Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сакланганны саклар!

18.07: Сакланганны саклар!

Сакланганны  саклар!Республикада ел саен дистәләгән баланың тәрәзәдән егылып төшү очрагы теркәлә.

Хәзерге заманда һәркем пластик тәрәзәләр куйдырырга тырыша. Чынлап та, бик матур да, уңайлы да алар. Ләкин һәр матурлык, уңайлылык артында зур хәвеф тору ихтималлыгын да онытырга ярамый.


Медицина статистикасы раславынча, ел саен яз һәм җәй айларында дистәләгән баланың, тәрәзәдән егылып төшеп, хаста­ханәгә эләгү очраклары теркәлә. Имгәнеп кенә калса, бер хәл, үлү очраклары да бик күп. Моның сәбәбе билгеле, әлбәттә. Чебен-черкидән саклану өчен эленгән сеткалар бик уңайлы, ләкин алар чак гына эләгеп тора, ә бала, тәрәзә төбенә менеп, аңа таяна һәм егылып төшә. Күпкатлы йортларда гына түгел, авыл йортында яшәүчеләргә дә шушындый куркыныч яный. Имгәнү өчен сабый балага аз гына биеклек тә җитә. Имгәнмәсә дә, аның куркып калуы ихтимал.
Яз-җәй тәрәзәләрне юарга гадәт­ләнгәнбез. Бу эштә өлкәннәрнең үзлә­ренә дә сак булырга киңәш итәр идем.
Бу темага сөйләшүләр күп, ә шулай да кабатлау зыян итмәс. Гап-гади кагыйдәләрне үтәсәгез, бернинди күңелсезлекләр дә килеп чыкмас:
1. Балагызны өйдә ялгызын гына калдырмагыз.
2. Тәрәзә янына мебель куй­магыз.
3. Тәрәзә янында карават торган хәлдә, балагызны анда сикереп уйнаудан тыегыз.
4. Зәвыклы күренсә дә, төрле җепләрдән, тасмалардан торган пәр­дәләр элмәгез (баланың муенына уралуы бар).
Бала — дөньяда иң кадерле зат. Хөрмәтле ата-аналар, сабыйларыбызны саклыйк, алар өчен вакытыгызны кызганмагыз. Ходайга тапшырабыз, әлбәттә, ләкин ул да “Сакланганны саклармын” дигән.
Рәсимә МОСТАФИНА,
Дүртөйле районының Иске Баеш мәктәбе директорының
тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»