мөмкин түгеллеген белдергәч, ата кеше аны алу белән алыштырылу мөмкинлеген әйтте. Кыскасы, экспертлар теләсә нинди ысуллар белән җавап­лы­лы­к­тан котылырга һәм үзләренең гаебен акларга тели кебек. Эш шунда: Тик­шерү комитеты әлеге сәер экспертиза нәтиҗәләре уңаеннан “Хезмәт бурычына салкын карау” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Аның кысаларына беренче чиратта — экспертлар, аннары биологик материалларны алып килүчеләр эләгә.
Наркологлар да Клейменовның фаразлары белән килешми.
— 2,7 промилле 400 миллилитр аракыга тиң. Әгәр дә алты яшьлек бала шулкадәр күләмдә эчсә, ул аңын югалтыр иде, аңа ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килер иде. Спиртны кан тамыры аша кертүләре дә ышандырмый, — ди алар.
Әйткәндәй, белгечләр вакыйга урынын өстәмә тикшергән. Гаеплә­нүченең 40 чакрым тизлек белән хәрәкәт итүе билгеләнгән, ә бу урында иң күбе 20 километр рөхсәт ителә. Моннан тыш, ул тормозга бөтенләй басмаган. Кайбер мәгъ-лүматлар буенча, Ольга Алисованы җинаять җәзасыннан йолып калу өчен аның әшнәләре балага кара ягарга маташа. Шулай да аңа карата “Кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу” мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Әлегә бу эштә ниндидер ачыклык юк. Судмедэкспертлар — бер сүзне, Алешаның гаиләсе һәм җәмәгать­челек икенчене тәкрарлый. Бу хәлгә мәетне эксгумацияләү нокта куя алыр иде. Нарасыйның гәүдәсен кабердән кузгату бер генә әхлак кануннарына сыймаса да, ничек кенә авыр булса да, туганнары моңа ризалык бирмәкче. Алар, Алешага яла ягучыларны фашлап, сабыйларының якты исемен аклау өчен барысын да эшләячәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Җырчы улы, затлы кияве
Вчера, 09:50 :: Җәмгыять
Җырчы улы, затлы кияве
Урлашма, бүрегең янар!
Вчера, 09:34 :: Җәмгыять
Урлашма, бүрегең янар!
Амалиягә тиңнәр юк
22-08-2017 :: Җәмгыять
Амалиягә тиңнәр юк
Эчендә җаны бармы икән?!
22-08-2017 :: Җәмгыять
Эчендә җаны бармы икән?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

98 (25102)

от 24 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»