Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Журналистлар яуда да алгы сафта булдылар!

31.03: Журналистлар яуда да алгы сафта булдылар!

Журналистлар яуда да алгы сафта булдылар!“Кызыл таң”ның Хәтер марафоны Краснокама районында дәвам итте.

“Кызыл таң” редакциясе башлангычы белән оештырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән” журналистлар марафоны Краснокама районы үзәге Николо-Березовка авылына килеп җитте. Бу көнне “Кама таңнары” гәзите редакциясе марафон штандартын Яңавылдан килгән хезмәттәшләренә тапшырды.


Бөек Ватан сугышы баш­лангач, хәбәрчеләрнең күбесе солдат шинеле кия һәм ил сагына баса. Берәүләр кулына корал ала, икенчеләр үткен каләме белән фронтта һәм тылда Җиңүне якынайта. “Кы­зыл таң” республика иҗтима­гый-сәяси гәзите һәм Башкортстан Журналистлар берлеге башлангычы белән оештырыл­ган әлеге марафон дошманны корал һәм каләм белән җи­ңүчеләрне искә алу мак­сатында үткәрелә дә инде.
“Коммунизмга” исеме белән чыккан Краснокама районы гәзите сугыш елларында нәр­сәләр турында язган, редак­циядә кемнәр эшләгән, гәзитне нинди шартларда чыгарырга туры килгән – залдагыларга “Кама таңнары” гәзите хәбәр­челәре шулар хакында сөй­ләде.
Район гәзите мөхәррире Әдһәм Галиев фронтка берен­челәрдән булып, 1941 елның июлендә үк китә. Ул Кызыл Армиянең алгы частьларында сугыша, рота политругы, батальон, полк комиссары була. Әдһәм Әхмәтгали улы офицер­лар төркеме белән фашистлар Германиясе капитуляциясе турында актка кул куелган залның үзәк ишеге алдында кизү тора. 1945 елның 24 июнендә мөхәррир Беренче Белоруссия фронтының җы­елма полкы составында Җиңү парадында катнаша. Әдһәм Галиев су­гыштан соң янә мөхәррир вазыйфасын били һәм редак­циядә 50нче елларга кадәр эшли, соңыннан Яңавылга күченеп китә һәм шунда 1990 елда мәрхүм була.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Руссо туристо!..
Сегодня, 13:17 :: Җәмгыять
Руссо туристо!..
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Сегодня, 10:48 :: Җәмгыять
6 яшьлек малай сеңелесенә аткан
Яшен шары өйне урап чыккан
Вчера, 16:44 :: Җәмгыять
Яшен шары өйне урап чыккан
Алар сәламәт яшәү рәвешен сайлый
Вчера, 15:39 :: Җәмгыять
Алар сәламәт яшәү рәвешен сайлый








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»