Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Эшлекле гамәлләр” – эшлеклеләр гамәле

18.07: “Эшлекле гамәлләр” – эшлеклеләр гамәле

“Эшлекле гамәлләр” – эшлеклеләр гамәле“Бердәм Русия” партиясенең төбәк проекты координаторы Рузалия Хисмәтуллина белән әңгәмә.

“Бердәм Русия” партиясе соңгы елларда гомумхалык мәнфәгатендә тормышка ашырган күпсанлы эшлекле гамәлләре аша илдә һәм республикада зур абруй яулады. Партиянең 2015 елда Башкортстанда старт алган “Эшлекле гамәлләр” проекты республика халкын яңадан-яңа мөһим социаль объектлар белән сөендерүен дәвам итә. Проектның координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Бюджет, салымнар, инвестиция сәясәте һәм территориаль үсеш комитеты рәисенә без шушы уңайдан берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


— Рузалия Сафиулловна, партия проек­ты­ның төп идеясе, максаты һәм бурычлары турында сөйләп үтсәгез иде.
— “Бердәм Русия” үзе­нең анык эшләр партиясе икәнлеген тормышта да раслый. Партия халыкның тормыш хәлен яхшыртуга, урыннарда эшләрне тагын да яхшырак җайга салуга багышланган күпсанлы проектларны тормышка ашыра. “Бердәм Русия”нең 2015 елда Башкортстанда старт алган “Эшлекле гамәлләр” проекты — шундыйларның берсе.
Халык депутатларга үз­ләрен борчыган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Еллар дәвамында хәл ител-мәгән, зур чыгымнар таләп итүче мәсьәләләр бар. Ә депутатларның ул кадәр зур сумма бүлү мөмкинлеге юк. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка республика бюджетыннан халык наказларын үтәү өчен акча бүлүне сорап мөрә­җәгать итте. Нәтиҗәдә, социаль гаделлек принцибыннан чыгып, тоташ республика террито­риясенә бюджеттан тиешле күләмдә акча бүлү турында карар кабул ителде. Ул шәһәр һәм районда яшәү­челәр санына карап бү­ленде. Урындагы бюджеттан һәм иганәчеләр акчаларын җәлеп итү зарурлыгы да каралды. Шулай итеп, “Эшлекле гамәлләр” проекты өстендә эш башланды.
Проект, гражданнарның башлангычларын сайлап алып һәм өстәмә ресурслар җәлеп итеп, Башкортстан районнары, шәһәрләре һәм авыл биләмәләрендәге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. “Эшлекле гамәлләр”нең максаты – территорияләрнең инфраструктурасын үстерү, халык­ның тормыш хәлен яхшырту, коллектив мәнфәгатендә халыкны оештыру, гражданнарны власть белән турыдан-туры диалогка җәлеп итү, димәк, гражданлык җәмгыятен үстерү.
Шуны билгеләп үтү урынлы булыр: наказлар исемлеге халык җыенна­рында, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары белән очрашу һәм шәхси кабул итү вакытында яңгы­ра­ган тәкъдимнәрдән һәм мөрәҗәгатьләрдән формалаштырыла.
2015 елда Бөек Җиңү­нең 70 еллыгына әзерлек кысаларында да күләмле эш башкарылды.
— Былтыр проект кысаларында нинди эшләр башкарылды? Респуб­ликаның нинди район һәм шәһәрлә­рендә “Эшлекле гамәл­ләр” актив гамәлгә ашырыла?
— Узган елда проект кысаларында 895 объектта эш башкарылды. Илеш, Балтач һәм Баймак районнары — гамәлгә ашырылган наказлар саны буенча лидерлар.
Проектларны гамәлгә ашыруга халык бик актив кушыла, узган елда аларда якынча 3,5 мең кеше катнашты. Гомум эшкә кеше үз акчасын салгач, гамәлгә ашыруда катнашкач, аңа сакчылрак караячак.
Наказларны гамәлгә ашыру өчен 229,9 миллион сум юнәлтелде. Шул исәп­тән, 152,8 миллион сум — республика, 65 миллион сум район һәм шәһәрләр казнасыннан бүленде. 12,1 миллион сум — халык үзе җыйган һәм иганә акчалары. Бюджеттан тыш акча җәлеп итү һәм урындагы бюджеттан бүлүдә Әбҗә­лил, Аскын, Бәләбәй, Белорет, Иглин, Куергазы, Илеш, Мәләвез, Стәрле­тамак, Уфа, Федоровка районнары һәм Стәрлетамак шәһәре активлык күрсәтте.
“Эшлекле гамәлләр” – эшлеклеләр гамәле“Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында велосипед юллары, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелде. Үткән елда Башкортстан районнарында 200гә якын балалар мәй­данчыгы урнаштырылды. Яңавыл районы, Нефтекама шәһәре һәм Уфаның Орджоникидзе районында бу юнәлештә аеруча зур эш башкарылды.
Проект кысаларында гомуми белем бирү, спорт һәм музыка мәктәпләренә, балалар бакчаларына җитди игътибар бирелде, аларның түбәләре ремонтланды, тәрәзәләре алмаштырылды, җиһазлар сатып алынды. Моннан тыш, мәктәп автобуслары өчен тукталыш павильоннары төзелде.
Авыл клублары һәм мәдәният йортлары (узган елда – 120 проект) яңарыш кичерде: биналар ремонтланды, яңа тәрәзә, ишекләр куелды, җылыту системасы алмаштырылды, уен кораллары, сәхнә костюмнары сатып алынды.
Узган елда суүткәргеч һәм канализация системасын тәртипкә китерү буенча 180 объектта эшләр башкарылды. Балтач, Илеш һәм Миякә районнарында 17-19 объектта эш барды.
— Башкортстанда га­мә­лгә ашырылучы проект федераль дә­рәҗәдә танылу алдымы?
– “Эшлекле гамәлләр” – Русия күләмендә үзен­чәлекле проект. Мондый проект илнең бер субъектында да юк. “Бердәм Русия” партиясе, чын-чыннан, кешеләр өчен эшләү үрнәге күрсәтә. Гамәлгә ашырылучы проект әлеге стратегияне тормышка ашыруда мөһим инструмент булып тора. “Эшлекле гамәл­ләр”не гамәлгә ашыру вакытында алынган тәҗрибә федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. Хәзер шушы схема буенча “Бердәм Русия” партия­сенең “Шәһәр мохите”, “Кече шәһәрләр парклары”, “Кече шәһәрләр театрлары” һәм “Урындагы мәдәният йорты” проектлары гамәлгә ашырылачак.
— Проект быел дәвам итәчәкме? Нинди наказлар гамәлгә ашырылачак?
— “Эшлекле гамәлләр” проекты мотлак дәвам итә. Әле республикада үтүче халык җыеннарында мөһим социаль әһәмияткә ия наказлар ачыклана. Быел да алда санап үтелгән юнә­лешләр буенча эш дәвам итәчәк.
Быелгы үзенчәлек шунда – проектка Русиянең Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъз­а­лары (17 кеше) кушылды. Аларга халык наказларын үтәү өчен республика бюджетыннан акча бүленә­чәк. 100дән артык наказ тәкъдим ителде дә инде.
Агымдагы елда башкарылачак эшләрнең кайбер­ләрен генә санап үтәм. Дүртөйле районының Манчар авылы мәдәният йортының түбәсе капиталь ремонтланачак, тәрәзәләре алмаштырылачак. Чакмагыш районында Калмаш елгасы аша күпер ремонтланачак, Тамьян һәм Иске Балак авылларында суүткәр­геч яңартылачак. Илеш районының Тәҗәй, Исәнбай һәм Кече Бишкурай авыллары мәдәният йортлары ремонтланачак, Сүлте һәм Иштирәк авылларында су белән тәэмин итү системасы яңартылачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»