Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Коточкыч янгын көйдерде чәчкәдәй гомерләрне...

08.08: Коточкыч янгын көйдерде чәчкәдәй гомерләрне...

Коточкыч янгын көйдерде чәчкәдәй гомерләрне...Кичә фаҗига урынында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов булды.

Бөре районының Үгез авылында агач йорт янган, анда 9 кеше һәлак булган, шуларның бишесе – балалар, тагын тән җәрәхәтләре алган 3 кешенең икесе дәвахәнәгә озатылган. Шушы уңайдан Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән кичә Башкортстанда матәм көне игълан ителде. Дәүләт әләмнәре төшерелде, күңел ачу чаралары туктатылды.


Янгын дүшәмбегә каршы төн уртасында чыккан. Йортта, хуҗалардан башка, кунаклар да булган. Янгын сүндерүчеләр ут белән дүрт сәгатьтән артык көрәшә. Әле фаҗига урынында Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли.
– Әлеге вакытта фаҗига килеп чыгуның сәбәпләре ачыклана, – ди Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Абрамова. – Уттан коткарып калганнар арасында йорт хуҗабикәсе дә бар. Янгынның электр үткәргечтән чыккан булуы ихтимал. Һәлак булучыларга карата суд-медицина экспертизасы тикшеренүләре башланды. Русия Җинаять кодексындагы “Саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Кичә фаҗига урынында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов булды һәм анда эшләүче хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр гражданнар оборонасы органнары хезмәткәрләре белән очрашып сөйләште. Республика җитәкчесе һәлак булучыларның туганнарының авыр кайгысын уртаклашты һәм аларга тиешле ярдәм күрсәтеләчәге турында белдерде.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, балалар үскән барлык йортларда да янгынга каршы кисәтү җиһазлары урнаштырырга боерык бирде. Элек мондый корылмалар белән авыр тормыш хәлендәге гаиләләр генә тәэмин ителә иде.
Янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе үзенең кискенлеген югалтмый. Башкортстанда ел башыннан 135 кеше утта һәлак булган, 175е тән җәрәхәтләре алган.
Утта һәлак булучылар арасында балалар да булу аеруча аянычлы. Быел республикада шундый бер очрак булган иде инде, монысында берьюлы биш сабыйның гомере өзелгән...
Һәлак булучыларның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Бөре районындагы янгында һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтү максатында “кайнар элемтә” булдырылды. Ул +7 (347) 244-15-75 номеры буенча тәүлек әйләнәсенә эшли.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
17-08-2017 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
17-08-2017 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
17-08-2017 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»