Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 3

Әллә иртә, әллә соңлап мин туганмын күрәсең...

Әллә иртә, әллә соңлап мин туганмын күрәсең... Рабит Фәтхиев Тәтешле районының Шүлгән авылында туган. Мәктәпкә укырга керергә тиешле елны аларның гаиләләре Коми Республикасына күчеп китә, 6нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Уфага кайталар. Сипайлово бистәсендәге 84нче урта мәктәпне тәмамлаган Рабитны тарих белән кызыксыну Башкортстан дәүләт педагогия институтына алып килә. Югары уку йортының тарих факультетын тәмамлагач, аспирантурада белем ала һәм Уфадагы үзе тәмамлаган 84нче мәктәптә тарих фәнен укыта. Аннары Уфа приборлар төзү заводының “Приборостроитель" гәзитендә баш мөхәррир булып эшли. Соңыннан башкаланың Октябрь районында урнашкан “Йолдызчык" балалар иҗат үзәгендә социаль педагог буларак яшь талантларга олы тормыш һәм иҗат юлына чыгарга ярдәм итә. “Аргументы и факты” гәзитенең Башкортстан буенча кушымтасында эшли.
2010 елда Рабитның үзнәшер юлы белән “Кайда сез, батыр җаннар?!” дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре-2015” төбәкара шигърият бәйгесендә Гран-прига лаек булды

29.03.2017 (№ ): Җәмгыять

Эшкә сау-сәламәт китеп, кич имин кайтып керик!

Эшкә  сау-сәламәт китеп, кич имин кайтып керик! Башкортстан тармакара институтында хезмәт хәвефсезлеген саклау буенча иң яхшы белгеч ачыкланды.

Башкортстанда Бөтенрусия хезмәт хәвефсезлеген саклау атнасына әзерләнәләр. Ул 17-21 апрельдә Сочида узачак.

Атна Бөтендөнья хезмәт хәвефсезлеген саклау көне кысаларында үткәрелә һәм эш урыннарында бәхетсез очракларны булдырмауга, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелә. Шулай ук ул хезмәттәшлек өчен юллар ача.

Республикада әлеге мөһим чарага әзерлек кысаларында бик күп чара үткәрелә. Әйтик, 21 мартта Хөкүмәттә Хезмәт хәвефсезлен саклау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Анда хезмәт шартлары белән тәэмин итү, һөнәри авырулар һәм производстводагы имгәнү мәсьәләләре каралды. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, былтыр 200 меңнән артык эшченең хезмәт шартлары тикшерелгән. Производствода һәлак булганнар саны 67 кешегә җиткән, 147 кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

25.03.2017 (№ 35 (25039)): Җәмгыять

Киләчәгең ничек, авылым?

Киләчәгең ничек, авылым? Дамир Гыйльманов, Фәнир Галимов, Ирек Бакиров.Казанда VI Бөтенрусия татар авыллары малтабарлары җыены үтте.

Белгечләр мәгълүматларыннан күренүенчә, хәзерге чорда Русиядә 4,5 мең татар авылы исәпләнә. Илдә барган зур үзгәрешләр, бигрәк тә аграр реформалар нәтиҗәсендә авылларда тормыш-көнкүреш, социаль мохит шулкадәрле нык үзгәрде ки, бу үзе генә дә күп авылларның таралып, аларның юкка чыгуына китерде. Бу татар авылларына гына кагылмый, әлбәттә. Шул ук белгечләр Русиядә ХХ гасырда 150 мең авылның юкка чыгуын теркәгән.

Башкортстанда һәм Татарстанда 1930 елдан 1992 елга кадәр рәсми рәвештә меңнәрчә авыл яшәүдән туктый. Авыл бетсә, моның милләткә зур куркыныч янавы беркемгә дә сер түгел.

Совет чорында, чын мәгънәсендә, авылның төп таянычы күмәк хуҗалыклар иде. Әмма вәзгыять тамырдан үзгәрү белән авылларда да эшсезлек проблемасы калкып чыкты, илдәге һәр өченче эшсез — авыл кешесе. Бу инде күп кенә авылларның акрынлап таралуына китерәчәк. Ни өчен дигәндә,

23.03.2017 (№ 34 (25038)): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»