Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый

08.08: Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый

Бер генә мөрәҗәгать тә  игътибарсыз калмыйАларның яртысы диярлек торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагыла.

Халыкның дәүләт органнарына мөрәҗәгатьләре елдан-ел арта. Әйтик, агымдагы елның беренче яртысында 8097 мөрәҗәгать кабул ителгән, ә менә 2013 елда аларның саны барлыгы 10028 булган. Быелгыларының 2571е — Русия Президенты Хакимиятенә, 1160ы — республика Башлыгы Хакимиятенә, 89ы — Дәүләт думасына, 172се Русия Хөкүмәте аппаратына тәгаенләнгән.


Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге һәрвакыттагыча торак шартларын яхшырту, торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге һәм иске торактан күчерү проблемаларына кагыла. Тагын да халыкны гражданнарның төзелештә өлешләтә катнашу өлкәсенә дәүләт контролен көчәйтү, авыл урамнарын ремонтлау һәм асфальтлау, кышын аларны кардан чистарту, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, балалар мәйданчыгы төзү, тирә-як мохитне саклау, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү, идарә итү ком­панияләренең начар эшләве һәм башка мәсьәләләр борчый.
Саннар теленә күчсәк, мөрәҗә­гатьләрнең 42 проценты торак-коммуналь хуҗалыгы, 25,8 проценты — икътисад, 16,5 проценты — социаль өлкә, 14 проценты җәмгыять һәм сәясәт проблемаларына кагылган. Алар тиешле тәртиптә каралган. Бер өлеше уңай хәл ителгән, калганнары буенча квалификацияле җаваплар бирел­гән.
Мөрәҗәгатьләр саны арту аларны ерактан җибәрү һәм власть органнары белән үзара бәйләнешкә керү мөмкинлеге биргән IT-технология үсеше белән дә аңлатыла. Аларның күпчелеге Уфадан (3016 мөрәҗәгать), Стәр­летамактан (524), Октябрьскийдан (342), Нефтекамадан (195), Салаваттан (163), шулай ук Уфа, Мәләвез, Туймазы һәм Благовещен районнарыннан килгән.
Гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләре белән эшне тиешенчә оештыру максатында республика Хөкүмәте карары белән Хөкүмәт Премьер-министры, аның урынбасарлары һәм дәүләт орган­нары җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү графигы төзелгән. Кабул итүләрне үткәрү көне турында алдан киңкүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә.
Хөкүмәтнең рәсми порталында гражданнарны күчмә кабул итү графигы, гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә анализ, бәйләнеш өчен реквизитлар урнаштырылган.
Хөкүмәт Премьер-министры һәм аның урынбасарлары Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 адресы буенча урнашкан Республика йортында кабул итә. Ярты ел эчендә үткән 11 чарада 74 кеше тыңланган. 16 күчмә кабул итү урынына 159 кеше килгән. Республика дәүләт органнары җитәкчеләре 111 очрашуда 647 кешене кабул иткән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
17-08-2017 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
17-08-2017 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
17-08-2017 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»