Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бердәм булырга һәм бер максатта эшләргә!

10.08: Бердәм булырга һәм бер максатта эшләргә!

Башкортстан делегациясе җитәкчелеге һәм кунаклар.Башкортстан делегациясе җитәкчелеге һәм кунаклар.Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында бу фикер кызыл җеп булып үтте.

Милләтебезне туплауга, берләштерүгә, үстерүгә, абруен арытаба күтәрүгә, алдында торган проблемаларны хәл итүгә булышучы бу съезд Казан шәһәрендә дүрт көн дәвамында эшләде. Ул ике зур юбилейга: Конгрессның — 25 һәм Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына туры килде.


Русия Президенты Владимир Путинның съездга мөрәҗәгатеннән:

“Русиянең төрле төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән вәкилләр җыйган форумны зур, иҗтимагый әһәмиятле вакыйга дип саныйм. Диннәр, мәдәниятләр, традицияләрнең күптөр­лелеге хаклы рәвештә күпмилләтле Ватаны­бызның төп байлыкларының берсе булып тора. Дәүләт һәрбер халыкның үз милләтен һәм көнкүреш үзенчә­лекләрен, илебездә тынычлык, милләтара һәм динара татулыкны саклау мәсьәләләренә зур әһәмият биреп килә. Үзенең 25 еллыгын билгеләүче Бөтендөнья татар конгрессы кебек җитди иҗтимагый инициативаларның әлеге киң колачлы һәм югары дәрәҗәдә кирәкле эшне уңышлы гамәлгә ашыруга хезмәт итүе мөһим. Аның татар телен һәм мәдәниятен, мәгарифен, мәгълүмати проектларны, шул исәптән халыкара хезмәт­тәшлек өлкәсендә дә, үстерүгә юнәлтелгән тырышлыгы иң зур ихтирам-хөрмәткә лаек”.


Башкортстан Башлыгы Рөстәм ХӘМИТОВ котлавыннан:

“Туганлык һәм күп гасырлар буе дәвам итүче дуслык җепләре бәйләгән татар һәм башкорт халыклары арасындагы күршелек мөнәсәбәтләренең бай тарихы бар. Безнең ата-бабаларыбыз дуслык мөнәсәбәтләрен һәрвакыт кадерләп саклаган. Бүген дә тугандаш республикалар Русиянең икътисади куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә, Башкортстан һәм Татарстан халыклары мәнфәгатендә төрле тармакларда уртак проектларны гамәлгә ашыра.
Безнең республикаларга хас үзара булышлык итүнең бай традицияләре төбәк­ара икътисади һәм мәдәни хезмәт­тәшлекне үстерүдә киләчәктә дә мөһим роль уйнарга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды көн тәртибенә милли-мәдәни үзен­чәлекне саклау, гаилә сәясәтен камил­ләштерү, балаларны һәм яшьләрне тәр­бияләү, власть һәм гражданлык җәмгыяте институтларының хезмәттәшлек итү мәсь­әләләре кертелгән. Бу темалар Башкортстан халыклары съездларында да актив тикшерелә. Сезнең югары җыен делегатлары нәтиҗәле эшләп, эзлекле карарлар кабул итәр дип ышанам”.


Татар кешесе ул азатлык җил­ләренә бик сизгер, илдә барган демократик үзгәрешләрне яхшы тоемлый. Гомумән, ХХ гасыр татар халкы өчен бик мөһим һәм әһәмиятле чор була. ХIХ гасырдан яңасына күчкәндә милләтебез формалаша һәм көчле мәдәни яңарыш кичерә. Татар тормышына, язгы ташкын кебек, яңа күренешләр бәреп керә: яңа әдәбият, милли матбугат, һөнәри театр һәм музыка сәнгате, милли мәгариф сис­темасында җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килә. Милләт мәйданында яшь, көчле каләм осталары пәйда була: Тукай, Исхакый, Акчура, Максуди һәм башка бик күпләр. Иҗтимагый-сәяси тормышта да татар халкы үзен сынатмый, беренче Бөтенрусия мөсел­ман съезды бик давыллы уза. Соңрак берничә милләттәшебез, Русия Дәүләт думасына сайланып, үзләрен әзер­лекле сәясәтче итеп күрсәтә. Ә Садри Максуди ил парламентында хәтта мөселман фракциясен дә җитәкли.
Менә шулай туктаусыз хәрәкәттә яшәгән татар халкы 1917 елга килеп керә. Шул елда татар активистлары тырышлыгы белән өч Гомумрусия мөселман съезды уздырыла. Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мөхтәрияте игълан ителә. Бу, һичшиксез, татар дәүләт­челеген тергезүгә тәүге адым була. Ул чорда сәяси мәйданга татарның бик көчле сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чыга: югарыда телгә алынган Садри Максуди белән Гаяз Исхакыйдан тыш, Ильяс Алкин, Фуад Туктаров, Галимҗан Шәрәф, Галим­җан Баруди, Муса Бигиев, Ризаэддин Фәхреддин, Мирсәет Солтангалиев һәм башкалар.
Совет чорында татар милләте шактый үсеш кичерсә дә, хәл ителмәгән проблемалары да җыела килде. Атап әйткәндә, Совет автономиясе кысалары милләт үсешен шактый чикләде дә. Моны татар әдипләре һәрвакыт әйтеп килде. Чикләүләрнең иң авыры — татар халкының бердәм милли тормышын тыю. Совет чорында татар тормышы ТАССР кысаларына гына кертеп бикләнгән иде, ә бу инде илдә яшәүче 7 миллионлы халыкны һич канәгатьләндерә алмады.
Шуңа да, илдә демократик үзгә­реш­ләр башлангач, татар тагын урамнарга чыкты, мәйданнарны тутырды, милли хәрәкәт күтәрелде. Нәтиҗәдә 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Шул көннән татар халкының яңа дәүләт-челеге башланды дияргә мөмкин. 1992 елның җәендә Казанда Бөтен­дөнья татар конгрессының беренче съезды җыелды. Татар халкы бу вакыйганы үзенең зур казанышы һәм чын бәйрәме сыйфатында кабул итте. Бу чараның күтәренке рухы күпләрнең күңелендә әле дә саклана. Конгресс­ның беренче рәисе итеп тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров сайланды һәм ул аны 10 ел дәвамында җитәкләп килде. 2002 елның 29 августыннан — конгресс Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. 2007 һәм 2012 елларда съезд делегатлары аңа янә ышаныч күрсәтте. Ринат Зиннур улы — педагогия фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
...VI съездга 826 делегат сайланган. Шәрәфле кунаклар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә, анда катнашучылар саны меңнән артып китте. Шул исәптән Башкортстаннан — 100гә якын кеше. Алар арасыннан исемнәре халкыбызга күптәннән билгеле затларның берничәсен генә телгә алып үтәм. Башкортстан Хөкүмәтенең элекке Премьер-министры урынбасары, төзелеш министры Миңнерәис Усманов, академиклар — медик Риза Магазов, икътисадчы һәм публицист Касыйм Йосыпов, әдәбият галиме һәм педагог Рәиф Әмиров, имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Галләм, композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Алик Локманов. Урта буын милләт­пәрвәрләр, танылып килүче яшьләр...
Тәүге көнне “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”, “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек”; “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы” дип исемләнгән дискуссия мәйданчык­лары – “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды. Мин шуларның икенчесендә — тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев (халык язучысы Аяз Гыйләҗевның улы) җитәкчелек иткәнендә катнаштым. Анда Бөтен­дөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, социология фәннәре докторы Флүрә Илдарханова, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башкалар фәһемле чыгыш ясады. Чит илләрдә яшәүче мәшһүр татарларны юллап табып, берничә китап чыгарган искиткеч милләтпәрвәр язучы Тәүфыйк Әйдинең улы — республиканың Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Әйделдиновның чыгышы үтә дә төпле һәм нигезле булуы өстенә, әти-әниләренең балаларын гаиләдә бары тик татарча гына сөйләшеп үстерүләре, хәзер килеп үз гаиләсендә дә шул традицияне дәвам итүе турында әйтүе белән тәэсирле иде. Гомумән, күренекле шәхесләребезнең уллары һәм кызларының татарча чис­та итеп сөйләшүе соклану уята.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында съездның пленар утырышын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты һәм алып барды.
Русия Президенты Владимир Путинның, чит ил эшләре министры Сергей Лавровның, күп кенә төбәкләр җитәкчеләре, шул исәптән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның, халыкара оешмалар лидерларының тәбрикләү телеграммалары укып ишеттерелде.
Тәүге сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. “Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде, — диде ул. — Үткән чирек гасыр эчендә ул күп кенә уңышлы проектларны күтәреп чыкты. Республика ярдәме белән ел саен төрле зур чаралар уза. Алар арасында — Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Татар­станның эшлекле партнерлары форумы, Бөтенрусия туган якны өйрә­нүче татарлар съезды.
Шулай ук татар галимнәре, укытучылары форумнары; “Идел йолдызлары”, “Урал сандугачы”, “Дуслык җыры”, “Таң йолдызы”, “Көзге Иртыш моңнары” фестивальләре, “Искер җыены” — Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фес­тивале; “Татар рухы һәм каләм” Бөтенрусия конкурсы киң танылды.
Чит илләрдәге һәм башка төбәк­ләрдәге оешмаларның кызыклы башлангычларын билгеләп үтәсе килә: Казахстан татар конгрессы, Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт үзәге, Кыргызстан халыклары ас­самбле­ясенең “Туган тел” берләш­мәсе, Төркия, Финляндия, Канада, Австралия һәм Кытай татар иҗ­тимагый берләшмәләре зур эш алып бара. Ульяновск, Чиләбе, Ырынбур, Әстер­хан, Курган, Новосибирск, Саратов һәм Самара өлкәләре, Чувашстан һәм Башкортстан төбәк оешмалары бигрәк тә зур хезмәт сала.
Яшьләр белән эшләүгә аеруча басым ясала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы популярлашып килә. Әлеге юнәлешне киләчәктә дә үстерү кирәк. Үзара бәйләнешнең яңа төрләрен, беренче чиратта, IТ-технологияләрне куллану мөһим. Татар социаль челтәрләре киң тарала бара. Мәсәлән, Инстаграмдагы социаль челтәр – 130 мең, ВКонтакте 430 мең кешене туп­лый.
Милли бәйрәмебез — Сабантуйны популярлаштыру өчен зур көч куела. Европа, Федераль һәм Бөтенрусия авыл сабантуйларын уздыру матур гадәткә әйләнде. Күптән түгел бәйрәм Әстерханда һәм Пенза өлкәсендә үтте. Быел ул Русиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узып, ватандашларыбыз тормышында күркәм вакыйгага әйләнде. Бу — конгрессның зур эше, республика, Русия төбәкләре һәм чит илләр хакимиятләре булышлыгы, күпсанлы энтузиастлар хезмәте нәтиҗәсе.
Сабантуй ватандашларны һәм чит илләрдә яшәүче халыкларны татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Бәйрәм — милли байлыгыбыз. Аны ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Сез әлеге башлангычны хупларсыз дип уйлыйм.
Ел саен үтүче Татар дин әһелләре форумын да телгә аласым килә. Ислам дине — милләтебезнең аерылгысыз өлеше. Форум замана куркынычларына каршы тора. Ул актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, бердәм карарга килү мәйданчыгына әйләнде...”
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров отчет докладын сөйләүгә керешер алдыннан, ике съезд арасындагы чорда вафат булган күренекле милләт­тәшләребезне бер минут тын торып искә алырга тәкъдим итте.
“Мин, гомумән, глобальләшү шаукымын татар милләтенә куркыныч дип санамыйм, — диде докладчы чы­гышының ахырында. — Карагыз, безнең күпме укымышлы, белемле яшьләребез бүген заманча һөнәрләр үзләштерә. Үзләренә дөньяның иң алдынгы илләрендә мавыктыргыч, кызыклы, дәрәҗәле эшләр таба. Алар бик көчле, зыялы шәхесләр, араларында галимнәр дә, топ-менеджерлар да, банк хезмәткәрләре дә, сәнгать әһелләре дә бар. Шул ук вакытта алар милли җанлы кешеләр, бер-берсен табып, татар җәмгыятьләре оештыра, төрле мәдәни чаралар уздыра. Иң мөһиме — алар тарихи ватаныбыз Татарстан белән араларны ныгыта, аңа теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итәргә тырыша. Бу да бит милләтнең көчен күрсәтә. Юк, мондый халык һич бетмәс!
Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык дәверендәге төп казанышы — ул татар халкының бердәм милләт булып яши башлавы. ХХI гасырга без көчле милләт булып, ныклы адымнар белән кердек. Татар халкы тормышында яңа чор башланды, ул яңа технологияләр, компьютерлар, интернет һәм башкалар белән бәйле. Бу яңарыш чоры туган телебезне саклауга һәм үстерүгә яңа мөм­кинлекләр ача. Һәр татар кешесе шулардан файдаланырга әзер булырга тиеш. Без бергә, бердәм милләт булып киләчәккә атлыйбыз!”
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның чыгышын залдагылар көчле алкышлар белән каршы алды. Атап әйткәндә, ул түбән­дәгеләрне сөйләде: “Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның Бөтендөнья иҗтимагый оешмасы барлыкка килгән иде. Узган 25 ел эчендә конгресс, аның Башкарма комитеты дөнья һәм ил күләмендә лаеклы, абруйлы урынга күтәрелде. Моның иң күркәм нәтиҗәсе — халкыбызның милли үзаңы көчәю. Бу — халыклар тормышында, бәлки, гасырга бер яки берничә гасырга бер була торган хәлдер. Аллага шөкер, безнең бу катлаулы чор үзебезне татар итеп хис иттерде, милләтебез белән горурлану мөмкинлеге бирде. Конгрессның милләтебезне берләш­терү юлында заман таләпләренә җавап бирүче уңышлы эшчәнлеге олы ихтирамга лаек, без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Дөресен генә әйткәндә, без, татарлар, белән эшләү җиңел түгел, “Татар барда хәтәр бар” дигән әйтем ул юктан гына барлыкка килмәгән. Конгрессның Башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Сүз дә юк, Тукай әйтмешли, “тәнкыйть — кирәкле шәйдер”. Ул нигезле булганда файдалы. Мәсәлән, мин үзем еш кына Башкарма комитет эшен сабантуйлар үткәрүгә кайтарып калдырып гадиләштерү белән килешә алмыйм. Гәрчә сабантуй үткәрү үзе үк — зур гамәл. Җир шарының күренекле нокталарында милли бәйрәмебезне зурлап үткәрә, шуның аша татар халкын дөньяга таныта алуыбызга шатланырга-сөенергә генә кирәк! Сабантуй — җыр-бию, уен-көлке генә түгел, аның мәгънәсе тирән, ул — халык дипломатиясенең үзенчәлекле бер чагылышы дисәк тә ялгыш булмас. Хәзерге катлаулы халыкара вәз­гыятьтә илебезне, халкыбызны уңай яктан күрсәтүдә аның роле гаять зур. Русия ватандашларының Бөтен­дөнья конгрессларында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге үрнәк буларак билгеләп үтелүе очраклы хәл түгел. Инде әйтелгәнчә, быел Сабантуй Русиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узды. Димәк, бу төбәкләрдә һәм илләрдә милләттәшләребез иркен яши, рәсми хакимиятләр белән уртак тел таба. Рәхмәт сезгә! Читтәге милләттәшләребезгә Татарстанның күпьяклы ярдәме нәкъ менә Бө­тендөнья татар конгрессы, аның урындагы асыл вәкилләре аша күрсәтелә. Аларның хезмәте белән горурланып, аны киләчәктә киңрәк колачлы, халыклар күңеленә хуш килерлек итеп уздыру зарур. Без моны булдыра алабыз, үзебезгә дә, үткәрә торган төбәкләргә, илләргә тагын да ошасын, моны тагын да киңәйтергә кирәк.
Татарстан Конституциясенең мәгълүм статьясы буенча милләт­тәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз, монысы да куанычлы хәл”.
Русия Дәүләт думасының Мил­ләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни мөх­тәрияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында акчалы, хәлле эшмәкәрләрнең мәга­рифкә ярдәм итүләрен сорады. Бу җәһәттән, хосусый мәктәпләр, балалар бакчалары тотучы якутлар безгә үрнәк булып тора, диде ул. Туган телне өйрәтүдә балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә эшләргә, аларны үгетләргә генә түгел, инандырырга да кирәк. Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыру хокукы бирүче федераль закон проекты да әзерләнде бездә.
Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, шәһәр думасы депутаты Камәрия Хәмидуллина үз коллек­тивының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, милли мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә тукталды.
Шушы көннәрдә Президент Владимир Путин Кремльдә Русия Фәннәр академиясе академигы, Германиядәге Макс Планк җәмгыятенең Астрофизика институты директоры, Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Рәшит Сөнәевка Русия Дәүләт премиясен бирү турындагы таныклык тапшырды. Милләтебезнең данын арттыручы галимгә сүз биргәндә утырышны алып баручы шушы хакта да әйтте. Нәсел тамырлары Пенза мишәрләреннән булган Рәшит Али улы ерак чит илләрдәге татарларның туган телне саклавы, үстерүе, кадерләве җәһә­теннән җанлы мисаллар китерде.
Русия Фәннәр академиясе академигы, Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин – шулай ук дөнья күләмендә билгеле галим. Без әле аның Башкортстан Фәннәр академиясе президенты булып эшләгән чагын да хәтерлибез. Роберт Искәндәр улының съезддагы чыгышы, һәрвакыттагыча, хисчән, ялкынлы булды. “Ике телле, өч телле татарлар бар, ә менә туган телсез татарлар бик күп булуы хәвеф­ләндерә. Ата-аналарның, балаларым татарча белем алса, тормышта үз урынын табалмас, зур кеше булалмас, дип көенүләре нигезсез. Менә, Илештән Ревмир Ганиев дигән үсмер 8нче сыйныфка укырга барганда урыс­ча бер сүз дә белми иде, уку елы ахырына аның иншасын урыс укучыларына үрнәк итеп куя башладылар. Ул да, шулай ук Әхмәт Маз­һаров та дөнья күләмендә мәшһүр галимнәр булып үстеләр”, — диде ул.
Дискуссия мәйданчыкларындагы сөйләшүләрнең йомгаклары белән аларның җитәкчеләре — фән докторы Дания Заһидуллина, Татар энциклопедиясе институты директоры Искән­дәр Гыйләҗев, Саратов өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни мөхтә­рияте рәисе, эшкуар Камил Әбләзов, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев таныштырды.
Пленар утырышта Германиядән де­легат, “Татарлар Дойчланд” мәдәни­ара интеграцион үзәге рәистәше Ильяс Янбаев, Америка төрки-татар ассоциациясе президенты Туран Апакай (Сан-Франциско шәһәре), Алма-Ата шәһәренең татар этномәдәни бер­ләшмәсе идарә әгъзасы, язучы һәм тарихчы Мөнир Ерзин, Чувашстанның татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары, шагыйрь Ирек Са­би­ровның чыгышлары мәгълүмат­ларга бай, тирән фикерле, фәһемле булды.
Башкортстан дәүләт университеты доценты, “Рамазан” мәдәни-мәгъ­рифәт үзәге җитәкчесе Марат Шә­рипов безнең республика татарлары үсешендәге мәсьәләләргә кагылды.
Утырышта съезд резолюциясе һәм съездның татар халкына мө­рәҗәгате кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертелде. Аларга ярашлы, утырышта беренче тапкыр Милли шура составы сайланды. Аның рәисе вазыйфасына Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев тәкъдим ителде. Ринат Закиров — аның беренче урынбасары, ул шулай ук, Устав буенча конгресс Башкарма комитеты рәисе вазыйфасын да үти. Милли шура рәисе урынбасарлары итеп Илдар Гыйльметдинов, Тәү­фыйк Кәримов, Камил Әбләзов, Дания Заһидуллина сайланды.
Утырыш ахырында армия генералы Мәхмүт Гәрәевка, академиклар Рәшит Сөнәев белән Роберт Нигъ­мәтуллинга “Дуслык” орденнары, төрле төбәкләрдән килгән берничә кешегә медальләр, югары исемнәр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фәрит Мөхәммәтшин “Милләт каһарманы” орденына лаек булды. Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының иң югары бүләге сыйфатында гамәлгә куйган бу орден биш елга бер съездда бер генә кешегә тапшырыла.
Съездның тәнәфесләрендә, мә­дәни чараларда, экскурсияләрдә таныш йөзләр еш очрый. Болар якташларыбыз гына түгел. Әнә Нәзифә Кәримова. Күп еллардан бирле Мәскәүдәге татар зыялылары клубына җитәкчелек итә. Язучы һәм публицист. Университет буенча сабакташым. Аның Мостай Кәримнең килене булуын әйтеп үтү дә артык булмас.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” берләшмәсенең тәүге рәисе  Роза Туфитуллова һәм “Ак калфак”ның  Башкортстандагы оешмасы җитәкчесе Люция Вафина.Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” берләшмәсенең тәүге рәисе Роза Туфитуллова һәм “Ак калфак”ның Башкортстандагы оешмасы җитәкчесе Люция Вафина.Армия генералы Мәхмүт Гәрәев янында Бөтендөнья татар конгрессының  Благовещен филиалы рәисе Альберт Динуров һәм Иглин районыннан  фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Хәсән Идиятуллин.Армия генералы Мәхмүт Гәрәев янында Бөтендөнья татар конгрессының Благовещен филиалы рәисе Альберт Динуров һәм Иглин районыннан фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Хәсән Идиятуллин.


Казандагы зур чараларда бергә кайнаша торган Камил Тангалычев. Әле 50 яше дә тулмаган бу каләм остасы байтактан инде “Мордва Республикасының халык язучысы” исемен йөртә.
Өлкән яшьтәге бер ханым җитез генә йөреп ята, әңгәмәгә теләп кушыла. Бәй, бу бит Америка татары Рокыя Сафа. 2009 елның августында “Кызыл таң” гәзите редакциясендә иркенләп сөйләшеп утырган идек. Әнисенең нәсел тамырлары — Караидел, Бөре, әтисенеке Минзәлә, Алабуга якларыннан. Йөз ел элеккеге революция, Гражданнар сугышы давыллары сабый чакларында ук аларны Ерак Көнчыгышка куалаган. “Мөһаҗирләр­нең күпчелеге, озак еллар буе рәсми идеология раслап маташканча, Совет дәүләтенең дошманнары түгел, ә телен, динен, милләтен саклау өчен җан аткан гади халык булган”, — дип ачыклык кертә Рокыя апа. Ул Япониянең Кобэ шәһәрендә туган. 1963 елдан Сан-Францискода яшиләр икән.
Телне, динне, милләтне саклау... Ераклардан килгән (яисә кайткан) татарлар бу сүзтезмәсен еш кабатлый. Кытайдан килгән яңа танышым Торсынбай Галиев та шулай ди. Ул әле яшь кеше. Кытайда туган татарларның дүртенче буыны. Саф татарча сөйләвенә таң калырлык. Татар­станның Кукмара районындагы очрашулар вакытында ул шундагы халыкка болай диде: “Без әле монда Казаннан көзге кебек юлдан яхшы машиналарда ике сәгать килдек. Шушы Кукмара төбәгеннән теге заманнарда минем ерак бабаларым Кытайга кадәр җәяү барган. Телне, динне, милләтне саклау хакына...”
Съездның мәдәни программасы да шактый бай иде. Беренче кичне — Камал театрында “Казан” бию ансамбле башкаруында “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен, өченче кичне опера һәм балет театрында татар халкының сәнгать осталары концертын карадык. Икенче кичне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комп­лексында Татарстан Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе булды. Соңгы кичне Казан Кремлендә Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме үткәрелде.
Съездда катнашучыларга Казан буйлап сәяхәт, Болгар шәһәренә сәфәр, Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарында очрашулар оештырылды.
Казаннан шактый еракта яткан, исеме алдынгылар рәтендә әллә ни телгә алынмаган Кукмарага барырга насыйп булды миңа. Моңарчы эшчеләр поселогы булып, күптән түгел генә шәһәр статусы алган икән ул. Чыңгыз Айтматовның әнисе яклап бабалары шушы төбәктән. Район музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина бөек язучы белән хәбәрләшүе, аралашуы турында сөйләде, аларның нәсел шәҗәрәсен күрсәтте.
Авылларда йөрдек, күмәк хуҗалык­ларның эше белән таныштык. Авыллар, һич арттырусыз, без телевизордан күрә торган Европа илләрен­дәгегә охшаш. “Вахит” дип аталган хуҗалыкта безгә: “Елына 120 миллион сум саф табыш алабыз, уртача айлык хезмәт хакы 23 мең сум, болар өстенә бәйрәм саен кимендә 1 мең сумлык әйберләр салынган пакетлар бүләк итәбез. Балалар бакчасына, мәктәпкә, клубка мул гына акча биргәләп торабыз. Файдаланылмый яткан бер генә квадрат метр җиребез дә юк”, — диделәр.
Ә съезд темасына әйләнеп кайтканда, анда кабат-кабат әйтелүенчә, тормыш хәлебез дә, милләтебезнең, динебезнең, күркәм гореф-гадәтлә­ребезнең сакланышы да хәлиткеч дәрәҗәдә үзебезнең кулларда.
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
17-08-2017 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
17-08-2017 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
17-08-2017 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»