Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тырышлык салгач, нәтиҗә дә бар!

10.08: Тырышлык салгач, нәтиҗә дә бар!

Тырышлык салгач, нәтиҗә дә бар!Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Благовар районында тормышка ашырылучы проектларга уңай бәя бирде.

Районда булганда республика җитәкчесе агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм социаль объектлар белән танышты. Атап әйткәндә, Кашкалаша авылы янындагы токымлы дуңгыз үстерүдә махсуслашкан Уфа селекция-гибрид үзәген карады.


Дуңгызчылык комплексын төзү буенча инвестицион проект “Эскима” агросәнәгать холдингы тарафыннан 2012 елдан гамәлгә ашырыла. Узган елда комплекс тулы куәтенә эшли башлады, дуңгызлар саны 24 мең башка җитте. Токымлы терлек арытаба үрчетү өчен республика хуҗалыкларына һәм ит җитештерү предприятиеләренә җибәрелә.
Сыйфатлы мал азыгы базасы булдыру өчен үзәк бөртекле культуралар – бодай һәм арпа үстерә. Предприятие кулланышында 4,4 мең гектар сөренте җир бар. Якын арада 2,7 мең гектарда урып-җыю эшләре башланачак.
Рөстәм Хәмитов технология таләпләренә җавап бирүче ашлыкның үзкыйммәте белән кызыксынды.
Холдинг вәкиле Елена Климова белдерүенчә, башлангыч этапта ашлама кертү зарур. Бер гектарга 18 мең сум инвестиция салу таләп ителә.
– Технологияләр – эшнең нигезе, әмма аграрийларның күбесе аларны кулланмый, – диде төбәк җитәкчесе. – Нәтиҗәдә, республикада дистә еллар дәвамында уңыш куәте гектарыннан 20 центнердан артмый.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, төп бурыч – районнарда нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларны билгеләү. Аларга мәйданнарны нәтиҗәсез файдаланылучы җирләр исәбенә арттыру тәкъдим ителә.
– Бу мәйданнар яхшы эшкәртелгән очракта, мондый адымны ясау зарур, – диде Рөстәм Хәмитов.
Проект кысаларында, шулай ук, узган елда сәгатенә
10 тонна продукция җитештерү мөмкинлеге булган катнаш­азык цехы һәм 24 мең тонна иген саклауга исәпләнгән элеватор сафка кертелгән, заманча химик лаборатория эшли.
Республика җитәкчесе катнашазык хәзерләү технологиясе белән танышты, инвестицияләр кертүнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм төбәк өчен әлеге юнәлешнең өстенлекле булуын билгеләде.
– Мондый заводлар республикага кирәк, – диде ул. – Ул заманча мал азыгы җитештерә. Сөтнең сыйфаты да шуңа бәйле.
Моисеево авылында Рөстәм Хәмитов “СН-Продукт” җәмгыятендә булды. Әлеге завод сөт кабул итү пункты нигезендә 2010 елда булдырылган. Җитештерүне киңәйтү белән сөт эшкәртү күләме һәм продукция ассортименты арткан. Бүген предприятие 30 төр продукция җитештерә. Сөт эшкәртү күләме тәүлегенә 35 тонна тәшкил итә. Биредә 85 кеше хезмәт сала. Продукция республиканың сәүдә челтәрләренә озатыла.
Төбәк Башлыгы җитештерү биналарын карады, продукция үрнәкләре белән танышты һәм предприятие җитәкчелеге белән арытабангы эш перспективаларын тикшерде.
Завод директоры Андрей Чистяков сүзләренә караганда, якын арада базарга “Авыл продукциясе” маркасы астында яңа продукция чыгарылачак. Предприятие өстәмә суыткыч җиһазына мохтаҗ. Яңа корпусның проекты һәм аның өчен мәйдан әзер.
– Үз көчегез белән завод булдыргансыз. Әфарин! – диде Рөстәм Хәмитов.
Языково авылында республика җитәкчесе 980 бала укыган урта мәктәптә булды. Бирегә якын авыллардан балаларны өч автобус йөртә.
Мәктәпнең ике бинасы бар. 80 ел элек сафка кертелгән башлангыч сыйныфлар корпусына 2015 елда реконструкция үткәрелгән. Бүген 1995 елда төзелгән урта сыйныфлар корпусына ремонт таләп ителә.
Төбәк Башлыгы мәктәп мәйданчыгын, сыйныф бүлмәләрен, спорт залын карады, укытучылар белән аралашты. Мәктәптә, өйдә һәм ял вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүнең мөһимлеген ассызыклады.
– Район хакимияте белән берлектә ремонт проектын әзерләгез. Бу максатка акча бар, – диде Рөстәм Хәмитов.
Арытаба төбәк Башлыгы Самарино авылы янында урнашкан 180 сабыйга исәпләнгән “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагерен карады. Ул өч сменада эшли. Бүген биредә 137 бала ял итә. Лагерь видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителгән.
Рөстәм Хәмитов корпусларны, спорт мәйданчыкларын, ашханәне карады, балалар белән аралашты.
Лагерьны модернизацияләү таләп ителә. Беренче чиратта, бу – корпусларны ремонтлау, яңа мебель сатып алу. Балалар ялы үзенчәлекләрен үз эченә алган үсеш концепциясен әзерләү зарур. Лагерьларга булышлык итү программасын эшләү, финанслау мәсьәләсен хәл итү мөһим.
– Шәһәрдән читтә урнашкан лагерьларда ел саен 60 меңгә якын бала ял итә. Бу системаны тәртиптә тотарга кирәк, – диде төбәк җитәкчесе.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Янә бер тапшыру ябыла
17-08-2017 :: Җәмгыять
Янә бер тапшыру ябыла
Вера Глаголева вафат
17-08-2017 :: Җәмгыять
Вера Глаголева вафат
Халыкны нәрсә борчый?
17-08-2017 :: Җәмгыять
Халыкны нәрсә борчый?
Тимур да "бур" булгач...
16-08-2017 :: Җәмгыять
Тимур да "бур" булгач...
Урыны - тәмугта
16-08-2017 :: Җәмгыять
Урыны - тәмугта
Интернет-ДНДда – яшьләр
15-08-2017 :: Җәмгыять
Интернет-ДНДда – яшьләр








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»