Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Батыр рухына хәйрия

31.03: Батыр рухына хәйрия

Батыр рухына хәйрияБашкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты, “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов башлангычы белән Тәтешле районында күп кенә игелекле эшләр башкарыла. Аның депутатлык эшчәнлегендә дистәләрчә социаль проектлар, торак пунктларга газ үткәрү, яңа эш урыннары булдыру, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән гамәлләр байтак. Шунысы шатлыклы, Шамил Госман улы Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә, тол калганнарга ярдәм итүне, өлкән буын кешеләрен сөендерүне иң беренче бурыч итеп күрә. Бу юлы аның Тәтешле якларына сәяхәте Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында узды.

Кодаш авылы — Советлар Со­юзы Герое Әмир Хәйдәровның кендек каны тамган, аны сугышка озаткан һәм каһарманын кочак җәеп каршылаган, сугыштан соңгы елларда аның фидакарьлегенә ки­нәнгән, ахырда Герой җәсәден үз туфрагына сыендырган изге һәм горур төяк. Кодаш урта мәктәбе — Әмир Сөләйман улы укыган белем учагы. Шуңа да гомере буе Герой абый туган мәктәбенең кадерле кунагы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүче булды. Алай гынамы, Кодаш мәктәбенең яңа бинасы нәкъ менә каһарман яшәгән йортның ишек алдына салынды. Герой рухы, үзе үлгәч тә, мәктәп тормышыннан, аның тәрбияви-педагогик даирәсен­нән ерагаймады. Ә менә мәктәп диварына Советлар Союзы Герое Әмир Хәйдәров исеме уелган тактаташ урнаштыру Кодаш халкы, мәктәп коллективы өчен илаһи бер бүләк булды. Ә бит күптән түгел “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте ярдәме белән Кодаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Хәйдә­ровның тол хатыны Рәйхана апа йортына газ җиһазлары урнаштырып, зур саваплы эш башкарылган иде. Бу юлы җәмгыятьнең генеральный директоры Шамил Шәри­пов данлыклы Кодаш авылына икенче хәйрия сәфәре белән килде. Тактаташны ачуда район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның социаль мәсьәләләр hәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов, Кодаш авыл Советы биләмәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Азат Нургалиев катнашты.
Тантанада шушы авыл кызы, “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, шагыйрә Ләйсән Кәшфи дә чыгыш ясады.
— Күп еллар буе “Татнефть” компаниясенең матбугат үзәгендә эшләгәндә Татарстан нефть­че­лә­ренең җирле халыкка, мәк­тәп­ләргә, чишмәләргә күрсәткән игелеген күреп, үзебезнең туган яклар өчен сыкранып куя идем. Шөкер, менә бит Тәтешле якларына да ярдәм­че-фәрештә төште. “Газпром” җәм­гыятенең саваплы гамәл­ләре ике як өчен дә бәрәкәткә булсын, — диде шагыйрә һәм үзенең яңа гына “табадан төшкән” шигырен укыды.
Чаралар барышында Югары Тәтешледә Бөек Ватан сугышында hәм хәрби бурычларын үтәгәндә hәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салынды, балалар иҗаты үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәсимҗан Исламов, Хәйрулла Шәйхуллин, Наил Локмановка юбилей медальләре тапшырылды. Сугыш вакыйгаларына багышланган “Киселев исемлеге” документаль фильмы балалар иҗаты үзәгенә килгән hәркемнең күңелен тетрәтте, сугышның барлык ачысын, аяусызлыгын исбатлады. Җыелучылар фильмга карата үз фикер­ләрен белдереп, әлеге чараларны оештыручыларга рәхмәт әйтте.
Советлар Союзы Герое Николай Ведерников укыган Тәтешле 1нче мәктәбе диварына каһарман исеме уелган тактаташ кую тантанасы да гаҗәеп дулкынландыргыч булды.
— Безнең бурыч — Җиңү өчен башын салган ата-баба­лары­бызның истәлеген мәңгеләштерү. Мин арытаба да район хакимия­тенең мондый башлангычларын зур канәгатьлек белән тормышка ашырырга булышлык итәчәкмен, — дип белдерде үз чыгышында Шамил Шәрипов hәм укучыларның үз иленең патриотлары булып үсүен теләде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сез булганда тормыш яктырак!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез булганда тормыш яктырак!
Киләчәгең ничек, авылым?
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Киләчәгең ничек, авылым?
Башкортстан –  алтын бишек
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Башкортстан – алтын бишек
Тәрәзәдән балалар коела
Вчера, 15:54 :: Җәмгыять
Тәрәзәдән балалар коела
Кырым – безнеке!
21-03-2017 :: Җәмгыять
Кырым – безнеке!
Хәлиткеч килешү
21-03-2017 :: Җәмгыять
Хәлиткеч килешү








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»